Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Елның тугыз ае: беренче нәтиҗәләр

Узган 9 айда шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре кулланучыларга 15 миллиард сумлык продукция җитештереп озаткан, шуның 40 проценты Горький исемендәге заводка туры килә. Завод продукция җитештерү күләмен торган саен арттыра бара һәм ышанычлы партнер исемен сакларга омтыла. Шулай ук Яшел Үзән сөт комбинаты, «ПКФ «Полюс» ширкәте, «Яшел Үзән ит комбинаты»...

Узган 9 айда шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре кулланучыларга 15 миллиард сумлык продукция җитештереп озаткан, шуның 40 проценты Горький исемендәге заводка туры килә. Завод продукция җитештерү күләмен торган саен арттыра бара һәм ышанычлы партнер исемен сакларга омтыла.

Шулай ук Яшел Үзән сөт комбинаты, «ПКФ «Полюс» ширкәте, «Яшел Үзән ит комбинаты» подразделениесе товар эшләп чыгару өстендә уңышлы эшләгән.
- Кызганычка, Серго исемендәге завод, Васильево пыяла заводы, Васильево икмәк заводы, ЗФЗ җитештерү күләмен киметте, - дип сөйли җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин. Ул предприятие һәм оешмаларның 9 айдагы эшенә якынча йомгак ясады. - Яшел Үзән фанер заводы производствоны модернизацияләүне дәвам итә, ул производство калдыкларын эшкәртү өчен яңа җиһаз сатып алды. Серго исемендәге завод энергияне аз тотучы, экология күзлегеннән чиста булган проектның икенче этабын тормышка ашыруга кереште. «Золотой колос» ширкәтендә хезмәт җитештерүчәнлеген 4 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирүче икенче линия монтажланды. Ике линия дә 20 ноябрьдә файдалануга тапшырылачак. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 3 миллиард сум акча кергән. Барысы 68,3 мең тонна бөртек җыеп алынган. «Майский» ТП» ширкәте яшелчәчеләре ябык грунтта 18,7 мең тонна яшелчә үстергән.
Төзү оешмалары 2,5 миллиард сумлык эш башкарып, узган елның шул ук чорындагы күрсәткечне 5,3 процентка арттыруга ирешкән. Барысы 50 мең квадрат метр торак төзелгән, шуның 26,9 мең квадрат метрын халык үз көче белән салган.
Халыкка 2 миллиард сумнан күбрәккә түләүле хезмәт күрсәтелгән. Елның беренче яртысында 4 мең хосусый эшмәкәр һәм 1500дән артык кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Кече эшмәкәрлек субъектлары бюджетка 119 миллион сум салым түләгән, бу - җирле бюджетка кергән салым акчасының 19 проценты. Җирле бюджетка барысы 720 миллион сум салым һәм салым булмаган акча кергән.
Зур һәм уртача предприятиеләрдә гыйнвар-августта уртача хезмәт хакы 13505 сум тәшкил иткән, республикада - 18254 сум. 1 октябрьгә уртача айлык пенсия күләме 7980 сум булган һәм ул узган елның шул ук чорындагыдан 8,8 процентка артык.
Гыйнвар-августта 1153 сабый дөньяга аваз салган, ләкин 1596 кеше бакыйлыкка күчкән.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250