Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«Авангард» үзенең исемен аклый

«Авангард» акционерлык җәмгыяте районның иң алдынгы хуҗалыгы. Исеме җисеменә туры килә аның. Мисалга, сөт җитештерүне генә алыйк. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2012 елда «Авангард» 18731 центнер сөт җитештергән. Моның азмы-күпме икәнен белдерү өчен аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 6220 центнерга артыграк икәнен әйтик. Еллык...

«Авангард» акционерлык җәмгыяте районның иң алдынгы хуҗалыгы. Исеме җисеменә туры килә аның.
Мисалга, сөт җитештерүне генә алыйк. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2012 елда «Авангард» 18731 центнер сөт җитештергән. Моның азмы-күпме икәнен белдерү өчен аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 6220 центнерга артыграк икәнен әйтик. Еллык үсеш 150 процент тәшкил итә! Сыерлар санын да арттырып, 477гә җиткергәннәр анда - үсеш 119 процент. Һәм иң мөһиме, җитештерүчәнлек үскән: һәр сыердан алган сөт 4296 центнер тәшкил итә. Бу үсеш 123 процентка ук җиткән. Яңа елны менә шундый күркәм күрсәткечләр белән каршы алган «Авангард» хуҗалыгы хезмәткәрләрен мактап кына искә аласы килә.
Районның башка хуҗалыклары, нишләптер, сөт җитештерүне киметтеләр. Кайбер хуҗалыклар малларны азрак асрый башлады. Шулай ук һәр сыердан алынган сөт күләменең кимүе дә уйландыра. Җитештерүчәнлекне «Авангард» һәм «Овощевод» хуҗалыклары гына арттырган.
Бу мәгълүматларны тәфсилләп язуыма аптырамагыз, максатым гади минем. Районыбызда шундый күркәм уңышларга ирешүче бар икән, шушы ук район җирендә эшен оештырган башка хуҗалыкларга да тартылырга мөмкин дигән сүз бит бу. Әйе, «Авангард»ның эшен үрнәккә куярлык һәм гыйбрәт алып өйрәнерлек тә!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X