Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Эшләр кызган чак

Авыл халкы өчен җәйнең иң җаваплы чагы җитте. Хуҗалыклар ашлык суктырырга кереште. Кайберләре инде борчак басуларында эшләрен төгәлләп, көзге арыш һәм бодайны урырга чыкты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, урып-җыю эшләре пәнҗешәмбе көнгә барлыгы 1900 гектар җирдә башкарылган. Уңыш әйбәт күренә: гектарыннан уртача 22,7 центнер чыга....

Авыл халкы өчен җәйнең иң җаваплы чагы җитте. Хуҗалыклар ашлык суктырырга кереште. Кайберләре инде борчак басуларында эшләрен төгәлләп, көзге арыш һәм бодайны урырга чыкты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, урып-җыю эшләре пәнҗешәмбе көнгә барлыгы 1900 гектар җирдә башкарылган. Уңыш әйбәт күренә: гектарыннан уртача 22,7 центнер чыга. Узган елгыдан югарырак бу. Тырышулары юкка китмәгәч, игенчеләрнең кәефләре дә күтәренке.
Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Наил Хәйретдинов белән «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесенә барган көнне, мәсәлән, җир бик юеш иде. Үткән төндә көчле яңгыр яуган иде анда. Билгеле, кырга чыгып булмый. Әмма хуҗалыкта эш тукталмаган икән. Комбайн белән чыгарга мөмкин булмагач, механизаторлар алдагы эшкә керешкәннәр. Хезмәтне шулай уңышлы оештыра белгән җитәкче Илфат Габитов үзе дә килеп җитте яныбызга. Күзгә күренеп тора, җитәкченең күңеле күтәренке иде.
- Яңгыр яуса да, вакытны бушка уздырмаска тырышабыз. 150 гектар җирне арыш чәчәргә әзерләргә керештек. Кышка терлеккә 140 тонна печән, 1100 тонна сенаж салдык инде, силос саласы бар әле. Биш йөз баш малыбызны кышлатырга азык җитәрлек булыр дип өметләнәбез. Әле менә 143 гектар арышны урасы бар. Арышыбыз биек, бөртеге дә эре, чиста чыга. Кичә урырга кергән идек инде, - дип, эшләре белән таныштырды ул.
Әйе, уңышы әйбәт чыккач, игенченең кәефе дә яхшы шул.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X