Яшел Үзән

Көлке көлә килә

Шәхси сырхауханәдә: - Доктор, мин берничек тә башыма сыйдыра алмыйм: 11 ел буе чирләдем, ә хәзер тик торганда савыктым да куйдым. Ничек шулай килеп чыкты соң? - Ничегрәк аңлатыйм инде... Сезнең ирегез бизнесын югалтты, банкротлыкка чыкты... - Шуннан? Сез нәрсәгә ишарәлисез?! Аның туплаган малы җитәрлек бит! - Шулаймыни? Хәзер Сезнең...

Шәхси сырхауханәдә:
- Доктор, мин берничек тә башыма сыйдыра алмыйм: 11 ел буе чирләдем, ә хәзер тик торганда савыктым да куйдым. Ничек шулай килеп чыкты соң?
- Ничегрәк аңлатыйм инде... Сезнең ирегез бизнесын югалтты, банкротлыкка чыкты...
- Шуннан? Сез нәрсәгә ишарәлисез?! Аның туплаган малы җитәрлек бит!
- Шулаймыни? Хәзер Сезнең соңгы анализларыгызны җентекләбрәк карыйм әле...

***
Вәли әнисенә:
- Әни, мин әтинең машинасын сораусыз алдым да баганага килеп бәрелдем.
- Әтиең нәрсә дип әйтте инде?
- Сүгенү сүзләрен төшереп калдырыргамы?
- Әлбәттә!
- Ул дәшмәде...

***
- Алло! Полиция! Шушы минутта минем зәркән салонымны басарга маташалар!
- Ә, Рабинович, тагын Сезме? Без Сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Канун буенча, клиентның 2 процент ташлама гына соравы талау булып саналмый.

***
Бахилларны 20 тиеннән сатып алып, аларны 10 сумнан вахтада сатып утыручы әби, хастаханәне япмасыннар өчен, аны төзекләндерүгә 10 миллион сум акча биргән.

***
Адвокат чыгыш ясый:
- Хөрмәтле суд уты- рышчылары! Гаепләнүченең яклаучысы итеп мине сайлавы гына да аның акылы сай булуы турында сөйли.

Колхоз җыелышы бара. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: амбарны ремонтлау һәм коммунизм төзү.
Колхоз рәисе:
- Такта юк, кадак юк. Шуңа күрә сүзне озакка сузмыйча, көн тәртибенең икенче мәсьәләсенә күчәбез.

***

Концертта Вәли әтисенә сорау бирә:
- Әти, ә нигә теге абый теге апага орчык белән селтәнә?
- Ул селтәнми, ә дирижерлык итә.
- Ә нигә ул чагында теге апа чиный?

***

- Әти, циркка барыйк әле?
- Вакытым юк.
- Малайлар әйтә, анда бер ялангач апа юлбарыска атланып чаба диләр.
- Барыйк булмаса, күптән юлбарыс күргән юк.

***

Ир белән хатын мунчага киләләр. Әмма мунчачы үз киресенә ката, икегезне бер номерга кертмим дип кәҗәләнә башлый.
- Ничек инде? - дип гаҗәп­ләнә ире. - Бу бит минем хатыным!
- Анысы минем өчен әһәмиятле түгел! - дип үҗәтләнүен дәвам итә мунчачы. - Сәбәбе башка. Бу хатын бүген инде дүртенче тапкыр номерга керә. Бераз чамасын белергә кирәк!

***

Машина сатып алган ир дусты белән шатлыгын уртак­лаша:
- Үз машинаң булгач рәхәт икән ул! Менә мин бүген иртән запас шиннарны ремонтка илттем, аннан гараж ишеген төзәттерергә оста алып килдем, аннан бензин салдырып кайттым... Үзең уйлап кара, әгәр машинам булмаса, мин болар-ны бер көндә эшләргә өлгерә алыр идеммени?

***

Әбисе оныгына әкият сөйли:
- Шаһзадә ул гүзәл кызны күргәч, кич буе күзен ала алмаган...
- Әбием, шаһзадәгә ул гүзәл кызның күзе нигә кирәк булган?

***

Доктор яшь хатын яткан палатага керә:
- Хәерле иртә, чишенегез.
- Мине инде сезнең коллегагыз карады һәм «сез яхшы формада» диде.
- Әйе, әйе, ул миңа да шулай дип әйтте.

* * *

Һәр ир кеше хатынының һәм хөкүмәтнең акчаны ничек тотуыннан канәгать түгел. Аерма шунда гына - ул хөкүмәтне эт итеп сүгүдән курыкмый.

* * *
- Нәрсә борыныңны салындырдың? Син әле яңа гына өйләндең түгелме соң?
- Өйләндем шул. Ләкин хатын белән сөйләшә торгач, безнең инде моңа кадәр өйләнгән булуыбыз ачыкланды.

* * *
Ирләр хатыннар турында ничек кенә начар уйламасыннар, ләкин алар турында уйлыйлар да уйлыйлар, уйлыйлар да уйлыйлар...

* * *
Алтын туйда журналист юбилярдан интервью ала:
- Ничек сез хатыныгыз белән шулкадәр ел яшәп бер тапкыр да ызгышмадыгыз?
- Без туйга кадәр үк килешеп куйдык: әгәр низаг чыгарга тора икән, мин шунда ук бәдрәфкә кереп китәм.
- Соң?
- Менә инде 50 ел бәдрәфтән чыккан юк.

* * *
Яшь ирнең иң бәхетле чоры - бала туган, ләкин әле әнисен һәм аны бала тудыру йортыннан чыгармаганнар.

* * *
Хатын-кызлар ирләрнең бөтенесе дә бер үк дип уйлыйлар һәм аларның бөтен көче шунда. Ирләр хатын-кызлар төрле була дип уйлыйлар һәм аларның иң йомшак ягы шул.

* * *
- Әни йогынтысыннан котылу өчен мин өйләндем. Хәзер әни йогынтысыннан тыш хатын, хатынның әнисе һәм хатынның әнисенең эте йогынтысын кичерергә туры килә!

* * *
Улы әнисенә:
- Әгәр әтинең күрше Сара апага нәрсәләр әйткәнен беләсең килсә, биш мең акча бир.
- Мә, тот. Я, нәрсәләр сөйләштеләр?
- Әти күрше апага: «Хәерле көн, Сара Сабировна!» - диде.

***

Бүлмәдә тәмле исләр тарала башладымы, димәк, табада инде бөтен ризык көеп беткән!
***
Автобус халык белән дыңгычлап тулды. Алгы ишек ачылгач, урамдагы бер хатын:
- Әллә буш урыннар юкмы?
Автобус шоферы:
- 25 буш урын бар, тик менә бу ахмаклар гына утырасы урынга, нишләптер, бер-берсенә сыланып басып торалар!!!
***
Тормыш вак-төяк күңелсезлекләрдән торганлыктан, зур күңелсезлекләргә әллә ни игътибар итмисең.

***
Хатыннар, әгәр сез ирегезнең акчалары күп булуын теләсәгез, аларны аннан алмагыз!

***
Түгәрәк даталар кешене аңа түгәрәкләнергә вакыт җитүе турында кисәтәләр.
***
Безнең күршедәге тракторчы айныган чакларында тракторын йөртә белми.

***
Нишләп үз-үзең белән шахмат уйнарга мөмкин, ә үз-үзең белән сөйләшә башласаң, диванага саныйлар.

***
Матур хатыннар аз булып, алар бөтен кешегә дә җитмәгәндә, ямьсез хатыннар булмый.

***
Иртәгә тагын сәгать 9.00га эшкә.
- Хәлегезне аңлыйм!
- Юк, аңламыйсыз.
- Ничек кенә аңлыйм әле!
- Сезнең бит хәтта эшегез дә юк!
- Кичә бар иде...

***
- Әти, мәсәл нәрсә ул?
- Мәсәл ул, улым, ике хайванның, әйтик, ишәк белән дуңгызның, нәкъ синең белән минем кебек сөйләшеп утыруы.

Төзелеш объектында инженер геодезия приборы урнаштыра. Таныш түгел нәмәрсәне күргәч, эшчеләр чатыр чабып эшли башлыйлар.
- Нәрсә булган боларга? - дип сорый гаҗәпкә калган инженер мастердан. - Сүгенү юк, тәмәке тартып утыру юк - мәш киләләр!
- Мин аларга кичке яңалык­лар программасы өчен телевизорга төшәсез дип әйттем.


***
- Бүген төнге икедә тревога була. Кайчан буласын мин сезгә хәбәр итәрмен.


***
- Минем кызым кияүгә чык­ты. Мескенкәем, шундый назлы, акыллы, сабыр - фәрештә инде менә. Ә ире бик тупас нәрсә икән.
- Кит аннан!
- Валлаһи! Мәнсез нәрсә һәм гөрбиян. Загста: «Бу кыз­ны хатынлыкка аласызмы?» - дип сорагач, бик тәкәббер генә: «Алам, бүгеннән бу минем хатын булыр!», - дип җавап бирде. Шундый тупас итеп, каты кычкырып әйтте, мескен, балакаемның куркудан корсагы төште!


***
Юл буенда төзекләндерү эшләре бара. Бер эшче чокыр казый, ә икенчесе аның артыннан чокырны күмеп килә.
Үтеп баручы:
- Нишләп алай эшлисез: берегез казый, икенчегез күмә?!
- Ул икенче түгел, ә өченче. Икенчебез агач утыртырга тиеш иде, әмма ул бүген эшкә чыкмады.


***
Ишеттеңме, Вәли уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән?
- Үлгәнме?
- Юк. Ул бит тәрәзәдән лоджиясенә егылган.

***
- Сара белән танышканнан бирле мин икенче кеше.
- Шулкадәр көчлемени хисләрең, Вәли?
- Т-с-с! Мин аңа чын исемемне әйтмәдем, ул мине бүтән кеше дип белә.


***
Халык хәерчелекнең чигенә чыкты... Шәһәрдә хәтта машина куяр урыннар да җитешми.


***
Үзегезне өегездәге кебек хис итегез - хәзер ишек төбенә табуретка китереп куям.

***

- Сания апа, минем әни чир­ләп китте, кура җиләге кайнатмасы кирәк иде.
- Савыт алып кердеңме, кая салыйм?
- Беркая да салырга кирәкми, банкасыннан гына ашыйм!

***
Сезнең хәлләрегез бик мөшкел, - ди врач пациентка. - Нәрсәдер кылырга кирәк. Беренчедән, хатыныгызга әйтегез, тәмлерәк һәм туклыклырак ризыклар пешерсен. Икенчедән, ат урынына эшләмәгез. Өченчедән, хатыныгыз акчаны уңга-сулга туздырмасын. Дүртенчедән, өегезгә кайткач, балаларыгызны өстегезгә атландырмагыз, сезгә ял кирәк. Әгәр тормышыгызда шушы үзгәрешләрне кертмәсәгез, бер айдан, артыкка суза алмаячаксыз.
- Доктор, сез боларның барысын да минем хатынга үзегез ипләп кенә аңлата ал- массыз микән, рәсми сөйләшү үтемлерәк тәэсир итәр иде.
Ир кеше өенә кайтып керүгә, аны, күз яшьләрен агызып, хатыны каршы ала:
- Мескенем, мин әле генә врач белән телефоннан сөйләштем, синең 30 көн гомерең калган!

***
- Исәнмесез, сез юристмы?
- Әйе.
- Консультация өчен сез күпме аласыз?
- 3 сорауга 300 доллар. Өченче соравыгыз нинди?

***
«Тавышы да әшәке, ите дә каеш кебек...» - дип мыгырданды пешекче тавис ашын болгатканда.

***
- Алло, исәнмесез, «Кү­ңел» радиосымы?
- Әйе, «Күңел» радиосы, тыңлыйбыз сезне!
- Мин кичә кошелёк таптым. Анда 10 мең доллар акча һәм Ирек Сафин исеменә пас­порт иде. Зинһар, Ирек өчен «Их, күңел ачабыз» дигән җыр­ны тапшырсагыз иде.

***
- Ачыгыз, полиция!
- Өйдә беркем дә юк!
- Ә кем сөйләшә?
- Сезгә кемдер сөйләшкән кебек тоелган гына.
- Ә нигә ут яна?
- Хәзер сүндерәм.

***
- Кичә күз табибында булдым.
- Эһе, нәрсә диде?
- Алфавитны өйрәнергә куш­ты.

***

- Иптәш фотограф, минем кызымның бер күзе бераз кылыйрак инде.
- Ретушлап җибәрербез.
- Колаклары әрекмән яф­рагы шикелле.
- «Кисеп» атарбыз.
- Алда берничә теше юк.
- Ясап куярбыз. Сер булмаса, сез аны нигә фотога төшерәсез?
- Сез, фотографлар, сәер дә инде - паспортсыз аны кем кияүгә алсын!

***
Кешеләр турында яхшы уйламагыз, алар барыбер моны бәяләмәячәк.

***
Экспертлар исәпләп чыгарганча, әгәр рубль шундый ук тизлек белән арзанаюын дәвам итсә, ел ахырына бер доллар 138554сум 56 тиен торачак!

***
Хатын-кыз - сәер җан иясе. Аның туган көне бар, ә туган елы юк.

***
Кешеләр ике төргә бүленә. Берәүләр дөньяны тәгәрәтә, икенчеләр: «Кая тәгәри бу дөнья?» - дип кычкырып, янәшәдән йөгереп баралар.

***
Сине һәрвакыт дөрес аңлауларын теләсәң, берни дә сөйләмә!

***
Психотерапевт киңәше:
- Өйдә тынычлык бозылмасын өчен, сабырлык, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм, ким дигәндә, ике телевизор кирәк.

***
Профессор кан әйләнеше турында лекция укый. Аннан студентларга сорау бирә:
- Әгәр мин озак кына кулларымда йөрсәм, башка кан сава һәм битем кызарып чыга. Ә аякларымда басып торганда андый хәл күзәтелми. Бу нишләп шулай?
Бер студент:
- Мөгаен, сезнең аякларыгыз буш түгелдер.

***
Табиб:
- Сезнең чирегез бик катлаулы, мин әлегә нәрсә дип әйтергә дә белмим.
- Нишләргә соң, доктор?
- Җае чыкмый калмас. Баш­­та бер аягыгызны кисеп ташлап карыйк әле.
***
Наркоман кибеткә килеп керә.
- Мәгез бу «глазок»ны, ул ватык булып чыкты: ишеккә куеп караган идем, бернәрсә дә күрсәтмәде.
- Аны куйганда, ишегегезгә тишек ясадыгызмы соң?
- Тишек ясагач, пычагымамы ул миңа? Тишек аркылы мин болай да күрәм!

***

Судья ире белән аеруларын таләп итүче хатынга сорау бирә:
- Сәбәбегез нинди?
- Ул мин аңа дип пешергән әйберләрне үземнән ашаттыра.
***

Ниндидер хатын Хрущевның өенә шалтырата. Трубканы Никита Сергеевичның хатыны ала.
- Сез кем?
- Мин аның классташы.
- Классташы? Классташы түгел син, ә фахишә! Никита беркайчан да, беркайда да укымады.

***
Егет белән кыз сөйләшеп баралар. Кыз:
- Әни миңа син нәрсә генә сорасаң да «юк» дип җавап бирергә кушты.
- Ярар, әйдә тикшереп карыйбыз.
Әгәр мин сине кочаклап үпсәм, син каршы киләчәксеңме?
- Юк.
Егет кызны суырып үбә.
- Әгәр мин сине йомшак җиреңнән кыскаласам, син каршылык күрсәтәчәксеңме?
- Юк.
- Һм-м... Әгәр син әниең сүзеннән чыкмасаң, безнең бик тирәнгә кереп китүебез мөмкин бит, бәгырькәем.

***
Хатыны ире янында машинада утыра.
- Газга бас. Ашыкма. Узып кит. Чапма. Тынычрак! Кара, нинди машина!
Кинәт нәрсәгәдер дөмбердәп килеп бәрелгән тавыш чыга, аннан тынлык урнаша.
Хатыны:
- Әйттем мин сиңа! Бар, нәрсә җимердең икән, чыгып кара!

***
Ике пенсионер очраша:
- Ничек хәлләр?
- Рестораннан чыккан юк!
- Мирас алдыңмыни?
- Швейцар булып эшлим!

***
Шкафка үзе шкаф кадәр булган сөяркә генә кереп качмый.

***
- Син нәрсә, нудистмыни?
- Каян белдең?
- Соң бит көне буе әдебеңне төймәләмичә йөрисең!

***
«Укырга, укырга, укырга!» дигән гыйбарә бер имтиханны бирергә өч мәртәбә килүне аңлата.

***
Нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәндә нәрсә эшләргә?

***

Кечкенә Вәли әнисенә:
- Әни, сез мине кибеттән сатып алдыгызмы?
- Әйе, балам.
- Килосын ничә сумнан?
***
Ресторанда официант:
- Хөрмәтлем, башыгызны күтәреп торыгыз әле, мин сезнең салатыгызны алыштырам.
***
Файдалы киңәш. Әгәр кан дошманнарыгызны арттырырга теләсәгез, дусларыгыз белән уртак эш башлап җибәрегез.
***
Укытучы - Вәлигә:
- Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!
- Агармаячак.
- Нишләп?
- Чөнки аның башы пеләш.
***
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
- Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
- Кем?
- Укытучы.
- Каян белдең?
-Утырыр алдыннан ул урын­дыкны бик җентекләп өйрәнде.
***
- Фатирыгыз әйбәтлеккә әйбәт, ләкин бераз кысанрак икән.
- Туктагыз, әле без лифттан чыкмадык бит.
***
Юл инспекторы руль артында эт утырган машинаны туктата.
- Сез нәрсә, әллә акылыгыздан яздыгызмы! - дип кычкыра ул эт янәшәсендәге иргә. - Этегезне руль артына утыртырга сезнең хакыгыз юк.
- Нигә миңа бәйләнәсез әле! Бу минем эт түгел, минем машина да түгел. Мин аны кул күтәреп туктаткан идем.
***
- Син балдагыңны дөрес бармагыңа кимәгәнсең.
- Булмагае. Минем хатын да дөрес хатын булып чыкмады.
***
Социологик тикшерүләр­дән күренгәнчә, керпе өстенә утырган кеше үзенең арты турында гына уйлый. Керпегә нәрсә булды икән дигән уй беркемнең дә башына кереп чыкмый.
***
Илдәге ситуация шундый кызык булып китте ки, хәтта Мавзолейдагы Ленин да күзен ачып җибәрде.
***
Ике дус сөйләшә:
- Безнең суыткычта кемдер яши ахрысы.
- Ник алай дисең?
- Чөнки хатын аңа көн саен азык-төлек ташый.

***


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: