Яшел Үзән

Сораулар күп, җавап бер

Газета укучылар журналистларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шундый проблемалы сорауларның кайберләренә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин журналистлар өчен оештырылган брифингта җавап бирде. - 1 августтан ВТЭКны Казанга күчерәләр дип ишеттек, бу дөресме? Меңәрләгән инвалидка Казанга йөрү җиңел булмаячак. Бу «Уңайлы мохит» дәүләт программасына да каршы килә түгелме? -...


Газета укучылар журналистларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шундый проблемалы сорауларның кайберләренә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин журналистлар өчен оештырылган брифингта җавап бирде.
- 1 августтан ВТЭКны Казанга күчерәләр дип ишеттек, бу дөресме? Меңәрләгән инвалидка Казанга йөрү җиңел булмаячак. Бу «Уңайлы мохит» дәүләт программасына да каршы килә түгелме?
- Табиб-хезмәт эксперт комиссиясенең бинадан файдаланган өчен аренда түләүләрен түләмәве аркасында проблема килеп чыкты. Бу мәсьәлә әлегә ахырына кадәр хәл ителмәгән.
- Шәһәрдә тротуарларның җимерек, ишегалларының төзекләндерелмәве яшәүчеләрдә дәгъва тудыра. Аеруча Фрунзе урамының 19нчы, Украинская урамының 3нче, Степная урамының 2нче, Гастелло урамының 1нче, Космонавтлар урамының 9нчы, Комсомольская урамының 2нче, Ленин урамының 64нче йортлары ишегаллары начар хәлдә.
- Быел юллар ремонтлауга акча түбәндәгечә бүленде: республика бюджетыннан бирелгән 50 миллион сум акча яңа автовокзал яны юлларын, 40 миллион сум Космонавтлар урамындагы 3,5 һәм 7нче йортлары янын, үзәк район дәваханәсе янындагы территориянең бер өлешен, Заикин урамыннан К.Насыйри урамына кадәр булган юл участогын асфальтлау өчен бирелде. Хәзер Гәргә бара торган тротуар салына. Анда җәяүлеләр юлы булмау сәбәпле, кешеләр төп юлдан йөрергә мәҗбүр иде. Йорт алды территорияләрен, тротуарларны ремонтлау өчен быел акча юк. Җирле бюджеттан бирелгән 15 миллион сум юллардагы чокыр-чакырларны ямарга һәм җәмәгать транспорты йөргән К.Маркс, Рогачев, Энгельс, Паратская, Б.Урманче, Столичная, Тургенев, Украинская, Чапаев, Динамовский һәм башка урамнардагы төп юлларга агымдагы ремонт ясарга гына җитә. Шәһәр халкына шуны әйтәсем килә: юлларны ремонтлау сезоны октябрьгә кадәр, планлы рәвештә бер участоктан икенчесенә күчеп алып барылачак. Киләчәктә әле безгә акча шактый кирәк. Мәсәлән, Энгельс урамындагы юлга капиталь ремонт ясауга 25 миллион сумлап акча таләп ителә.
- Ни өчен Яшел Үзәндә хәзер клумбалар, вазоннар, декоратив куаклыклар елдан-ел кими бара. Хәтта үзәк участокларда - Ленин һәйкәле, ЗАГС яннарында, Норкин һәм Гагарин урамнарында да чәчәкләр утыртылмаган?
-Соңгы өч елда шәһәрне яшелләндерүгә бюджеттан һаман да шул 10 миллион сум бүлеп бирелә (һәм аны үзләштереп бетерәләр, чөнки акча күп түгел). Ә шул вакытта үсентеләргә, ягулыкка бәяләр берничә тапкыр артты. «Экоресурс»та яшелләндерү белән шөгыльләнүчеләрнең дә хезмәт хакы бер тиенгә артмады. Акчага экономия ясау өчен муниципаль предприятие үз үсентеләрен булдыру максаты белән теплица арендалый башлады. МУП коллективында нибары 20 кеше эшләп, алар бөтен җирне чәчәккә күмәргә физик яктан өлгерми. Шуңа күрә эш газоннан газонга күчеп алып барыла.
«Кайнар линия»гә еш кына үләнне чабу турында сораулар килә. Шалтыратучыларның яртысы газоннар матур булсын өчен алардагы үскән үләнне даими чабып тору кирәк дип белдерә. Ә менә кайберләре кыр чәчәкләрен чабуга каршы. Хәтта эшләгән техниканы таш ыргытып куган очраклар еш булды. Хәзер һәр тузганак буенча референдум уздырырга калдымы инде? Әмма газоннарны тоту нормасы бар һәм бу эшне төзекләндерү хезмәте башкара.
- Хәзер энергияне аз тотучы лампалар бик популярлашты. Янып чыкканнарын чүп-чар контейнерларына ыргыталар. Экология өчен куркыныч булган бу лампаларны җыю һәм утильләштерү пункты кирәк.
- Андый хезмәтләр яисә предприятиеләр нәрсә хисабына булса да яшәргә тиеш, шулай булгач, кулланучыга тапшырган калдык өчен түләргә туры киләчәк. Яшел Үзәндә тирәлекнең экология куркынычсызлыгы өчен үзеннән акча кертергә теләүчеләр табылыр идеме икән.
- Ни өчен Казанда капиталь ремонт өчен яшәүчеләр бер квадрат метр өчен - 5 сум, ә бездә 5 сум 40 тиен түлиләр?
- Бу сумманы муниципалитет күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау турында законга ярашлы рәвештә, торак фондының торышыннан һәм финанс перспективасыннан чыгып билгели.
- Яңа зират кайда һәм кайчан булачак?
- Әйшә тирәсендә. Хәзер җир участогы бүлеп бирү эшләре алып барыла. Иске зиратта урыннар әлегә ике елга җитәрлек. Зират территориясендәге куаклыклар даими рәвештә киселеп, урын киңәйтеп торыла.
- Шәхси секторда контейнерлар кую урынын кем билгели? Контейнерны өйгә терәп кую аркасында чүп-чар тарала, ишегалларын пычрата.
- Шәхси секторда контейнерларны кая куйма, дәгъвалар шунда ук килә башлый. Берсенең дә йорт янында чүп савыты тотасы килми. Нейтраль территориягә куйсаң, тагын дәгъвалар башлана: йөрергә ерак. Монда бөтен кешене дә канәгатьләндерерлек вариант юк. Әмма администрация проблеманы хәл итү юлын тапты: «Экоресурс» МУПка чүп ташый торган ике машина сатып алды.
- Полиция бинасы артындагы паркта машиналар куя башладылар. Анда халыкка ял итәргә урын да калмады.
- Проблеманы бик гади юл белән хәл итеп була. Участковыйга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта парк зонасына автомобилен куйган кешегә беркетмә төзелеп, административ комиссия аңа штраф салырга мөмкин. Административ хокук бозулар турындагы яңа закон буенча, тиешсез урында парковкалаган өчен, штрафлар сизелерлек артты - 2 мең сумнан алып 3,5 мең сумга кадәр. Законны бу кеше кабат бозса, штраф та ике тапкыр арта. Шуңа күрә бу проблеманы берничә көн эчендә хәл итеп була. Әмма шунысы бик гаҗәп: «кайнар линия»гә санкцияләнмәгән парковкага кагылышлы дәгъвалар йөзәрләп килсә дә, участковыйга мөрәҗәгать итүче юк. Әлбәттә, гариза язуга караганда телефон трубкасын күтәрү җиңелрәк шул.
- Инвалид балалары булган ата-аналар балалар поликлиникасы янында парковка урыны ясарга тәкъдим итә. Анда тукталыш тыелган, штраф салырга мөмкиннәр.
- ЮХИДИ хезмәткәрләре, ситуацияне аңлап, бу очракта каршы килмәсләр. Гомумән алганда, поликлиника янындагы территориядә машина куюны тыя торган законлы каршылыклар юк.
- Ни өчен Октябрьская урамында «лежачий полицейский»ны алдылар? Бу юл аша балалар мәктәпкә йөри.
- «Лежачий полицейский» яңа уку елына куелачак, әмма әлегә бу участокта юл эшләре алып барыла.
- 1 июльдән электричкалар санын киметтеләр. Җәй көне халык күп йөри, электричкаларга утырырлык булмый.
- Проблема хәл ителер дип уйлыйм. Бу уңайдан без РЖДга мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Әлеге мәсьәлә белән алданрак шөгыльләнергә кирәк иде, әмма башкарма комитетка мөрәҗәгать итүче бер кеше булмады.
- Көннәр җылыну белән «полукамушка»ларда яшәүчеләрдән дәгъвалар килә башлый: ис килүдән интегә алар. Бу район кайчан да булса заманча төс ала алырмы?
- Чынлап та, инвестор белән бу мәсьәлә беренче ел гына хәл ителми инде. Энгельс урамында 8 йорт мәдәни мирас объекты буларак калдырыла (10 - 24нче йортлар, җөп як), сүтелмәячәк. Ә К.Маркс урамындагы сүтелгән 23 һәм 25нче йортлар урынында «Восход» ширкәте 10 катлы бер подъездлы йорт төзи һәм андагы территорияләр дә төзекләндереләчәк.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: