Яшел Үзән

КФУ филиалы ябылырга мөмкин

Студентларны һәм аларның әти-әни­ләрен күп айлар дәвамында бимазалап торган хәбәр - Казан (Идел буе) федераль университетының Яшел Үзән филиалын ябу турындагы имеш-мимешләр дөрес­леккә туры килергә мөмкин. Моннан 19 ел элек ачылган филиалны ябу турында рәсми карар әлегә юк, әмма беренче курска студентлар кабул итүләре бик шикле. Филиалны ябарга те­ләү­нең төп...

Студентларны һәм аларның әти-әни­ләрен күп айлар дәвамында бимазалап торган хәбәр - Казан (Идел буе) федераль университетының Яшел Үзән филиалын ябу турындагы имеш-мимешләр дөрес­леккә туры килергә мөмкин. Моннан 19 ел элек ачылган филиалны ябу турында рәсми карар әлегә юк, әмма беренче курска студентлар кабул итүләре бик шикле.
Филиалны ябарга те­ләү­нең төп сәбәбе - КФУның дөньядагы төп университетлар рейтингының «алтын йөзлеге»нә дәгъва кылучы федераль вузлар исемлегенә керү. Бу максатка федераль үзәкнең 15 университетка өч ел дәвамында 35 миллиард сум акча бирүен дә әйтергә кирәк. Тик акча белән генә эш бетми, вузларга таләп­ләр дә арта.
Әлеге программада катнашучы университетларга кечкенә һәм нәтиҗәле эшләмәүче филиалларны студентлар җитмәү аркасында ябу отышлы булыр иде дигән фикердә торучылар бар. «Шәһәр зур түгел, шуңа күрә соңгы елларда группаларда студентлар саны аз, - дип белдерә бу уңайдан филиал директоры Рамил Шәймөхәммәтов. - Бу тенденция берничә ел саклана». Бүгенге көндә филиалда 277 кеше укый, шуларның 120се - түләүле нигездә. Тагын 50 студент укуны эш белән бәйләп алып бара. Филиалны тәмамлаучыларның күпчелеге шәһәрдә эшли, ә Казанда белем алучылар районга эшкә кайтыр микән?
Студентларны урамга чыгарып ташламаслар, әлбәттә. Бюджетта укучылар төп вузга - бюджет төркемнәренә, ә акча түләп белем алучылар килешү буенча шулай ук шуңа ярашлы группаларга күчерелергә тиеш. Укытучылар да эшсез калмас, алар гамәлдәге контракт нигезендә шундый ук вазифага эшкә чыга ала.
Нигездә, гади халык - акча кереме зур булмаган эшче һәм крестьян балалары укый торган филиалны, ничек кенә теләсә дә, район да саклап кала алмый - акчасы юк. Гамәлдәге Бюджет кодексы нигезендә район федераль филиалдагы эшкә акча түли алмый.
Университет өчен дә филиал рентабельле түгел: икътисади мәгънәдә дә, белгечләр әзерләү күзлегеннән фикер йөрткәндә дә. Шуңа күрә студентларны үзләренең белгечлеге буенча университетның баш институтларына күчерү кулай булачак.
Совет чорында «университет филиалы» дигән төшенчә юк иде хәтта. Филиаллар да булмаган, димәк. Кайбер белгечләр әйтүенчә, филиалда университет дәрәҗәсендәге белем алу мөмкин дә түгел, чөнки галимнәре дә аз, материаль-техник базасы да сай.
Район башлыгы Александр Тыгин белдергәнчә, филиалны япкан очракта, студентларны һәм аларның укытучыларын төп вузга бернинди мәшәкатьсез генә күчерсәләр, проблема булмаска мөмкин.
Филиал ябылса, Сәйдәшев урамындагы бина шәһәр карамагына бирелә һәм анда эшче белгечлекләренә өйрәтү үзәге ачылачак (элек тә анда штукатур-маляр, балта остасы, электрик кебек һөнәрләргә өйрәтү курс­лары эшли иде). 16нчы мәктәпне дә филиал бинасына күчерү уе бар, ә аның бинасында 240 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылырга мөмкин.
Интернет чыганаклардан файдаланып,
Әлифел Таразова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: