Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ачык хатка ачык җавап

Осиново бистәсе җыенын тулы мәгънәдә ачык хат көне дип әйтергә ярый. Мәдәният йортына җыелган халык район башлыгы Александр Тыгинга сорау артыннан сорау яудырып торды. Осиново җирлеге халкы Ачык хат көненә алдан әзерләнгән булып чыкты. Башлык­ка һәм башка җитәкчеләргә бирелгән сораулар хат итеп язылган иде. Форсаттан файдаланып, дигәндәй, кеше үзен кызыксындырганга...

Осиново бистәсе җыенын тулы мәгънәдә ачык хат көне дип әйтергә ярый. Мәдәният йортына җыелган халык район башлыгы Александр Тыгинга сорау артыннан сорау яудырып торды.
Осиново җирлеге халкы Ачык хат көненә алдан әзерләнгән булып чыкты. Башлык­ка һәм башка җитәкчеләргә бирелгән сораулар хат итеп язылган иде. Форсаттан файдаланып, дигәндәй, кеше үзен кызыксындырганга җавап алырга тырышты. Нинди генә темага бирелмәде сораулар! Әйтик, Осиново имам хатибы Фәрит хәзрәт Сәйфуллин:
­- Ни өчен мәктәпләрдә Коръән укытылмый? Без ярдәм итәргә әзер. Яшь буынны сабырлыкка өйрәтә торган әхлак тәрбиясе бирү көн таләбе бит, югыйсә, - дип сорады.
Башлык район мәгариф идарәсе җитәкчесен күтәрде.
- Закон буенча мәктәптә дин белемен укытуны педогоглар алып барырга тиеш, ә алар бездә юк, - дип җавап тотты Рәисә Афанасьева.
-Теләгегез изге, хәзрәт. Әмма мәктәптә дин белемен бирергә үзебез башлап тотынсак, балага мәҗбүри таккан кебек килеп чыгуы мөмкин. Бала үзе башлап йөрсә, дөрес булыр кебек. Анда төрле конфессия вәкилләре укуы ихтимал. һәм алар бу мәсьәләдә ирекле: нинди дин нигезләрен өйрәнергә теләсәләр, шуның буенча сабак бирелә торган урынга йөри ала, - дип өстәп аңлатма бирде аңа башлык.
Әлбәттә, җәмгысы 13728 кеше яшәгән һәм алты авылдан торган җирлектә сораулар төрледән-төрле булуы гаҗәп түгел. Осиново үзе генә дә ни тора! Анда хәзер 11967 кеше яши. Яңалыгы да зур: күп катлы йортлардан торган Радужный микрорайоны калкып чык­ты анда. Бистәнең яңасында да, иске өлешендә дә халыкны борчыган мәсьәләләр шактый. Иске өлешендә яшәү­­челәрнең сораулары кү­бе­­сенчә торак-коммуналь ху­­җа­­лык тармагы эшчәнлегенә кагылышлы булды. Әйтик, бистәдә кайнар су тиеш­ле температурада бирелми икән. Һәм бирелә дә алмый, чөнки үз вакытында кайнар су челтәре дөрес төзелмәгән. Эш бара, әмма ул зур чыгым таләп иткәнгә, кайнар су челтәрен төзәтү өч елга якын дәвам итәр, мөгаен, дип җавап тотты торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе. Төзелеп килгән микрорайонга кагылган сорау­лар исә, күбесенчә социаль мәсьәләләргә кагылышлы булды. Район башлыгы бирелгән һәр сорау хатын укыды һәм йә үзе җавап бирде, йә - башка җитәкчеләр.
- Сездән килгән менә бу хатларның барысына да җаваплар бирелер, әгәр җые­лышта бирә алмаслыгы булса, бистә башкарма комитеты аша җавап бирербез. Сезне борчыган мәсьәләләр күп, билгеле, әмма, иң мөһиме, аларны хәл итә алуыбыз шатландыра. Осиново бистәсенең бюджет кереме үзенә җитәрлек - дотация кирәкми аңа. Һәм бистә тормышына зур булышлык күрсәтүче «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» - кош­чылык фабрикасы», «М-7» индус­триаль паркы» кебек хәлле предприятиеләренең уңышлы эшләве бу якның киләчәген өметле итә, - дип белдерде Александр Тыгин.
Башлык әйткән әлеге хуҗалыкларның икътисады, чыннан да, үргә таба күтәрелә. Һәм, әлбәттә, мөмкинлекләре дә зур аларның. Осиново авыл җирлеге башлыгы Татьяна Мельникова җирлекнең узган елдагы социаль-икътисади үсешенә багышланган чыгышында әлеге предприятиеләрнең социаль юнәлештәге гамәлләрен һәм бистәгә күрсәткән ярдәмнәрен тәфсилләп сөйләде. Мисалга, «Майский» теп­лица комбинатының үз эшчеләренә торак йорты салып бирүе бигрәк тә истә калырлык яңалык, дип әйтми мөмкин түгел. Тагын кайда бара мондый мактауга лаек эш? Быел менә икенче йортка нигез салынган инде. Анысының аскы катында балалар бакчасы да булачак икән...
Әйе, Осиново ягы яңарып килә. Ачык хат көне дип исемләнгән әлеге җыелышта сораулы хатлар шактый күп булса да, аларга җаваплар бик тә өметле яңгырады.
Ильяс Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев