Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

КЫШЛАУГА ӘЗЕРЛЕК ҖӘЙДӘ БАШЛАНА

Кыш уртасы җитте. Маллар өчен иң авыр вакыт бу. Кояш бик саран гына яктырта, җирне кар каплаган, сусыл яшел үлән урынына коры печән генә ашарга туры килә хайваннарга. Бу айларда сыерлар сөтне киметә. Төрле чиргә дә тизрәк бирешәләр. Әйтәсе дә юк, бозауларга аеруча авыр туры килә кышын. Шуңа күрә мондый...

Кыш уртасы җитте. Маллар өчен иң авыр вакыт бу. Кояш бик саран гына яктырта, җирне кар каплаган, сусыл яшел үлән урынына коры печән генә ашарга туры килә хайваннарга. Бу айларда сыерлар сөтне киметә. Төрле чиргә дә тизрәк бирешәләр. Әйтәсе дә юк, бозауларга аеруча авыр туры килә кышын. Шуңа күрә мондый кыен чорда терлекчеләр дә, ветеринар-белгечләр дә малларны зур игътибар биреп карарга тиеш.

Терлекчеләр өчен сынау чоры дисәң дә ярыйдыр кышкы айларны. Булганын югалтмыйча саклап чыгарга иде дип, тырыша бит халык бу вакытта.
Кыш дигәч тә, аның ничек үтүе, нигездә, җәйгә бәйле. Җәйге айларда табигать шартлары яхшы булып, хайваннар әйбәт тукланып йөрсәләр, аларның киләчәге өметле. Ә инде печән-салам һәм башка ризыклар да мулдан әзерләнсә, суык кышны да тыныч каршыларга мөмкин.
2010 елның гаҗәп тә эссе җәе нәкъ менә терлекләргә ашамлыкны тиешенчә әзерләп куярга мөмкинлек бирмәде. Малларның төп ризыгы булган печәнне җәйнең башында гына чабып калырга мөмкин булды. Ә иртә чабылган печәндә хайван организмына файдалы матдәләр бик аз була икән. Инде 2011 ел тәмамлангач та, шул эссе җәйне искә төшерүдә ни мәгънә дип уйласагыз, кызганычка каршы, аның авыр йогынтысы үзен әле дә сиздерә. Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, район буенча мөгезле эре терлек һәм атлар саны кимүгә таба киткән. 2010 елның гыйнвар аеннан 2011 ел ахырына хәтле вакыт эчендә булган хәл бу.
Әлеге идарә белгече Наил Кыям улы Хәйретдинов менә ничек аңлатты бу югалтуларны:
- Шул 2010 елдагы гадәттән тыш эссе җәйнең авыр басымын бүген дә кичерәбез әле без. Ул җәйне хайваннар рәтле ризык күрмәде бит. Үлән күп җирдә көеп бетте, җәй башында чабылган печән туклыклы да, витаминлы да түгел ул. Яшерен батырын түгел, көтүләр эсседән качып, су буенда йөрде. Гомергә күрелмәгән хәл: маллар еш кына көтүдән ач кайталар иде. Җәй бетте дә - бәласе дә шуның белән юкка чыкты дигән сүз түгел шул әле. Тиешенчә тукланмаган маллар кышка керде. Хәтерләсәгез, кышы да суык һәм карлы - озын булды аның. Нәтиҗәдә 2011 елда мөгезле эре терлек буенча ит җитештерү алдагы елның 91 процентын гына тәшкил итте. Кысыр җәйне үткән сыерларның сөт бирүе дә чамалырак булды - 12 процентка кимеде ул. Билгеле, бозаулар саны да артмады: йөз баш сыерга исәпләгәндә бозаулар 8 баш азрак алынды. Ә менә районның дуңгызчылык һәм кошчылык тармаклары ул авыр елда да күтәрелештә булды.
Белгеч китергән мәгълүматлар, район буенча уртача исәпләнгән күрсәткечләр, билгеле. Табигатькә бәйле кыенлыклар бар хуҗалыклар өчен бертигез авырлыкта төшсә дә, аларны төрле хуҗалык төрлечә кичерә. Кайсысыдыр аңа әзер булса, кайсылары өчен ул көтелмәгән афәт кебек күренүе ихтимал. Наил Кыям улы хуҗалыкларның эшләрен чагылдырган төгәл мәгълүматлар дә китерде:
- Күтәрелештә барган хуҗалыклардан башлыйсы килә сүземне. «Авангард» ябык акционерлык җәмгыяте авырлыкларга бирешмәде. Үткән елын ул 761 мөгезле эре терлек белән башласа, бу елга 1043 баш белән керде. Эшенең сыйфатлылыгын күрсәткән тагын бер мөһим күрсәткечен китерик: бер сыердан сауган сөт узган ел 8,2 килограмм тәшкил итсә, яңа елның гыйнвар аенда ук ул күрсәткеч 11,7 килограммга җиткән. Шулай ук «Абзалов» хуҗалыгы да хайваннар санын арттырып, һәр сыердан сөтне 11 процентка күбрәк ала башлаган. Мәгълүм «Овощевод»ның да тотрыклы эш алып баруын үрнәккә куярлык. Башка хуҗалыклар, кызганычка, югалтулар кичерде. Әмма быелгы җәй, Аллаһка шөкер, бик матур килде, шуңа күрә кышны уңышлы уздыру хуҗалыкларда эшнең дөрес оештырылуыннан тора. Эшең сыйфатлы һәм уңышлы барсын өчен яңалыклар кертергә дә кирәк. Әйтик, яңа препарат кулланып сөт савуны арттырырга мөмкин. «Универсал» дип аталган полиферментны кулланып, башка район хуҗалыклары уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр инде. Шуны печән яисә силоска кушып ашатканда сыерлар сөт бирүне 15 процентка арттыра. Препаратка тотылган чыгымның биш тапкырдан артык табыш китерүе дә исбат ителгән инде. Җыеп кына әйткәндә, терлекчелектә быелгы кышлауга нигез әйбәт салынды, авыр сынауны тыныч үтәргә өметебез зур безнең.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250