Яшел Үзән

Норлат ветлечебницасында барысына да өлгерергә тырышалар

Норлатта ветеринария хезмәте колхоз-совхозлар заманыннан ук уңышлы эшләп килде һәм бүген дә үзенең эшен уңышлы дәвам итә. Соңгы елларда авылларда халык терлек санын бик нык киметте. Чөнки терлекләр өчен печән әзерләү, азык табу проблемага әйләнде. Хәзер күпчелекнең каралты-курасында кош-кортлар, каз, үрдәк тавышы яңгырый, тавык тоталар. Бик уңган кеше генә сыер...

Норлатта ветеринария хезмәте колхоз-совхозлар заманыннан ук уңышлы эшләп килде һәм бүген дә үзенең эшен уңышлы дәвам итә.
Соңгы елларда авылларда халык терлек санын бик нык киметте. Чөнки терлекләр өчен печән әзерләү, азык табу проблемага әйләнде. Хәзер күпчелекнең каралты-курасында кош-кортлар, каз, үрдәк тавышы яңгырый, тавык тоталар. Бик уңган кеше генә сыер асрый ала. Авылда көтү булмау да үзенең тискәре ролен уйнамыйча калмый, минемчә. Терлек авырулары да күп вакыт терлекнең авыл буйлап, теләсә-кайда йөреп, теләсә-нәрсә ашап йөрүеннән. Район ветлечебницасының Норлат бүлеге табибы Илһам Заһидуллин да шул фикердә. Соңгы елларда эре мөгезле терлек арасында лейкоз авыруы киң таралды. Бу турыда барлык матбугат чаралары яза. Ә Норлат ягында бу уңайдан хәлләр ничек соң?
- Бу вируслы авыру. Терлекләрдән елга ике тапкыр кан алып, тикшереп торабыз. Анализларны Яшел Үзәндәге лабораториягә җибәрәбез. Авыру табылган очракта бу турыда хуҗаларга, авыл җирлеге Советына хәбәр ителә. Дөрес, безнең төбәктә бу авыру юк диярлек. Себер язвасы авыруы белән дә шундый ук хәл, - дип сөйли мал табибы.
Ветлечебницаның Норлат бүлегендә нибары ике табиб эшләп, Иделнең шушы ягындагы авылларда терлек асраучыларга хезмәт күрсәтә. Гөлсинә Галиуллина бу хезмәттә 1977 елдан бирле икән инде. Хезмәтен белеп һәм яратып эшләгәнгә, аның Норлат зонасы ягында абруе зур. Шулай ук Норлат бүлегенә беркетелгән «Нива» руле ышанычлы кулларда. Машина йөртүче Сәлим абый Хөсәенов табибларны вакытында тиешле урынга алып барып җиткерә. Һәр авылда эшләүче ветфельдшерлар да табибларның беренче ярдәмчеләре.
Ветеринария табибларының эшләре үтә катлаулы дип әйтәсе килә. Чөнки терлек бит, кеше түгел, авыруы турында озак вакыт белдермәскә дә мөмкин. Монда инде мал табибларыннан аеруча зур осталык һәм грамоталы булуы сорала. Норлат участогында халык хуҗалыгындагы терлекләрнең сәламәтлеге өчен тыныч була ала.
Рәис Садыйков.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: