Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чиратлар булмаска тиеш

халкының 30 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен банкомат аша түли, әмма якын киләчәктә бу сан 80 процентка җитәргә тиеш. Болар хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды. Банкоматлар һәм үзеңә-үзең хезмәт күрсәтүче бүтән төр җайланмалар...

халкының 30 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен банкомат аша түли, әмма якын киләчәктә бу сан 80 процентка җитәргә тиеш. Болар хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды.

Банкоматлар һәм үзеңә-үзең хезмәт күрсәтүче бүтән төр җайланмалар аша торак-коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, газ, элемтә, салым, штрафлар (суд приставларының һәм ЮХИДИ), балалар бакчалары һәм укыган өчен түләргә мөмкин. Дөрес, айның соңгы берничә көнендә саклык банкы филиалларында да чиратлар хасил булган иде. Бу вакытлыча гына күренеш дип ышандыралар.
26 сентябрьдән саклык банкы филиалларын үзгәртеп коруга керештеләр: яңа брендка һәм банкның корпоратив стиленә ярашлы рәвештә, офисларның тышкы һәм эчке ягы заманча стильдә эшләнә. Шул сәбәпле банкның Комаров һәм Паратская урамнарындагы филиаллары ремонтка ябылган, тик шул ук вакытта банкның бүтән филиалларында эш сәгате озынайтылган. «Банкның Столичная һәм Гоголь урамнарындагы офислары, көндезге ялга туктамыйча, кичке 7гә кадәр, Столичная урамындагы офис якшәмбедә көндезге бергә кадәр эшли, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә Россия саклык банкының 4698нче Яшел Үзән бүлеге управляющие Дмитрий Волостнов. - Әлеге офисларда, шулай ук «Украина» сәүдә үзәгендә (Комаров урамы), ПАТПда, «Волга» шифаханәсендә, мәгариф идарәсендә өстәмә рәвештә 6 җайланма урнаштырылды; шулай ук шәһәр мэриясендә, «Магнит» (Гоголь урамы, 5), «Эссен» кибетләрендә, салым инспекциясендә өстәмә җайланмалар урнаштыру планлаштырыла».
Саклык банкының шәһәр бүлекчәләре офисларын, клиентларга хезмәт күрсәтүне яхшырту, бизнесны җәелдерү өчен, бүтәнчәрәк үзгәртеп корырга телиләр. Офисларның дизайны һәм интерьеры үзгәрә, санузел, балалар почмагы, көтү залы, төрле клиентлар өчен махсус бүлмәләр эшләнә. Бер үк вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән клиентлар өчен пандуслар, бүтән төр җайланмалар эшләү күздә тотыла. Агымдагы елда банкның - 2, киләсе елда 4 офисы үзгәртеп корылачак. Җитди клиентлар электрон чират хезмәтеннән файдалана ала. Хәзерге вакытта, докладчы белдергәнчә, шәһәр һәм район территориясендә 18 түләү терминалы һәм 47 банкомат эшли. Шәһәр һәм районның 248 оешмасында эшләүче 40 мең кеше, шул исәптән Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларның эшче-хезмәткәрләре, хезмәт хакын саклык банкы картасы буенча ала.
Киңәшмәдә шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина чыгыш ясады.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250