Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өч авылга ... бер фельдшер

Күгеш, Айдар һәм Әрә авылларында яшәүчеләр үзләренә медицина хезмәте күрсәтүче Фәния Гыйззәтуллинага олы рәхмәтен белдерде. Кешенең хезмәтенә шулай бердәм уңай бәя бирелүе куандыра һәм әйтергә кирәк, кызганычка каршы, сирәк очрый торган хәл ул хәзер. Күгеш авылы мәдәният йортына килгәннәр фельдшерның тырышлыгын тәфсилләп сөйләде. Гыйззәтуллина, шул өч авылда яшәгән авыруларга дәва...

Күгеш, Айдар һәм Әрә авылларында яшәүчеләр үзләренә медицина хезмәте күрсәтүче Фәния Гыйззәтуллинага олы рәхмәтен белдерде. Кешенең хезмәтенә шулай бердәм уңай бәя бирелүе куандыра һәм әйтергә кирәк, кызганычка каршы, сирәк очрый торган хәл ул хәзер. Күгеш авылы мәдәният йортына килгәннәр фельдшерның тырышлыгын тәфсилләп сөйләде.

Гыйззәтуллина, шул өч авылда яшәгән авыруларга дәва бирергә өлгерер өчен, кышын чаңгыга баскан. Урында яткан олылар да, гарипләнгән яшьләр дә түземсезлек белән көтәләр аны. Ял көне дип тормый, караңгы төшә дип тормый - чирләгән кешегә ярдәмгә килеп җитә, дип аның фидакарьлегенә соклануларын белдерде авылдашлары. Сүз дә юк, ару-талуны уйламыйча, өч авылны бер итеп йөгергән кеше һәрьяклап мактауга лаек. Әмма, район сәламәтлек саклау идарәсе бу якка ярдәм итүне дә уйларга тиеш. Күгеш авылы җирлеге җыенында әйтелде бу мәгълүмат. Әлеге җыелышта дәвалануны оештыру мәсьәләсен иң мөһим мәсьәлә итеп кузгатты халык. Борчылулары аңлашыла. Бу җирлектә гомер итүче 681 кешенең 227се пенсиягә яшәүче өлкәннәр. Олыгайган кешегә табиб ярдәме ешрак кирәк була бит. Инде әйткәнебезчә, шушы өч авылда фельдшер берәү генә икән. Җирлек башлыгы Илдар Гомәр улы да, үзенең чыгышында бу мәсьәләгә аерым тукталып, Норлат участок хастаханәсеннән белгеч белән ярдәм итүләрен үтенде.
Күгеш мәдәният йортында үткәрелгән җыелышка килгәннәр, җирлек һәм район җитәкчелегенә дә, үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларга төгәл җавап ала алдылар.
Табиб хезмәтенә кагылышлы тагын да җитди сорау күтәрде җыендагылар. Ул да булса, Норлат хастаханәсендә теш куючының булмавы. Теш дәвалау бүлеге эшли эшләвен, ә теш куйдыру мөмкин түгел. Шуның өчен ул якта яшәүчеләр Чувашиягә йөриләр икән. Адәм көлкесе! Идел аръягындагы кырык авылга хезмәт күрсәтүче хастаханәдә дә шул эшне оештырып бетерә алмаганнар. Бу җитешсезлекне тиз арада төзәтергә кирәк, әлбәттә.
Күгеш урта мәктәбенең язмышы белән дә кызыксынды халык. Район мәгариф идарәсе вәкиле әйтүенчә, ул 2013 елда тугызъеллык мәктәп итеп үзгәртеләчәк. Моның төп сәбәбе - балаларның аз булуында. 1989 елда төзелгән мәктәптә быел, мәсәлән, нибары 66 укучы белем ала икән. Дөрес бина буш тормый, аннан файдаланалар. Бер өлеше, узган ел үзгәртелеп, балалар бакчасы ителгән. Хәзер анда 18 бала тәрбияләнә. Урта белем алырга теләгән балаларга Норлатта яисә Яшел Үзәндә X-XI сыйныфларда уку мөмкинлеге биреләчәк.
Тагын бер мөһим җитешсезлек бу як халкын күп нәрсәдән мәхрүм итә икән. Юлсызлык ул. Җирлек башлыгы әйтүенчә, әллә ни күп юл төзисе дә калмаган инде анда. Норлаттан Акъегеткә илтүче олы юлга Күгеш юлын тоташтыру өчен 1 чакрым асфальт юл саласы һәм Күгеш авылында 0,5 чакрым асфальт юл төзисе бар. Һәм Әрә авылына таба 2 чакрым озынлыкта юл күтәртелсә, бу якка таба яз-көз дә йөрергә мөмкин булыр иде.
Җыенда хисап тоткан Илдар Гомәр улы җирлек тормышының мәдәният, мәгариф, медицина һәм икътисад тармакларын җентекләп сөйләде. Биредәге авылларда яшәүчеләр, нигездә, «Красный Восток»-Агро» җәмгыятендә хезмәт куя, йөздән артык кеше эш белән тәэмин ителгән анда. Гаилә фермаларын оештыручылар да байтак. Җәмгысы 314 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә халыкта, югалту булмаган. Сөт җитештерү арткан: 2010 елдан 11 тоннага күбрәк сатып, быел ул күрсәткечне 287 тоннага җиткергәннәр.
Күгеш мәдәният йортына җыелган халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады. Биредәге юлсызлык мәсьәләсен район җитәкчелеге күз уңында тота, аларның проекты бар - дәүләт акча бирсә, юллар төзелер, дип белдерде ул. Район җитәкчелеге вәкиле биредәге авылга медицина хезмәткәрен эшкә алу өчен федерация программасыннан файдаланырга тәкъдим итте. Авылга эшкә килгән табибка йорт салу өчен үзәктән - 1 миллион сум, республикадан 100 мең сум акча бирелә. Дәүләт ярдәменнән файдаланырга теләүче табылыр шәт. Район җитәкчелеге вәкиле җыен халкына шулай ук Яшел Үзән икътисадының торышы турында сөйләде, һәм районда башланган һәм тиздән кузгаласы өметле эшләр турында бәян итте.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X