Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

АГРОНОМЫҢ БУЛМАСА, ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕН КӨТМӘ

Җәй быел ашыга, игеннәр дә атна-ун көнгә алданрак өлгерер дип өметләнелә. Хуҗалыклар урып-җыюга керешкәнче, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Актаныш җирендә бөтен республика семинар-киңәшмәсе уздырды. Бу олы җыенда районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү кирәкле шәй,әлбәттә. Район делегациясе белән без...


Җәй быел ашыга, игеннәр дә атна-ун көнгә алданрак өлгерер дип өметләнелә. Хуҗалыклар урып-җыюга керешкәнче, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Актаныш җирендә бөтен республика семинар-киңәшмәсе уздырды. Бу олы җыенда районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү кирәкле шәй,әлбәттә. Район делегациясе белән без дә бардык семинарга. Менә шулай җае чыкканда, бүтәннәрнең ничек эшләвен үз күзең белән күрү, һичшиксез, файдалы.
Актанышта өйрәнерлек әйберләр шактый икән. Игенчелек, терлекчелек тармакларында һәм фермер хуҗалыкларын оештыруда әйбәт нәтиҗәләр биргән зур эшләр алып барыла анда. Шуларның кайбер нәтиҗәләрен китерик. Әйтик: узган елда 1 гектардан 45 центнер ашлык җыеп алынган, савым сыерлар саны 14 %ка артып 8980 башка җиткән, сөт җитештерү 5% ка арткан, сыер ите җитештерү 4% ка арткан, йөз сыердан 70 бозау алынган һәм 68 фермер хуҗалыгы оешкан... Күргәнебезчә, район үсештә.
Әйтергә кирәк, башта Актаныш үзенең матурлыгы белән таң калдырды. Авыл җирлеге башлыклары көнләшеп карады дисәк тә, арттыру булмастыр, мөгаен. Урамнары гөлләр-чәчәкләр белән бизәлгән бу калага тартым бистә беркемне дә битараф калдырмый шул. Хәер, автобусыбыз Актаныш районына җитүгә үк юл буендагы чисталык һәм тәртип игътибарыбызны җәлеп иткән иде инде.
Башлап безне Әлем авылында Радиф Исламхуҗин хуҗалыгы белән таныштырдылар. Фермер үзенең хуҗалыгын күрсәтте һәм сорауларга җавап бирде. Күренеп тора, Исламхуҗин кыю тотынган бу эшкә. Аның 24 баш савым сыеры һәм 60 гектар җире бар. Үзенең гаиләсеннән тыш ике кеше дә эшли хуҗалыгында. Фермасы яңа. Төзелешкә 3 млн. 500 мең сум, җиһазлар алырга 960 мең сум тоткан. Чыгымнарның яртысы диярлек дәүләт ярдәме. Кредитка алган акчаны үз вакытында түләячәгенә шиге юк үзенең. Киләчәгенә шулай өмет белән караучы Исламхуҗинга уңышлар теләп без бүтән хуҗалыкларга юнәлдек. Безнең районнан аермалы буларак, биредә инвесторлар юк. Элекке колхозлар урынына оешкан яңа күмәк хуҗалыклар да, фермер хуҗалыклары да уңышлы эш алып баралар анда.
Семинар-киңәшмәдә шушы район җирендә тәҗрибәләр үткәрүче төрле фәнни институт белгечләренең эш нәтиҗәләре белән дә таныштык. Бусы да барыбызны да кызыксындырды. Мисалга, белгечләр Актаныш җирендә ашлыкларның «Башкортстан» һәм «Чиләбе» сортлары яхшы уңыш бирүен ачыклаганнар. Биредә шулай ук рапсны күп итеп чәчеп әйбәт кенә табыш алалар икән. Бер гектардан кергән чиста табыш 9 мең сумнан ким түгел, диде белгечләр. Фән әһелләре, шулай ук, химик ашламалар кертү белән дә мавыкмаска киңәш итә. Кыйммәтле ашлама урынына саламны турап җиргә кертү дә зур уңыш бирә, дип сөйләде алар. Чәчү җирен уңдырышлы итү өчен, шушы район җирендә үткәргән тәҗрибәләр 1 гектарга 3 тонна салам кертелүе иң яхшы нәтиҗә күрсәткән.
Билгеле, безне бәрәңгене корткыч бөҗәкләрдән саклау мәсьәләсе дә кызыксынырды. Бәрәңгене агулагач җирне чиста калдыру өчен биоинсектицид кулланырга кушалар белгечләр. Көчле агу белән мавыкмаска киңәш итте алар. Агу кулланган очракта бәрәңгегә 3 ай тияргә дә ярамый икән. Көчле агу белән эшкәрткәндә яңа бәрәңгедән авыз итеп булмый дигән сүз бу.
Соңгы елларда республика хуҗалыкларында белгечләр саны бермә-бер кимегән. Нәтиҗәдә үз белдеклелеге белән эш итүче хуҗалыкларның табышы бик нык кимегән. Институт хезмәткәрләре ясаган анализлар бик ачык күрсәтә моны: агрономы булган хуҗалыкта 1 гектар җир 35-45 мең сум табыш бирсә, аграном хезмәтеннән баш тарткан хуҗалыкта бу күрсәткеч нибары 3-4 мең сум гына икән. Шуны истә тотып, республика хөкүмәте хәзер карар чыгарган: 2013 елдан башлап аграномын «кыскарткан» хуҗалыкларга дәүләт ярдәме тәтемиячәк.
Гомумән, җирдә белеп эшләргә кирәк. Ә инде ташландык хәленә җиткерергә бигрәк тә ярамый. Әйтерсең, игътибарсыз калуына үпкәләгәндәй, җир үзебезгә үк зыян китерә башлый. Мәсәлән, ташландык җирне яулап алучы амброзия үсемлеге кеше сулаучы һаваны агулый. Киров өлкәсендәге кайбер авылларда яшәүчеләр, шуныдый һөҗүм нәтиҗәсендә, авыллары белән күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Тормышыбызның мондый ачы тәҗрибәсе дә шул семинарда әйтелде.
Актаныш районында үткәрелгән чарада зур итеп авыл хуҗалыгында кирәкле техника күргәзмәсе дә оештырылган иде. Районыбыз делегациясе аларны җентекләп өйрәнде. Һичшиксез, семинар-киңәшмәдә белгән яңалыклар бездә дә уңышлы кулланылыр, дигән өметле уй белән кайттык без аннан.

Ильяс САЛИХҖАН


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев