Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәм белән, якташлар!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, сезне шәһәребез юбилее һәм Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Яраткан шәһәребезгә 80 ел тула һәм ул республикабыз язмышыннан аерылгысыз. Суверенитет турында декларация кабул ителгән көннән алып бүгенгәчә Татарстан социаль-икътисадый, рухи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси өлкәдә шактый зур уңышларга иреште. Яраткан шәһәребез дә үсә. Яңа йортлар салына, медицина үзәкләре ачыла,...

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, сезне шәһәребез юбилее һәм Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Яраткан шәһәребезгә 80 ел тула һәм ул республикабыз язмышыннан аерылгысыз. Суверенитет турында декларация кабул ителгән көннән алып бүгенгәчә Татарстан социаль-икътисадый, рухи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси өлкәдә шактый зур уңышларга иреште. Яраткан шәһәребез дә үсә. Яңа йортлар салына, медицина үзәкләре ачыла, продукциясе, Россиядән тыш, еракларга билгеле предприятиеләр эшли. Татарстаныбызның төп бәйрәме һәм шәһәребез тантанасы татарстанлыларның берлеген һәм бердәмлеген ассызыклау өчен тагын бер сәбәп. Тормышыбыз көннән-көн матди яктан булсынмы, рухи яктанмы, баерак булсын өчен, Яшел Үзән һәм Татарстан халкының хезмәтенең җимешен күрүе мөһим, үсешебезнең нигезе нәкъ менә шунда.
Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, Татарстан Республикасы һәм Яшел Үзәннең чәчәк атуы өчен куйган хезмәтегездә уңышлар, тормыш энергиясе, сәламәтлек телим. Киләчәгебез бар һәм уртак тырышлык белән тормышыбызны тагын да яхшыртырбыз, дип ышанам.
С.Батин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев