Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Идел – туган ягым бизәге

Минем туган җирем - Васильево бистәсе. Ә мәгърур Идел елгасы - туган ягымның иң зур бизәге. Туган ягымның җырларда җырлана торган гүзәллеген күрәсең килсә, Идел елгасының биек ярына басып карап торырга кирәк. Менә без дә әнием белән елга буендагы күренешләрне күзәтеп утырдык. Идел - искиткеч матур, карап туеп булмый. Әнә...

Минем туган җирем - Васильево бистәсе. Ә мәгърур Идел елгасы - туган ягымның иң зур бизәге. Туган ягымның җырларда җырлана торган гүзәллеген күрәсең килсә, Идел елгасының биек ярына басып карап торырга кирәк. Менә без дә әнием белән елга буендагы күренешләрне күзәтеп утырдык. Идел - искиткеч матур, карап туеп булмый.
Әнә Идел елгасының икенче яры күренә. Анда яшел урманлык. Зөя кала-утравы да ерак түгел. Суда дулкыннар уйный, яр буенда балалар кайнаша. Иделдә зур кораблар да, кечкенә көймәләр дә йөзә. Әнә моторлы көймә күренде. Ул, дулкыннар өстеннән очып баргандай, бик тиз килде дә, ярга таба борылгач, әкрен генә шуа башлады. Иделнең суы, кояш нурлары астында җемелдәп, тоташ ялтыравык кәгазь, ә бу көймә бер кара тап кына кебек күренде миңа бу минутта. Шунда ук ялтырап торган су белән уйныйсы, рәхәтләнеп, йөзәсе килде.
Су буенда ял итеп алгач, әнием белән кайтырга чыктык. Шунда мин тагын бер ачыш ясадым: бистәбез дә бик матур икән бит! Читтән карасаң, ул нарат урманы эченә кереп барган кебек. Рәт-рәт тезелеп киткән каеннар машина юлларын да, тимерьюлны да яшерә. Ә биек-биек наратлар биш катлы йортларны да күрмәслек итә. Табигате матур, ямьле булганга күрә дә, бистәбездә ике зур шифаханә эшли.
Тик әнием бик күңелсез хәлләр турында да сөйләде. Иделдә су кими, ярлары чүп-чар белән тула, ямьсезләнә бара. Заводлардан агып чыккан пычрак сулар елга суын да пычрата икән.
Без үсеп җиткәнче, бу матурлыклар бетәр, елгабыз да кечерәеп, пычранып бетәр микәнни?! Мин чын күңелемнән моңа каршы. Бистәбез матур, еллар үтсә дә, бу гүзәллек сакланырга тиеш.
Солтанова Илсинә,
Васильевоның 2нче урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев