Яшел Үзән

Бюджетның яртысы мәгарифтә

2 июльдә Яшел Үзән муниципаль район Советы икенче чакырылышының XIX сессиясе булды. Анда 19 мәсьәлә каралды. Башта сессия кабул иткән карарларның иң сөенечлесен әйтик. Ниһаять, Норлатта иске агач өйләргә сыенган балалар бакчасы иркенгә чыгу мөмкинлеге алды. Андагы Совхоз урамындагы ике таш бинаны «Гөрләвек» исемле 41нче балалар бакчасына бирү турында карар...


2 июльдә Яшел Үзән муниципаль район Советы икенче чакырылышының XIX сессиясе булды. Анда 19 мәсьәлә каралды.

Башта сессия кабул иткән карарларның иң сөенечлесен әйтик. Ниһаять, Норлатта иске агач өйләргә сыенган балалар бакчасы иркенгә чыгу мөмкинлеге алды. Андагы Совхоз урамындагы ике таш бинаны «Гөрләвек» исемле 41нче балалар бакчасына бирү турында карар кабул ителде. Карарны районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әзерләгән. Сессиядә чыгыш ясаган әлеге палата җитәкчесе Ольга Фасеева депутатлар игътибарына җир һәм милеккә кагылышлы тагын берничә карар тәкъдим итте. Шуларның иң мөһиме - җирне залогка бирү турында. Авылда гаилә фермасы оештырырга теләгән кешеләргә уңайлыклар тудыру максатында эшләнелә бусы. Осиново җирлегендә ишле балалы гаиләләргә җирнең зурлыгы да расланды анда. Өй салырга, бакчачылык белән шөгыльләнергә яисә дача төзергә теләгән гаиләләргә 6 сотый җир биреләчәк.
Сессиядә район бюджетының узган елдагы үтәлеше каралды һәм расланды. 2011 ел бюджеты 102 процент үтәлгән. Физик затлардан салым җыю 11 процентка артыграк булган. Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева район бюджетына кергән акчаларның нинди эшләргә һәм күпме күләмдә тотылуы турында җентекләп сөйләде. Әйтик, бюджетның яртысы диярлеге мәгариф тармагында тотыла икән.
Муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова депутатларны мәгълүм «Мәгариф» проектының үтәлеше белән таныштырды. Районда балалар бакчасы саны артып, 50гә җиткән. Мәктәпләр кимегән: 2010 елда 45 булса, узган ел алар 43кә калган. Мәктәпләрне киләсе уку елына әзерләү эшләре башланган инде. Барлыгы 40 мәктәптә төзекләндерү эшләре бара һәм төзелүенә утыз елдан артыграк булган мәктәп биналарында капиталь төзекләндерү үткәрелә, дип белдерде җитәкче. Бу эшләргә җәмгысы 88 миллион сум акча каралган. Ольга Купоросова, шулай ук, укытучыларның республика буенча төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып танылуларын да җиткерде депутатларга. Бу турыда сөйләгәндә, Сергей Батин аны бүлдереп: «Менә шул уңган укытучылар белән укыту сыйфатын да күтәрәсе иде: БДИ буенча алгы сафка чыгарга кирәк безгә!», - диде гүя мәгариф идарәсенең төп бурычын искә төшергәндәй.
Сессиядә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин Яшел Үзән районының, беренче кварталда, социаль-икътисади үсеше турында чыгыш ясады. 2012 елның 1 апреленә бездә 159367 кеше яшәгән. Шулардан, 35 мең кеше эшли, ә эшкә яраклыларның 2,3 проценты эшсез булып мәшгульлек үзәгендә теркәлгән. Шунысы куанычлы, шәһәрдәге заводларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшләре беренче кварталда ук җанлы бара. Югыйсә, ел башында аларның эшләре, гадәттә, бер урында таптануга охшаш була иде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов депутатларны мәгълүм «Сәламәтлек» проектының үтәлеше белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин чыгыш ясады. Кыенлыклар чыгып торса да, дәүләт ярдәме белән бу тармактагы эшләр дә өметле булып тора. Мисалга, дәүләт быел яз 30 миллион сумлык ашлама алып, авыл хуҗалыкларына тараткан. Гаилә фермасын оештырырга теләгән 30 кешегә ташламалы кредит бирелгән. Районда 7 фермер хуҗалыгы бар, тагын 6 хуҗалыкны гаилә фермасы дәрәҗәсенә җиткерү өчен тиешле эшләр алып барыла.
Сессиянең соңгы карары итеп, район башлыгы Сергей Батинның 10-20 июль көннәрендә ялга чыгуы турында карар кабул ителде. Аның урынында, вакытлыча, Венера Шәймардан кызы Рәхимова эшләячәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: