Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәңге яшәсен!

Моннан нәкъ 15 ел элек Мирный бистәсендә авырлык белән ачылган 16нчы мәктәп үзенең туган көнен ел саен зарыгып көтеп ала. Әллә ни зур булмаган коллективта бу бәйрәм үзенә күрә бер җылы мохиттә, гаиләнең туган көне буларак билгеләп үтелә. 15 ел эчендә күпме балага белем биреп, аларны чын шәхес итеп тәрбияләп,...

Моннан нәкъ 15 ел элек Мирный бистәсендә авырлык белән ачылган 16нчы мәктәп үзенең туган көнен ел саен зарыгып көтеп ала. Әллә ни зур булмаган коллективта бу бәйрәм үзенә күрә бер җылы мохиттә, гаиләнең туган көне буларак билгеләп үтелә.

15 ел эчендә күпме балага белем биреп, аларны чын шәхес итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан мәктәп укучылары белән, чын мәгънәсендә, горурлана. Мәгариф идарәсенең баш белгече Илгизә Гомәрова да биредә тәрбияле, итагәтле балалар укуын билгеләп узды. «Бу мәктәпкә балаларын укырга биргән әти-әниләрне дөрес юлда, хаклы тәрбиядә дип уйлыйм. 15 ел гөрләп эшләгән мәктәп мәңге яшәсен», - диде ул бәйрәм котлавында. Мәгариф идарәсе исеменнән мәктәпкә Рәхмәт хаты һәм магнитлы сыйныф тактасы бүләк итте.
«Бертуктаусыз юлда барабыз, мәктәп бит ул гүя корабль», - дип шигъри юллар белән башлады сүзен мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рөстәм Сәйфетдинов. Һәм традиция буларак төрле номинацияләрдә җиңгән укытучыларга, укучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә «Ел гаиләсе» номинациясендә ике уллары биредә белем алучы Бакировлар гаиләсе (рәсемдә) җиңде.
Коллективның оешкан төстә эшләвендә элеккеге директор Нәкыя Чибинованың да өлеше зур. Яраткан мәктәбенә беренче тапкыр кунак буларак килгән ул. «16нчы мәктәпне Татарстанда да, Россиядә дә яхшы беләләр. Иң матур балалар да биредә укый, шушы марканы киләчәктә дә югалтмагыз», - диде ул.
Мәктәпнең туган көне Бөтендөнья толерантлык көне белән туры килгәнгә, бөтен халыклар бәйрәме буларак та билгеләп үтелде. Татарстан Халыклар ассамблеясыннан килеп, искиткеч концерт номерлары бүләк итеп, Рәхмәт хаты тапшырулары ямь өстенә ямь булды. Һәр сыйныф үзенең белем йортын котлап, төрле милләт киемнәрен киеп җырлады, биеде, милли ризыкларын тәкъдим итте.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X