Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хезмәт күрсәтү җайлана

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов бүлек эшчәнлеге турында сөйләде. Быел 56502 эш теркәлеп, 857 эш туктатылган һәм 274 очракта теркәлүдән баш тартылган. Җир законнары үтәлеше тикшерелеп, 332 тапкыр закон...

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов бүлек эшчәнлеге турында сөйләде.

Быел 56502 эш теркәлеп, 857 эш туктатылган һәм 274 очракта теркәлүдән баш тартылган. Җир законнары үтәлеше тикшерелеп, 332 тапкыр закон бозу очрагы ачыкланган. 299 зат административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозу очраклары күбесенчә физик затларга туры килсә дә, «УК АС Менеджмент», «Кварт» ширкәте, «Казан кошчылык фабрикасы» ААҖ кебек юридик затлар җирне максатчан файдаланмавы нәтиҗәсендә җаваплылыкка тартылган.
Күчемсез милек документларын тутыру әле булса да, мәшәкатьле процедура булып санала. Чынлап та, документлар тутыру өчен берничә инстанцияне узарга кирәк. Милеккә бәйле бөтен хокукый эш шушы бүлек аша үтә. З.Галәветдинов билгеләвенчә, соңгы ике елда бу процедура сизелерлек җиңеләйгән. Әйтик, хәзер документлар тутырганда күчемсез милекнең кадастр паспорты таләп ителми. Озын чиратлар да хәзер бетерелгән. Чиратны бүлек бинасының холлында урнаштырылган терминал аша билгеләү мөмкинлеге бар. Росреестрның рәсми сайтына (www. Rosreestr. ru) һәм Татарстан Республикасы идарәсе сайтына (www.rosreestr.org) кереп, яңа хезмәтләр белән тынышып була. Шундый яңалыкларның берсе - электрон кабул итүләр. Бу система дәүләт теркәве узу өчен документлар кабул итүгә бәйле чыгымнарны киметүгә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән. Әлеге система ярдәмендә дәүләт теркәве территориаль органы бүлегенә кабул итүгә килер алдыннан теркәлү өчен кирәкле документларны тыныч кына җыярга, бөтен мәгълүматны алдан язылу базасына кертергә, система таләп иткән сорауларга җавап биргәндә нинди документлар таләп ителүен белергә, документлар җыелып беткәч, шушы система аша бланклар бастырып алырга һәм кабул итүгә әзер документлар һәм бланклар белән килергә була. Нәтиҗәдә гариза биреп мөрәҗәгать итүчеләрнең шәхси вакытына күпме экономия ясала. Ә кабул итүгә интернет аша алдан язылып куярга була. Күпләр бу хезмәттән актив файдалана. Росреестр идарәсе җитәкчесенә дә электрон юл белән алдан язылып куеп була. Агымдагы елның 1 октябреннән бу федераль хезмәт халыкка хезмәт күрсәткәндә гариза бирүченең үзенең катнашыннан башка да кирәкле федераль органнар белән ведомствоара бәйләнешкә керә һәм дәүләт хезмәте күрсәтә башлаган.
Яшел Үзән муниципаль районы ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева киңәшмәдә чыгыш ясаганда советның 2011 елдагы эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. ЯҮМРда 56 ветеран оешмасы булып, алар 30 меңнән артык пенсионерны берләштерә. Бу оешмаларны нигездә абруйлы һәм ышанычлы кешеләр җитәкли. Совет рәисенә ветераннар белән эшләгәндә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән партнерлык ярдәм итә. Менә шулай уртак көч һәм тырышлык белән даими комиссияләр (барлыгы 8 комиссия исәпләнә) эше җайга салынган.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250