Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәзәкләр

Яшел үзәнлеләргә тузга язган мәзәкләр

Аптека кассиры дарулар әзерләү бүлегендә эшләүче хезмәттәшенә: - Нигә хихылдыйсың әле тик торганда?

- Хәтерлисеңме, узган ел кышын безнең бөтен торбалар шартлап беткән иде? Бүген шул торбаларны уздырган слесарь даруга заказ бирде…

- Әлү, милиция? Без монда хатынның әнисе белән талаштык. Миңа нишләргә икән?
- Юк белән башны катырмагыз әле! Талашкансыз икән, татулашыгыз!
- Эш анда түгел! Үле гәүдәне яшерергә микән, әллә, гаебемне танып, милициягә барырга микән дип кызыксынуым.

- Официант, минем ашка чебен төшкән!
- Бер дә борчылмагыз, ипиегездәге үрмәкүч аны ә дигәнче эләктерәчәк.

Ире - хатынына:
- Иртә белән кырынып җибәргәч, мин үземне егерме яшькә яшәреп киткәндәй хис итәм.
- Алайса, сиңа йокларга ятар алдыннан кырынырга кирәк!

Безнең ишек алдында ата ялганчыларны малайлар синоптиклар дип үчеклиләр иде.

Бер малай юан гына абзыйга мопеды белән бәрелә.
- Син нәрсә, әйләнеп узып булмый идемени? - дип кычкыра зыян күрүче малайга.
- Мин узмакчы идем, ләкин барыбер бензин җитмәс дип курыктым.

Тулы гәүдәле хатын бер малайга мөрәҗәгать итә:
- Үскәнем, бу капка аша мин паркка үтә аламмы?
Малай икеләнеп кенә:
- Белмим шул… Әле күптән түгел генә печән төягән машина үткән иде анысы…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев