Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшел Үзәннең театраль үткәне

«Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә», - дип, иллә дә дөрес әйткән Тукаебыз. Ничек инде күренекле драматургларыбызның спектакльләрендә тормыштан алынган, гыйбрәт, үрнәк булырдай төрле тискәре, уңай геройларны уйнаган, көн саен репетициягә йөргән, роленең сүзләрен ятларга вакыт тапкан, дус, тату, бердәм коллективта фикердәшләр, дуслар тапкан, алар белән...

«Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә», - дип, иллә дә дөрес әйткән Тукаебыз.
Ничек инде күренекле драматургларыбызның спектакльләрендә тормыштан алынган, гыйбрәт, үрнәк булырдай төрле тискәре, уңай геройларны уйнаган, көн саен репетициягә йөргән, роленең сүзләрен ятларга вакыт тапкан, дус, тату, бердәм коллективта фикердәшләр, дуслар тапкан, алар белән сәхнәдә уйнаган кеше кыек юлда йөрсен. Аның аңа теләге дә, вакыты да юк.
Халыкара театр көне җиткәндә, районыбызда эшләп килгән драма, халык театрлары коллективлары исемә килеп төште. Элеккеге елларда театр коллективларының бәйгеләрен оештырып йөрүдә катнашканга күрә, алар куйган спектакльләр, андагы геройлар, аларны уйнау­чы үзешчән артистлар күз алдына килеп басты.
Норлат мәдәният йорты каршында оештырылган драма коллективы 1956 елда, әле ул вакытта район үзәге булып саналганда, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәрен уйнап, «Халык театры» исеменә лаек була. Ул еллардан бирле халык театрында бик күп спектакльләр уйналган, режиссерлар алышынган, әмма театр яши.
1968 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, эшкә Норлат мәдәният йортына кайт­кан Миләүшә Шәмсетдинова үзенең эшен «Ялкын» спектаклен куюдан башлый. Соңрак Юныс Әминевның «Уяну» спектаклен куялар. Спектакльдә 22 кеше катнаша. 3се - хатын-кыз, 19ы - ирләр роле. Гаҗәп, рольләрнең барсына да уйнаучылар табыла. Дөрес, бер үк артист ике роль дә башкара. Равил абый Гафиятуллин, Билал абый Кашапов, Кәрим абый Ногманов, Сабир абый Кашапов, Әкмәл абый Сәйфетдинов, Зәйтүнә апа Шәрәфиева үзенең рольләрен искиткеч оста итеп башкаралар. Боларның, Равил абыйдан башкалары, барысы да бакыйлык­ка күчте инде. Урыннары - җәннәттә, рухлары шат булсын.

Үзләренең тормышын театрдан башка күз алдына да китермәделәр
Мин Кәрим, Билал, Әкмәл абыйларны хәтерлим әле. Алар тормышта да артистлар иде. Җор телле, тапкыр сүзле, уен-көлкеле, төртмәле сүзләр белән сөйләшергә яраталар, берсенә-берсе такмаклар чыгаралар иде. Кыскасы, гади һөнәр кешеләре булса да, үзләрен чын иҗатчылар итеп таныттылар. Үзләренең тормыш­ларын театрсыз, җыр-биюсез, гармунсыз, сәхнәдән башка күз алдына да китермәүчеләр.
Әнгам Атнабаевның революция чорын чагылдырган «Шоңкар» спектаклен сәхнәләштерергә Миләүшә апага мәдәният йортында кочегар булып эшләүче Шамил абый Хәлиуллин булыша, ягъни режиссер ассистенты була, безнеңчә әйтсәк. Моны ни өчен язам, тагын да гади генә һөнәр иясенең театрга карашын, мөнәсәбәтен әйтеп үтәсем килде.
Коллектив, Аяз Гыйләҗевның «Шомырт чәчәк атканда» спектакле белән республика күләмендәге конкурста катнашып, I урынны яулый. Әниле-уллы Зәйтүнә һәм Рөстәм Шәрәфиевләрнең, Розалия Ибраһимова (ул чакта Гыймадиева), Рәшит Сәгъдиев, Роза Әкраметдиноваларның уйнавы югары бәяләнә. Жюрида Гөлсем Исәнгулова, Ирек Баһманов, Һидият Солтанов кебек күренекле артистлар була. Коллективны телевидениегә төшәргә чакыралар, әмма финанс мөмкинлекләре булмау, транспорт мәсьәләсендә килеп чыккан каршылыклар аркасында, телевидениегә бара алмыйлар.
Соңрак драма коллективын Билал абыйның улы Илгиз Кашапов җитәкләде. Ул җитәкләгән коллектив төрле фестиваль, конкурсларда район исеменнән катнашып, дипломнар, Мактау грамоталары яулады.
Норлат драма театрында уйнап үскән егетләребез - Миләүшә апаның улы Раил Мөхетдинов, Фернат Насыйбуллиннар, мәдәният һәм сәнгать академиясен бетереп, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда уйныйлар, Казан мәктәпләрендә театр коллективларын җитәклиләр.

Коллектив әле дә иҗатта
Мулла Иле драма коллективына 1933-34 елларда нигез салына. Мулла Иле авылына, читтән укытырга килгән Хәлимә һәм Сәет Индиковлар «Галиябану» спектаклен сәхнәләштерәләр. Галиябану белән Хәлилне ирле-хатынлы Рокыя һәм Габдрахман Фазлыевлар уйный. Укытучы булып эшләгән 95 яшьлек Вәгыйзә әби сөйләве буенча, сугыш елларында Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар», Риза Ишморатның «Кайту», «Гөлзадә», Мирсәй Әмирнең «Ядәч», «Ил чигендә» спектакльләре уйнала. Соңрак сәхнәгә Шәриф Хөсәеннең «Зөбәйдә - адәм баласы», Юныс Әминевның «Өти балак», «Язылмаган законнар», Гамир Насрыйның «Яшел эшләпә», Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», Әнгам Атнабаевның «Шоңкар» спектакльләре куела.
Төп рольләрдә ирле-хатынлы Роза һәм Равил Сәйфетдиновлар, Сания һәм Роберт Фазлыевлар, Фәрит Вәлиевләр уйный. Режиссеры Гөлсинә Сабирова иде.
90нчы еллар башында спектакльләрне сәхнәгә Гөлинә Канакова куя башлады. Гөлинә хәзер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның режиссерлыгында Фоат Садриевның «Әхти, егетләр», Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы», Сәет Шәкуровның «Сине ташлап китә алмыйм» спектакльләре куела. Төп рольләрдә ирле-хатынлы Фәридә һәм Рәдиф Нуруллиннар, Зөләйха Сафина уйный.
Соңгы елларда коллектив репертуарында Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Данил Салиховның «Кызлар капкыны» әсәрләре урын алды. Күргәнегезчә, коллективның репертуары бай, спектакльләр төрле жанрда: комедия, драма, мелодрама. Аларның барысы да диярлек профессиональ театрда уйнала.
Никадәр батырлык, тәвәккәллек, кыюлык, вакыт, көч сорала бу спектакльләрне сәхнәләштерү өчен. Коллектив әле дә иҗатта, яңа планнар, матур хыяллар белән янып яши.

Олы Карагуҗа - чын артистлар авылы ул
Олы Карагуҗа драма коллективы шул кечкенә генә клубта, рәхәтләнеп, тиешле декорацияләр куеп, җәелеп, иркенләп уйнарга мөмкинлеге дә булмаган сәхнәдә курыкмыйча зур-зур спектакльләр куйды. Юныс Әминевның «Тамырлар, язылмаган законнар», «Өти балак», Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт», Әзһәр Мирзаһитовның «Куендагы елан», Роберт Батулланың «Кичер мине, әнкәй», Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Хәбибкә үз хатынын димлиләр» һ.б. Төп рольләрдә Әлфинур Хөснетдинова, Мәдинә Зиннәтуллина, Әсгать Сафиуллин, Разыйм Хәбибуллин (мәрхүм), ирле-хатынлы Дания һәм Илшат Камалиевлар, Фатыйх Җәләлиев (мәрхүм), Илгиз Зәйнуллин, Әмин Җамалиев, Гарәфетдин Сәлахов, Ленар Гайнуллиннар уйный.
Карагуҗалар комедия уйнарга ярата, комедия карарга ярата. Карагуҗа егетләре булган җирдә, һичшиксез, бер әкәмәт килеп чыга, мини-спектакль уйнала. Комедия уйнарга яратуларының сәбәбе: андагы персонажлар, уйнала торган эпизодларның күбесе алар авылы тормышыннан, алар үзләрен уйный. Хәтеремдә, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә дүрт кияүнең берсе - Шәкүрне уйнаучы Илгиз Зәйнуллин Туфан абый сүзләре урынына үз сүзләрен генә кулланып уйнап чыкты. Аны халык сизмәде дә. Шулай тиеш дип кабул итте. Чөнки спектакльдәге егетләр - Карагуҗа егетләре кебек: тапкыр, чая, һавалы, бераз мактанчыграк та, текәлек тә бар. Өч егет бергә җыелса, шунда тамаша.
Беренче тапкыр Туфан Миңнуллинның «Әлепле артистлары»н карагач, Карагуҗа театр коллективын җитәкләгән Дания Җиһаншина: «Сәрия апа, үләм, без бит бу. Безне уйныйлар бит», - диде. Хәзерге көндә коллектив шушы спектакльне куярга әзерләнә. Үзем дә, шушы комедияне ничә карасам да, карап туя алыйм: «Безнең үзешчәннәрне уйныйлар бит», - дип, чын күңелемнән, күз алдыма үзем белгән, уйнауларын күргән артистларыбызны китереп, рәхәтләнеп көләм.

Әсәрне сайлыйсы да тырышлык сорый
Безнең Олы Шырдан авылында да драма коллективы эшләп килә. Яңа гына игълан ителгән «Аулак өй» конкурсы кысасында «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерде шыр­данлылар. Бик оста, бердәм әзерлекле, чын артистларга биргесез чыгыш ясадылар. Күренеп тора: режиссер, мәдәният йорты директоры Наҗия Хәсәнова артистларны сәхнәгә озак, тырышып хәзерләгән. Декорация дә, сәхнә, музыкаль бизәлеш тә зәвык белән, отышлы итеп уйланып эшләнгән. Сафуат апаның сандыгы да, Әминә апаның кабасы, Мәрзия апаның гөбесе, Минсафа әбинең үзе суккан паласлары - барысы да чын элеккеге татар авылы өен чагылдыра. Гомумән, Наҗия - искиткеч фантазиягә бай, бик сәләтле, үткен, булдыклы мәдәният хезмәткәре. Кечкенә генә сәхнә әсәрен дә чын сәнгать дәрәҗәсенә җитәрлек итеп куя белә. Кызы Алия дә тәпи йөри башлаганнан бирле сәхнәдә. «Аулак өй» күренешендә дә өч бала әнисе Ризәлә Галиуллина, аның сеңлесе ике бала әнисе Резедә Әбделмәнова, өч бала әнисе Мөслимә Каюмова, дәү әни Сания Вильданова, Ризәлә, Резедә, Мөслимәнең балалары - Ләйлә, Камил, Азат, Рәнис, Илнара Гафиятуллиналар уйнады. Музыкаль бизәлеш сәнгать җитәкчесе Марат Шәрәфетдиновныкы.
Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
(Ахыры киләсе санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев