Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чүп – чүп проблема түгел

Хәзер рәхәт, берәр тема кызыксындырса, интернетны ачып, «казын», рәхәтләнеп өйрән. Мин дә чүп түгү темасы буенча берничә язманы укып чыктым. Хәзерге каты көнкүреш калдыкларының кеше сәламәтлегенә никадәр зыянлы булуы турында укыгач, чәчләр үрә торды. Юкка гына Мәскәү, Казан кебек эре шәһәрләрдә яшәүче аңлы кешеләр, барысын да ташлап, гаиләләре белән кеше...


Хәзер рәхәт, берәр тема кызыксындырса, интернетны ачып, «казын», рәхәтләнеп өйрән. Мин дә чүп түгү темасы буенча берничә язманы укып чыктым. Хәзерге каты көнкүреш калдыкларының кеше сәламәтлегенә никадәр зыянлы булуы турында укыгач, чәчләр үрә торды. Юкка гына Мәскәү, Казан кебек эре шәһәрләрдә яшәүче аңлы кешеләр, барысын да ташлап, гаиләләре белән кеше аягы сирәк баса торган тыныч урыннарга китеп урнашмый икән. Барлык яктан да чиста экологик тормыш итә алар. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы барысыннан да кадерлерәк шул, аны бернинди акчага да сатып алып, алмаштырып булмый.

Ә безнең авыллар тиздән, якын киләчәктә, чүп базына әйләнәчәк. Һәм без моны белеп, тыныч кына күзәтеп торабыз: акча юк бит! Ә торак пунктлардан каты көнкүреш калдыкларын түгү эше белән «Җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында» 131нче федераль законга ярашлы рәвештә, җирле үзидарәләр шөгыльләнергә тиеш. Район башкарма комитетының бер тармагына караган «Экоресурс» ширкәте җыелган көнкүреш калдыклары өчен генә җавап бирә: аларны Әйшә янындагы полигонга урнаштыра, шул полигонны, булдыра алганча, санитар таләпләргә туры китерергә тырышып, тота.
Шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын түгү эше җайга салынган. «Төзекләндерү үзәге», «Мега плюс», «Экосервис», «Экоресурс», «Комэнерго», «Ланшафтстрой» кебек ширкәтләр шәһәрдә һәм совхоз зонасында, чүптән бизнес ясарга омтылып, эшли. Совхоз зонасындагы зур авыллардан чүп чыгарыла, дип ышандыра җитәкчеләр. Ә колхоз зонасы авылларына нишләргә соң?
Районның Идел аръягы зонасында санитар таләпләргә туры килә торган полигон юк. Дөрес, Норлатта җыелучы чүп шушы тирәдә урнашкан полигонга түгелә, әмма аның да, «Экоресурс» ширкәте директоры Наил Гарәфетдин улы Фәхретдинов белдергәнчә, лицензиясе юк. Дөрес, 2012 елдан әйләнә-тирә мохиткә негатив тәэсир иткән өчен түләнә торган (ә аны барлык предприятие-учреждениеләр, оешмалар түли) салымның күпчелек өлеше җирле бюджетларда кала. Әмма бүгенге көндә, чын полигон 50-100 млн сум торган заманда, ниндидер 10 млн сум җыелган салым проблеманы хәл итмәячәк. Димәк, Идел аръягы авылларындагы чүпне хәзер эшләп килүче полигонга ташу мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Монда инде дәүләт ярдәменә исәп тотмыйча булмый. Безнең очракта - район хакимиятенә.
«Экоресурс» директоры сүзләренә караганда, колхоз зонасы авылларыннан чүп чыгару эшен ике чүп ташучы «КамАЗ» ярдәмендә оештырып була-булуын. Бу ширкәт белгечләре хәтта кирәкле исәпләүләр ясап, икътисадый анализ да үткәргән. Моның өчен техника, авыллар саен контейнерлар куелуы, ул контейнер куелган урамнарның асфальтланган булуы зарур. Ә мөһиме - авыл кешесенең проблеманы аңлавы кирәк. Бу инде акча дигән сүз.
Ә менә акчага килгәндә, белгечләр аны яхшы саный. 2800 кеше яши торган Идел аръягындагы бер авыл халкы җәмгысы аена 56-60 мең сум түләсә, икътисадчылар шул авылдан чүп чыгаруның чыгымнарын 150 мең сум тирәсе дип исәпли. Менә гади арифметика, ә зыянга беркемнең дә эшлисе килми. Шуңа күрә чүп чыгаруны бизнес итәргә теләүчеләр бөтенләй юк. Норлатлылар да зыянга эшли. Дөрес, Норлат бүгенге көндә иң чиста авылларның берсе. Әле аның да Әҗәл, Күгәй ягыннан килүче юлларда чүпне ташлап китү очраклары бар. Әмма кулыннан тотмагач, исемнәрен атау кыен.
Тагын шул электрон мәгълүмат чараларына кире әйләнеп кайтсак, анда һәр оешма, үзенең эшен күрсәтергә теләптер инде, башкарган хезмәтләре турында мәгълүмат урнаштыра. Безнең тема язмаларына килсәк, закон сагында торучылар аеруча тырыша. Анда һәр шәһәр, һәр район прокуратурасы бу мәсьәләне тикшерә. Ут күршеләребез - Чувашиянең бер районында закон сагында торучылар 16 авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплек тапкан, аларны бетерү турында кисәткән, шуларның 15ен суд аша чүп җыю эшен оештырырга мәҗбүр иткән. Ә безнең төбәктә мондый эшләр илгә-көнгә чыгарылмый.
Ә хәзергә «Күңелемдәгесен әйтәм»гә язган укучы сыман, авылга туганнарыбыз янына кайткач, ертык галошларга кадәр капчыкка төяп китеп, күпкатлы йортыбыз янына урнаштырылган һәм һәркөн чистартылган контейнерга төяп куябыз. Дөрес эшләмәвебезне дә беләбез, оят, әмма нишләргә соң?

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев