Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Тәүлеккә 2 тонна сөт – чик түгел

Сөт турында сүз чыгуга башта «Нур»ның яңалыгын җиткерәсе килә. Норлатта урнашкан әлеге муниципаль унитар предприятие 1 гыйнвардан сөтне литрын 20 сумнан җыя башлады. Аллаһка шөкер, сыер асраучы авыл кешесенең хезмәте дә ару гына бәяләнә башлады. Шулай итеп, Иделнең аръягындагы авыл халкына уңайлыклар булдыру максатыннан ачылган предприятие уңышлы гына эшләп китте,...

Сөт турында сүз чыгуга башта «Нур»ның яңалыгын җиткерәсе килә. Норлатта урнашкан әлеге муниципаль унитар предприятие 1 гыйнвардан сөтне литрын 20 сумнан җыя башлады. Аллаһка шөкер, сыер асраучы авыл кешесенең хезмәте дә ару гына бәяләнә башлады.
Шулай итеп, Иделнең аръягындагы авыл халкына уңайлыклар булдыру максатыннан ачылган предприятие уңышлы гына эшләп китте, дип әйтә алабыз. «Нур»ның бу айда тәүлегенә эшкәрткән сөт күләме ике тоннага җиткән инде. Тапшыручылар тагын артса да, куркырлык түгел - мөмкинлеге зур бит аның.
Әйе, авыл җирендә кышын да керемнәрне арттырырга мөмкин. Сөт җитештерү белән көн күрүче хуҗалыклар өчен бигрәк тә отышлы чор бу. Күргәнебезчә, сөт кадерле товар хәзер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, зур хуҗалыклар да форсатны кулларыннан ычкындыр­маска тырышалар. Терлекчелек тармагы яңа елны уңышлы башлаган. Һәр сыердан савылган сөт район буенча уртача 10,5 килограммга җиткән (узган ел 8,9 килограмм). Барлыгы исә 71442 килограмм (узган ел 63881килограмм) сөт савылган. Мондый күтәрелеш булсын өчен, әлбәттә, малларны яхшы ашатырга кирәк. Идарәнең өлкән белгече Наил Хәйретдинов әйтүенчә, кап­латылган сыерларны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Сыер, бозаулагач, сөтне күп бирә башлый. Менә шунда терлекченең керем чыганагы. Әлеге мәсьәлә буенча идарәнең җаваплы белгече Рөстәм Миндубаев район хуҗалыкларында бу эш әйбәт бара, дип исәпли. Хуҗалыкларның гыйнвар аеның беренче ун көнлегендәге мәгълүматлары белән дәлилләде ул сүзен. Мисалга, «Авангард» җәмгыяте фермалары - 24, «Заволжье» җәмгыяте - 21, «Овощевод» кооперативы - 9, «Күгәй» кооперативы - 8, «Тау Иле» - 4 бозау алган. Гомумән, хуҗалыкларда бозаулар тудыру вакыты быел, нигездә, гыйнвар-февраль айларына туры килә. Савым сыерлары өчен иң әйбәт вакыт бу, дип аңлатты белгеч моны. Бозаулаган сыерлар язгы айларда да сөтне мулдан бирәчәк бит. Хуҗалыкларның керем чыганаклары саек­маячак, димәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев