Яшел Үзән

Фатирга ихтыяҗ кимеми

2013 елда районда һәм шәһәрдә 110 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылган. «Социаль ипотека» программасы буенча ике йорт төзелсә, 736 йортны халык үз көче белән салып кергән. Агымдагы елга план тагын да зуррак. - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы заданиесенә ярашлы рәвештә, 2014 елда без 120 мең...

2013 елда районда һәм шәһәрдә 110 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылган. «Социаль ипотека» программасы буенча ике йорт төзелсә, 736 йортны халык үз көче белән салып кергән.
Агымдагы елга план тагын да зуррак.
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы заданиесенә ярашлы рәвештә, 2014 елда без 120 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга тиеш, - дип сөйли муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ирек Мәхмүтов. - 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, күп фатирлы 7 торак йорт (38 мең квадрат метр), асылда, төзелеп беткән диярлек, аларга техник документацияне генә эшләп бетерәсе бар. Болар - Сәйдәшев урамында «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән 79 фатирлы торак йорт; Гоголь һәм Ленин урамнарында сату өчен төзелгәннәре; Осиновоның Радужный микрорайонында төзелгән 160 фатирлы йорт - бу йортларны гыйнвар аенда файдалануга тапшырырга исәпләп торабыз. Болардан тыш, Карл Маркс урамында 69 фатирга исәпләнгән һәм март аенда тапшырылырга тиешле йорт бар. Май аенда Төзүчеләр проспектындагы 96 фатирлы һәм Осиноводагы 264 фатирлы йорт үзенең яңа хуҗаларын кабул итәр дип ышанабыз.
Шул ук вакытта былтыр төзелә башлаган һәм быел файдалануга тапшырылырга тиешле тагын берничә торак йорт бар. Ел ахырына кадәр тапшырылачак 8 йортның гомуми мәйданы 43 мең квадрат метр. «Социаль ипотека» программасы буенча шул ук Мирныйда ике йорт калка. Коммерция бәясе буенча сатыла торган йортлар, нигездә, шәһәрнең иске өлешендә төзелә. Болар - Почтовая (105 фатирга исәпләнгәне), Зеленая (32 фатирлы), Шустов (110 фатирлы) һәм Заикин (62 фатир) урамнарында төзелә торганнары. Осиновода да 120шәр фатирлы ике йортта төзүчеләр эшли. Аларның берсе - майда, икенчесе сентябрьдә ишекләрен ачачак.
Акча кереме аз булган гади халык «Социаль ипотека» программасы буенча фатир алуны кулай күрә. Әлеге программаның популяр булуын исәпкә алып, Боз сарае янында янә күп фатирлы дүрт йорт салу планга кертелгән. Йортлар арасында, төгәлрәге, Бакый Урманче урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да төзеләчәк. Өмет күле, Җиңү паркы янында киләсе елда яңа йортлар калкып чыгарга тиеш. Осиновода «Майский» теп­лица комбинаты, тулай торак төзеп, үзенең эшче-хезмәткәрләрен шатландырган. Горький исемендәге заводның былтыр эшче-хезмәткәрләре өчен бер йортны сафка бастыруын язган идек. Әлеге предприятие «Красный металлист» торак комплексында ун катлы тагын бер йорт төзергә керешә. Кыскасы, акчасы булганнар үзе төзи, яшьләр һәм квалификацияле белгечләр исә, дәүләтнең махсус программалары ярдәмендә фатир алу бәхетенә ирешә.
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 мая 2018 - 15:00
    Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар: «Кызлар бездән көлә» Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз!
    53
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 13:14
    Виктор Колотов – футбол йолдызы Якташыбыз футболчы Виктор Колотов спорт карьерасын Юдинода һәм Яшел Үзәндә башлый һәм чын футбол йолдызына әйләнә.
    23
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 11:59
    Банк исәп-хисапларыннан урлаулар өчен җәза көчәйтелгән Заман алга барган һәм электрон исәп-хисаплар, банк карталары киң кулланылышка кергән саен, шуларга бәйле хокук бозулар да була. Мошенниклык очраклары да арта.
    23
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 10:48
    Күңелемдәгесен әйтәм Олы Ачасырның Татарстан урамында чүп контейнерларын көздән бирле түкмиләр, чүпкә батабыз, зинһар ярдәм итегез!
    63
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 09:03
    Шәхси хуҗалыклар үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе кирәкми Терлекләр җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиеш.
    38
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 07:59
    Рәсемнәрдә – милли бизәкләр Яшел Үзән мөселман дөньясы киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзеннән зур өлеш кертә. Менә апрель аенда гына шәһәр мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе булып узса, хәзер район мөхтәсибәте балалар арасында «Милли бизәкләр» рәсем бәйгесе оештырды.
    42
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    75
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    82
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    99
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    89
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 12:44
    Татар Наратлысы яңа һәйкәлле булды Татар Наратлысы авылы халкы быелгы язны, илебез өчен мөһим булган Бөек Җиңү көнен аеруча дулкынланып, шатланып каршы алды.
    50
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 10:59
    Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк! Без, ниһаять, мөбарәк һәм рәхмәтле Рамазан аена кердек. Быел Ураза табигатьнең бик матур чорына туры килүе белән үзенчәлекле булыр.
    49
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 09:34
    БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.
    64
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 37 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 18 мая 2018 - 07:21
    "Иң яхшы ишегалды" җәйге фотоконкурс старт ала Үзегезнең өй яны тирәсеннән фотоларыгызны җибәрегез.
    185
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    181
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    99
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    89
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    82
    0
    1
  • 18 мая 2018 - 09:57
    Кан басымын үлчәгәндә җибәрелә торган хаталар   Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Җир йөзендә бик күп кеше үлә. Һәм кан басымын  даими контрольдә тоткан очракта, үлемне кисәтеп була, диләр табиблар. Әмма тонометр белән кан басымын исәпләгәндә кеше бик күп хата лар җибәрә. Әгәр дә кан басымын дөрес үлчәсәгез, табиблар сезгә бәлки дару  да билгеләмәс. Сезнең игътибарга  Америка  йөрәк ассоциациясенең  (American Heart Association) җиде киңәшен тәкъдим итәбез.
    79
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    75
    0
    0
  • 18 мая 2018 - 13:45
    Бер минут эчендә йоклап китү Тиз арада бик нык йокыга талып бул икән. Бу методны үзләштерсәгез, теләсә кайсы ситуациядә йокларга була. Истә калдыру өчен гади формула : ”4-7-8”.
    72
    0
    0
Ночной режим