Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өмәләр тәмам. Тирә-юнь чистардымы?

Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе 3нән 29 октябрьгә кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгын үткәрү турындагы карарга кул куйган иде. Карарга ярашлы рәвештә 15, 29 октябрьдә - шимбә өмәләре, 5,12, 19, 26 октябрьдә чисталык көннәре үткәрелде. Өмәләр вакытында барысы 160 кубометр чүп-чар җыелды һәм каты көнкүреш калдыклары...

Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе 3нән 29 октябрьгә кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгын үткәрү турындагы карарга кул куйган иде.

Карарга ярашлы рәвештә 15, 29 октябрьдә - шимбә өмәләре, 5,12, 19, 26 октябрьдә чисталык көннәре үткәрелде. Өмәләр вакытында барысы 160 кубометр чүп-чар җыелды һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарып түгелде.
Башкарма комитет җитәкчесенең көз көне өмәләр үткәрү турындагы карары шәһәр халкында яклау тапты. Шәһәрдә 25 меңнән артык кеше, кулына себерке һәм көрәк тотып, үзе эшләгән предприятие территориясен, урамнарны һәм скверларны, урман буйларын һәм күл тирәсен себерде, җыештырды, бер сүз белән әйткәндә, чүп-чардан арындырды. Мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары аеруча активлык күрсәтте. Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлар, ПФМК, ЗПКБ, ПАТП, икмәк комбинаты, «Зеленодольск-Водоканал» предприятиесе хезмәт коллективларының эшне оештыра белүен аерым билгеләргә кирәк, - дип сөйли предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин. - Өмәләр вакытында алар үзенең техникасын файдаланды. Шулай ук Горгаз, «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ, «Торак комплексы» идарә итүче компания, ИРЦ, сәүдә предприятиеләре (бигрәк тә «Ирида» ширкәте), үзәк район дәваханәсе өмәләр үткәрүгә бик җаваплы карады».
И.Штин чыгышыннан күренгәнчә, көзге өмәләрне инкарь итүчеләр дә табылган, аерым алганда, төзү оешмалары. ЗФЗ, ЗМЗ, ЭРА, банк бүлекләре, тимер юл вокзалы кебек предприятие һәм оешмалар өмәгә чыктык дип штабка хәбәр салган, әмма тикшерү вакытында фактның чынбарлыкка туры килмәве, беркетелгән территорияләрнең җыештырылмаган булуы ачыкланган.
8 октябрьдә «Агач утырту көне» акциясе кысаларында А.Н.Туполев исемендәге КДТУның Яшел Үзән филиалы студентлары, муниципаль район һәм шәһәр башкарма комитетлары хезмәткәрләре Столичная, Ленин урамнарында, шәһәр күлендә 124 төп агач үсентесе утырткан, гомумән, чисталык айлыгы барышында 1257 төп агач утыртылган. «Бу эштә авыл халкы да читтә калмады, - дип хәбәр итте киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитетының транспорт һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эдуард Саматов. - Мулла Илендә - 500, Олы Шырданда - 100дән артык, Осиновода - 180нән артык, Ходяшта - 50, Олы Карагуҗада 150 төп агач утырттык дип хисап бирделәр. Авыл һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә 4977 кеше, өмәдә катнашып, үзе яшәгән тирә-юньне чистартуга һәм ямьләндерүгә берникадәр өлеш кертте». Айлык барганда 944 кубометр чүп-чар җыеп түгелгән, Түбән Вязовыеда яңа контейнер мәйданчыгы төзелгән, Осиново, Олы Карагуҗа, Түбән Вязовыеда контейнер мәйданнары ремонтланган. Норлатта яшәүчеләр, Булатка елгасының яр буйларын чүп-чардан һәм корыган агачлардан чистартып, игелекле гамәл кылган.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X