Яшел Үзән

Каршылыклар Киртә түгел

Чын татар гаиләсендә дә туган телгә мәхәббәт көннән-көн кими барган чакта, татарларның күп булуына карамастан, урыслашкан Яшел Үзәндә дәүләт теле булып саналган татар телен балаларга өйрәтү икеләтә авыр. Әйе, сабыйлар күңеленә төп нигез нәкъ менә балалар бакчасында салына. Татармы ул, әллә башка милләттәнме, балаларны татар теленә, гореф-гадәтләренә өйрәтү төп бурычларның...

Чын татар гаиләсендә дә туган телгә мәхәббәт көннән-көн кими барган чакта, татарларның күп булуына карамастан, урыслашкан Яшел Үзәндә дәүләт теле булып саналган татар телен балаларга өйрәтү икеләтә авыр.

Әйе, сабыйлар күңеленә төп нигез нәкъ менә балалар бакчасында салына. Татармы ул, әллә башка милләттәнме, балаларны татар теленә, гореф-гадәтләренә өйрәтү төп бурычларның берсе. Шуңа да, нинди генә каршылыклар булмасын, шәһәребезнең 26нчы «Дюймовочка» балалар бакчасында балаларда татар теленә кызыксыну уяту беренче урында тора дисәң, арттыру булмас.
Әлеге балалар бакчасы башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән бернәрсәсе белән дә аерылмый кебек. Биредә 144 бала бар яктан чын кеше буларак тәрбияләнә һәм сәламәтлеген ныгыта. Аларның бары 28 генә татар гаиләсеннән. Аның каравы бу бакчада, татар балаларының һәм милли кадрларның аз булуы, телне югары дәрәҗәдә өйрәтү өчен, киртә була алмый. Чөнки монда үз эшенә чын күңелдән гашыйк педагоглар эшли. Газиз телен, ә иң мөһиме балаларны яраткан кеше генә 34 ел педагог була ала торгандыр, мөгаен. Сүзебез бакчага татар рухын өрүче укытучы Венера Хәйруллина турында. Аның тырышлыгы белән, башында мең төрле уй кайнаган, бер урында гына басып тора алмаган тиктормас балаларга татар телен төрле алымнар кулланып өйрәтү гадәткә кергән. Балалар бакчасында милли тәрбияне үстерү, ике телне дә камил белгән, үзен иркен тоткан, һәр милләтнең дә традицияләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү төп максатларның берсе.
Биредә бер генә чара да әти-әниләр катнашыннан башка үтми. «Эштән соң арып кайткан әти-әниләрне мәшәкатьләсәк тә, соңыннан, башкарган эшнең нәтиҗәсен күреп, алар үзләре дә сөенә», - ди Венера Хәким кызы. Ата-аналар җыелышында бер ананың фикерен ишетеп сөенгән идек. Ул олы улына татар теле балалар бакчасында ук нигезле бирелгәч, мәктәптә укуы күпкә җиңел дип, канәгать булуын яшермәгән иде. Кечкенә кызына да татар теленең төпле бирелүен тели ул, гәрчә үзе рус милләтеннән булса да.
Өлкәннәрнең хәзерге заман балалары туганда ук вундеркинд булып туа дип сөйләүләре, әлбәттә, юктан гына түгел. Бүген аларның бик күп беләсе, күпне өйрәнәсе килә. Телне өйрәтәм дип, бу кәбестә, бу кишер, дип кенә дәрес үткәрү (бигрәк тә зуррак балаларга) кызык түгел. Заманча алымнар куллану, музейларга, китапханәләргә, мәчетләргә бару, музыка һәм сәнгать мәктәбе укучылары белән аралашып, тыгыз элемтәдә тору балаларда телгә карата кызыксыну уята. Венера Хәйруллина оештырган «Теремкәй»
театр студиясенә йөргән балалар татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп, әти-әниләр, педагоглар алдында татар мәдәниятенең үзенчәлеген ачып бирә һәм үзләренең сәләтен дә күрсәтә. Венера Хәйруллина тәрбияләгән балалар «Каз өмәсе», «Аулак өй», «Сөмбелә» һәм башка бәйрәмнәрнең иң актив катнашучылары. Нәкъ менә аның инициативасы белән бакчада яңа традицияләр барлыкка килгән. «Туган ягым», «Татар халык әкиятләре геройлары» рәсем бәйгесендә сабыйлар аеруча теләп катнаша. Ә «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» музее әти-әниләр белән берлектә даими яңартылып, тулыландырылып тора. Әлбәттә, бу язмада гына Милла Марс кызы Мухина җитәкләгән 26нчы балалар бакчасында башкарылган милли эшләр хакында яктыртып бирү мөмкин түгел. Әмма чын татар гаиләсеннән бармак белән генә санарлык балалар тәрбияләгән бу бинада шуның кадәр башкарылган чараларны күреп, гаҗәпкә каласың. Димәк, биредә бернинди милләтара аермалыклар юк һәм була да алмый. Соңгы елларда тәрбияләнеп чыккан балалар арасында татар гимназиясенә керүчеләр саны арту күренеше дә педагоглар арасында хезмәт җимешен һәм нәтиҗәсен күрсәтә. Әле быел район күләмендә оештырылган «Татар телен өйрәтүче тәрбияче - 2011» бәйгесендә Венера Хәйруллина «Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгын күрсәткәне өчен» номинациясендә җиңеп чыккан. Яулаган үрләр белән генә тукталып калмыйча, әлеге балалар бакчасы үзен ЮНЕСКОның интернеттагы «Мәдәниятара укыту» мәктәпләре ассоциациясенә керү өчен тәкъдим итәргә булган. Кем белә, әлеге гади генә балалар бакчасы бөтендөньяга танылып та куяр. «Дюймовочка»ның моңа мөмкинлекләре бар, анысында шик юк.
Алия Гаязова,
Людмила Макарова,
26нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: