Яшел Үзән

Салават Фәтхетдинов Казанда унике катлы мәдәни-күңел ачу үзәге төзи

Күпләрнең яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанның Һади Такташ урамында, ягъни нәкъ уртасында мәдәни-күңел ачу үзәге төзи, дип хәбәр итә "РБК Татарстан" . Үзенең паркингы булган 12 катлы күңел ачу үзәге проектын мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан шәһәре үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия яклап чыккан. ""Тышкы кыяфәте ничек булыр, анысы...

Күпләрнең яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанның Һади Такташ урамында, ягъни нәкъ уртасында мәдәни-күңел ачу үзәге төзи, дип хәбәр итә "РБК Татарстан" .

Үзенең паркингы булган 12 катлы күңел ачу үзәге проектын мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан шәһәре үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия яклап чыккан.

""Тышкы кыяфәте ничек булыр, анысы әлегә билгеле түгел. Проектлау процессы бара, проект авторы әле эзләнә ",- дип хәбәр итә ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Глебова. Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдергәнчә, үзәкнең исеме "Салават" мәдәни-күңел ачу үзәге" дип аталачак. Якында гына урнашкан Сувар Плаза бинасыннан күпкә аерылып торачак, имеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: