Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Терлекчелектә дә гыйлемле ота

Район хуҗалыкларының терлекчелек тармагында эшләүче белгечләр зур семинар-киңәшмәдә катнашты. Иделнең көнбатышында урнашкан районнар кергән зона киңәшмәсе Чүпрәледә үткәрелде. И.АХунҖАН Район делегациясен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Кыям улы Хәйретдинов оештырып алып барды. Без аның белән очрашып әлеге җыен турында сөйләвен үтендек. - Сүз башында ук шунда туган...


Район хуҗалыкларының терлекчелек тармагында эшләүче белгечләр зур семинар-киңәшмәдә катнашты. Иделнең көнбатышында урнашкан районнар кергән зона киңәшмәсе Чүпрәледә үткәрелде.

И.АХунҖАН

Район делегациясен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Кыям улы Хәйретдинов оештырып алып барды. Без аның белән очрашып әлеге җыен турында сөйләвен үтендек.
- Сүз башында ук шунда туган фикеремне әйтәсем килә: беренче карашка гади генә булган мал карау эше дә, галимнәр белән киңәшләшеп эшләгәндә, зур отыш бирә ала. Дөнья мәшәкате белән без моны онытып җибәрәбез шул. Киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хазипов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы тармагының узган 8 айдагы эшләренә йомгак ясады һәм киләчәк кышны каршы алу белән бәйле мәсьәләләрне сөйләде. Терлекләрне кышлауга кертүгә аеруча игътибар кирәклеген ассызыклады үзенең чыгышында министр урынбасары. Шулай ук киңәшмәгә җыелганнарны Олы Акса авылында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс - Чүпрәле» җәмгыятенә дә алып бардылар. Анда күргәннәр, һичшиксез, һәркемдә дә уңай тәэсир калдыргандыр дип уйлыйм. Җыеп кына әйткәндә, әлеге җәмгыятьнең уңышлары менә шул галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе дип әйтергә ярыйдыр, минемчә. Алар үзләре әзерләгән печән-фуражга жом, пивная дробина, патыка кебек кушымталар өстәп тә сөт алуны сизелерлек арттыралар икән. Дөрес, андагы хуҗалыкны карап йөргән чагында, бездә дә аларга тиң хуҗалыклар юк түгел, дип горурланып әйтәсе килде минем. Сүз көрәштерү өчен генә түгел бу, чыны шул аның. Мисалга, «Авангард» җәмгыятен алыйк. Мәскәү галимнәре белән киңәшләшеп эшлиләр анда. Барлыгы 430 баш сыер асраган хуҗалык һәркөн 5,5 тонна сөт сата. Килосын 14-15 сумнан Түбән Новгородтан килеп алалар «Авангард»ның югары сыйфатлы сөтен. Эшләрен шундый табышлы итә алуларының сере гади инде: алда әйткәнемчә, әлеге дә баягы, шул фән әһелләренең акыллы киңәшләрен тормышта куллана алар.
Чүпрәледәге семинар-киңәшмәгә барган районыбыз хуҗалыклары белгечләре барысы да Наил Кыям улы белән фикердәш булып кайтканнардыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев