Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«БЕРГӘ ТЫРЫШСАК, ТЕЛӘГЕБЕЗГӘ ИРЕШЕРБЕЗ!»

ОЛЫ ЯКЕ ҖИРЛЕГЕ Бу як халкы үзенең эшчән булуы белән дан тота. Район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова да биредәге эшләр белән канәгать калды. Булсын дип тырышкан, үзенә максат куеп, шуңа ирешер өчен көчен жәлләмичә хезмәт итүче авыл кешесенә ярдәм итәсе килә. Олы Яке җирлегендә яшәүчеләрнең тормышы белән танышкач, шундый...

ОЛЫ ЯКЕ ҖИРЛЕГЕ
Бу як халкы үзенең эшчән булуы белән дан тота. Район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова да биредәге эшләр белән канәгать калды. Булсын дип тырышкан, үзенә максат куеп, шуңа ирешер өчен көчен жәлләмичә хезмәт итүче авыл кешесенә ярдәм итәсе килә. Олы Яке җирлегендә яшәүчеләрнең тормышы белән танышкач, шундый җылы теләк туа күңелдә, дип белдерде ул җыенда.
Олы Яке җирлеге җыенында халык үзе мөһим санаган сорауларга ачыклык кертә алды. Җыелыш тәмамлангач та, халык белгечләрне сырып алды. Аеруча кануннар белгече - юрист тирсендә күп җыелдылар. Монда үзенең мал-мөлкәтен теркәү тәртибе, яшь гаиләләргә ташламалар, транспорт картасы һәм социаль яклау чараларына кагылышлы сорауларга аңлатма бирелде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле белән дә җирдә шәхси эш оештыру мәсьәләләре буенча киңәш итәргә теләүчеләр күп булды.
Җыенда алдан җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина хисап тотты. Олы Яке, Каратмән, Уразлы, Никольское һәм Үтәнгеш авыллары кергән җирлектә барлыгы 1060 кеше яши. Менә шул халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә җирле үзидарә эшчәнлеге. Билгеле, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Авыл эчендәге урамнарда асфальт юл салу - шуларның иң авырыдыр, мөгаен. Җәмгысы 22,5 чакрым озынлыкта ул биредә. Беренче чиратта, Уразлы авылы уртасындагы күперне төзәтергә кирәк. Бусына район җитәкчелегеннән ярдәм сорыйбыз, дип белдерде башлык. Халыкның үзенең тырышлыгын да әйтеп үтте ул. Якедә берничә урамны төзекләндереп, өстенә таш салдырган Марат Сабировның эше мактауга лаек. Уразлы авылы чишмәсенә эшмәкәр Мадьяров бура алып биргән. Чишмә тирәләрен матурлау эшләре әйбәт бара. Республика бәйгесендә III урынны алып, 42 мең сум премиягә лаек булган җирлек. Ул акчага Үтәнгеш һәм Каратмән чишмәләренә буралар сатып алырга булганнар. Бергә-бергә киңәшләшеп эшләгәч, уйлаганнар тормышка ашырыла, дип белдерде Фирая ханым. Әмма үзәккә үткән мәсьәлә дә бар. Ул да булса - чүп түгү. Хуҗалыклар килешү төзергә теләми, чүп өчен акча чыгарасы килми аларның. Ләкин калдык-постыкларны, табигатьне бозып, теләсә кая атарга ярамый. Һаман да өмә оештырып тору заманы үткән. Ихатада җыелган чүп-чарны җыеп контейнерларга салырга кирәк. Әлбәттә, моның өчен түләү зарур.
Җирлек башлыгы бу якның горурлыгы - фермерлар эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Барлыгы 731 кеше җир паен алган. Шунда яшелчә утыртып, ашлык чәчеп табышларын 500-600 меңәр сумга җиткерүчеләр байтак. Терлек асрап көн күрүчеләр дә шактый биредә. 2010 елда мөгезле эре терлек 310 баш исәпләнелсә, 2011 елда аның саны 400 гә үк җиткән. Кеше кулында тракторлар - 43, йөк машиналары - 29 булуыннан чыгып та, бу як фермерларының эшкә ныклап тотынуларын чамаларга була. Бүтән җирлекләрдән аермалы буларак, Олы Яке җирлегендә яшь гаиләләр турында кайгырту булуы бигрәк тә сөендерә. Биредә 6 яшь гаилә яшәү шартларын яхшырткан инде, тагын 8 гаилә йорт төзү белән мәшгуль. Алга таба да бу игътибар сүрелми: менә дәүләт карамагындагы 7 гектар җир яшьләргә йорт салып үз хуҗалыкларын булдыру өчен әзерләнә. Фирая ханым биредәге биш авылда яшәгән өлкәннәр мәнфәгате дә күз уңында булуын әйтте. Узган җәй башында әби-бабайлар борынгы Болгарга сәфәр кылганнар. Бу изге эшкә иганә ярдәме күрсәткәне өчен Венера Шәймәрдановнага рәхмәтен белдерде башлык.
Җыелышта шулай ук мәктәп директоры Рифкать Хөсәенов һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча җаваплы депутат Рәдиф Назыйров та чыгыш ясады.

Эшлисе эшләр байтак
Бишнә авылы җирлеге Яшел Үзән районы чигендә урнашкан. Әллә соң шулай читтә төпләнгәнгә күрә, аңа игътибар җитмиме? Бишнә авылы мәдәният йортында узган җыенда катнашкан кешедә шундый фикер туарга мөмкин иде.
Җыенда чыгыш ясаган җирлек башлыгы Илгиз Мәгъсүм улы Фәтхуллин күбрәк авыл халкын борчыган мәсьәләләргә тукталды шикелле.
Беренче чиратта, ул биредәгеләрнең төп хезмәт урыны булган «Алтын башак» ширкәтенең эшләрен киметүенә борчылуын белдерде. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта 50 кеше хезмәт куя. 2010 елда йөзгә якын кешене тоткан хуҗалыкның эше менә шулай саеккан. Хезмәт хакы түбән, нибары 4-5 мең сум түләнелә икән. Көннәр язга авышса да, язгы кыр эшләренә әзерлек башланмаган, техниканы да төзекләндерергә керешмәгәннәр әле...
Торбаларның җитмеш проценты тузган булу сәбәпле, авылда су белән тәэмин итү кыенлыклары һәм чистарту корылмасының эшләмәве дә халыкның үзәгенә үткән дисәк, һич кенә дә арттыру булмас иде. Гомумән, биредәге күп фатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты түбән булуына да зарлана халык...
Бишнәлеләргә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләве дә кыенлашкан: шуның өчен халык шәһәргә үк йөрергә мәҗбүр хәзер. Андый түләүләрне почта кабул итми, саклык банкының Бишнәдәге филиалы ябылган...
Нишләптер, Бишнәдән Васильевога кадәр йөргән автобус соңгы вакытта күренми башлаган. Шулай итеп, пенсионерларга социаль проездной белән йөрү мөмкинлеге өзелгән...
Җыелышта район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова катнашты. Ул биредә кузгатылган мәсьәләләрне хәл итү авыр булмавын, аларны гадәти эш тәртибендә хәл итәргә мөмкин булуын әйтте. Җитәкче районнан җыенга килгән җаваплы кешеләргә күрсәтмә бирде һәм авыл җирлеге башлыгына халыкны борчыган сорауларны хәл итүдә үҗәтлек күрсәтергә киңәш итте.
Әмма биредә аптырашка калдырырлык кыен хәл дә бар икән. Монысына җитәкче үзе дә гаҗәпкә калды.
Әзер балалар бакчасына менә инде дүрт айга якын балалар йөри алмый икән!
Биредәге 196 укучыга исәпләнелгән ике катлы таш мәктәптә быелгы уку елында башлангыч сыйныфлар гына калдырылган. Югарырак сыйныфта белем алучылар барысы да күрше авылга йөртелә башлаганнар. Ике катлы мәктәп бинасы бушап калган һәм ул берничек тә файдаланылмый! Гәрчә аңа ихтыяҗ зур биредә.
Мәктәп бинасының бушаган өлешенә төзекләндерү эшләре үткәреп анда балалар бакчасы ясарга ниятләгәннәр. Уйланган үзгәртеп кору эшләре ноябрь аенда ук төгәлләнгән, әмма анда әлегә чаклы балалар кермәгән. Инде дүрт айга якын вакыт үтсә дә, 32 балага исәпләнелгән балалар бакчасы җиһазландырылмаган икән...
Мәктәпкә кагылышлы тагын да сораулар булды. Әйтик, күрше авылга укырга йөргән укучы, дәресләре бетеп, өенә кайткач, спорт белән шөгыльләнер өчен тагын шул күрше авыл мәктәбенә йөрергә мәҗбүр була. Кайчан кайта инде ул аннан, кайчан сабакларын әзерли?
Югыйсә, бу мәсьәләне чишү җае бар биредә. Әлеге Бишнә мәктәбе бинасындагы спортзал буш тора, кичен читкә йөрисе дә юк балага... Һәм, иң мөһиме, Бишнә балаларын спорт белән шөгыльләндерергә яисә аларга түгәрәкләр оештырырга мөгаллимнәр дә бар икән бит. Белгечләр эзләп йөрисе дә юк! 68 бала укыган әлеге мәктәп тынып калгач, анда 9 укытучы эшсез калган һәм әлегә шуларның икесе генә эш тапкан.
Таратуын таратканнар биредәге мәктәпне, ә менә шуннан соңгысын уйлап та карамаганнар!
Район Советы рәисе урынбасары бу мәсьәләне мәгариф идарәсенә хәзерге көннән үк хәл итәргә боерды. Үзе бу эшләрне тикшереп торачагын әйтте һәм җыен халкына тиздән биредә балалар бакчасы ачылачагын вәгъдә итте.
Бишнә авылы җирлеге җыенында халыкка рәхмәт җиткерелде. Авыл халкы, ирекле төстә акча җыеп, зират әйләнә койма тотарга булганнар. Илгиз Мәгъсүм улы шул акчага баганалар, сеткалар, җепсәләр һәм башка кирәк-яракның җитәрлек күләмдә алынган булуын әйтте. Яз җитеп, җир җылынгач, бу эш башкарылачак, дип белдерде ул.
Халык үзе тотынган эшне ахырына җиткерер, шик юк. Ә менә калганнарына, күргәнебезчә, оештыручыларның игътибары кирәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X