Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Үзебезнекеләрне белик!

Олы Ачасыр авылы дигән исем аның олы, зур булуын күрсәтеп тора. Бу авыл Яшел Үзән районында гына түгел, ә Татарстанда да иң зур авылларның берсе. «Иде» дип үткән заман белән язмыйм, заманына карап ул бүген дә чагыштырмача зур авыл, мәгърифәтле авыл. Мәгърифәтлелек элек-электән килә бу якларда. Шулай булмаса, XIX гасырның...


Олы Ачасыр авылы дигән исем аның олы, зур булуын күрсәтеп тора. Бу авыл Яшел Үзән районында гына түгел, ә Татарстанда да иң зур авылларның берсе. «Иде» дип үткән заман белән язмыйм, заманына карап ул бүген дә чагыштырмача зур авыл, мәгърифәтле авыл. Мәгърифәтлелек элек-электән килә бу якларда. Шулай булмаса, XIX гасырның мәгърифәтчесе, галиме, тел белгече Каюм Насыйри кебек тирән белемле, киң карашлы шәхес үсеп чыгар идеме икән бу яктан.
Максатым - Олы Ачасыр авылының тарихын язу түгел. Үзем дә шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаган укучы буларак, гомер-гомергә урта мәктәпнең мәгърифәт нуры чәчеп торучы белем учагы булуына сокланудан кулыма каләм алдым. Әйе, әле совет чоры вакытыннан ук бу мәктәп республика олимпиадаларында катнашып, математика, физика, рус теле һәм башка фәннәр буенча беренче һәм алдынгы урыннарны алып килде. Бу биредә иҗат итүче тирән белемле, мөгаллимлек эшенә башы-аягы белән чумган галим-укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе. Бүген дә ул, тарих җилләренә бирешмичә, иң көчле урта мәктәпләрнең берсе булып яши бирә. Президент премиясенә лаек булу - моның бер мисалы.
Узган ел Олы Ачасыр урта мәктәбендә элек эшләп чыккан ветеран укытучыларны җыеп олылау кичәсе үткәрделәр. Трибунада утыручы ветеран укытучыларның күбесе - мактаулы исемлеләр, Россия, Татарстан мәгариф отличниклары, шушы мәктәпне тәмамлаган һәр укучының яраткан «абый-апалары». Аларның киенүләреннән дә, сөйләшүләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан да затлылык, зыялылык бөркелеп тора. Алар тәрбияләп, укытып чыгарган укучылар бүген илебезнең төрле якларында мактаулы кешеләр булып яшиләр. Шуларның берсе - Әнәс Әхтәм улы Локманов. Ул 1990 елда Олы Ачасыр урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамласа, 1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлеген кызыл дипломга бетергән якташыбыз. Мин аның белән Әтнә районына гастрольгә баргач таныштым. 1996 елларда Әтнәдә кунакханә юк иде. Артистларны Әтнә Тукай совхоз-техникумы тулай торагына урнаштырдылар. Яшьләр техникумның спорт залына атнага берничә тапкыр җыелып, кичен татарча көрәш серләренә өйрәнәләр иде. Бу техникумның директоры Әнәс Әхтәмович спортка аеруча зур игътибар бирде. Бер үк вакытта ул совхоз директоры вазыйфасын да башкара иде. Якташыбызны 1995 елда, педагогика институтын тәмамлагач, Әтнә районының Комыргуҗа авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр, һәм ул бер үк вакытта Әтнә районы хакимиятенең яшьләр бүлеге мөдире булып та эшли. Бу вакытта Комыргуҗа авылында яңа урта мәктәп салыну - Әнәс Әхтәмович Локмановның хезмәт җимеше.
1998 елда аны Балык Бистәсе районына хакимият башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп эшкә чакыралар. 2001 елда шул ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Якташым белән, аның туен тамада буларак алып барганнан соң, берничә ел узгач, тагын очраштык. Инде алар Ләйсән ханым белән бер егет, бер кыз үстерәләр икән. Ләйсән ханым бухгалтер булып эшли. Гаиләләрен дә үрнәк итеп төзи алган алар.
2006 елда Әнәс Әхтәмовичны «Татарский» дип аталган федераль дәүләт агрохимия үзәге директоры итеп билгелиләр. Казан шәһәренең бик матур табигать кочагына урнашкан бу үзәкнең төзеклеген, чисталыгын күргәч үк җитәкченең таләпчән булуын сизеп аласың. Хезмәткәрләр белән хәл итәсе мәсьәләләрне үзара хөрмәт рухында чишүләрен карап тору да якташыма хөрмәт уята. Авыл хуҗалыгы оешмаларына хезмәт күрсәтүче бу үзәкнең эше күпкырлы: туфракның сыйфатын тикшереп, нинди һәм күпме агрохимикатлар кертүне хәл итеп юллама бирә. Азык анализларыннан чыгып, хуҗалыклар өчен терлекләрне ашату рационын төзи. Анда авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын билгелиләр. Монда токсикология, радиология, әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге бар. Димәк, иренмәгән кешегә монда фән белән дә шөгыльләнергә мөмкинчелек бар, дигән сүз. Даими спорт белән шөгыльләнүче тырыш, дөрес яшәү рәвеше алган Әнәс Әхтәм улы, директор вазыйфасын алып бару белән бергә, фәнгә кереп киткән яшь галим дә әле. 2011 елда ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының диссертация советы карары белән биология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә ирешә. Диссертацияне бик уңышлы яклый. Якташлар исеменнән котлыйбыз Сезне, Әнәс Әхтәмович! Аның кабинетында ике өстәл. Берсе эш, икенчесе фәнни өстәл. Фән өстәле өстендә калын-калын китаплар, компьютер һәм сызып-язып куелган кәгазьләр. Яшь галим яңа фәнни хезмәт өстендә эшли икән. Хыялы - фәннәр докторы булу. Хыялыгыз тормышка ашсын. 2010 һәм 2011 елгы хезмәт күрсәткечләре өчен шәхсән Әнәс Әхтәмович Локмановның Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булуы яшь галимнең хыялларына туры юлны күрсәтә.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди халык. Спорт аның тормышының аерылгысыз бер өлеше. Әле студент елларында ук ул «Казаньхимстрой» трестының спорт залына йөри. Биш ел буе аның остазы Татарстанның атказанган тренеры Гайнетдин Мөхәммәдиев була. Спортка мәхәббәт тәрбияләгән тренерга Әнәс Әхтәмович бик рәхмәтле. Әтнәгә эшкә килгәч 1996-1998 еллардагы Әтнә сабантуйларында үз үлчәве буенча ел саен беренче булып кала. Балык Бистәсенә күчкәч, андагы сабантуйларда да ел саен үз үлчәвендә бил бирми. Казан беренчелегендә, Казанның Киров районы сабантуенда, 1997 елда Зәйдә Муса Җәлил турнирына багышланган көрәштә алдынгы урыннарны яулый. 1995 елда Мәскәү районы һәм Яшел Үзән шәһәре сабантуйларында үз үлчәвендә - I, абсолют көрәштә II урын ала.
Әйе, спорт белән шөгыльләнгән кеше рухи яктан да, физик яктан да көчле була. Спорт кешеләрне берләштерә, дуслаштыра. Әле мин Әнәс Әхтәмович кабинетында утырганда, безнең әңгәмәне бүлеп, телефон шалтырады. Үзе эшләп киткән Балык Бистәсеннән шалтыраталар икән. Кайда гына эшләсә дә, аны эзләп табалар, киңәш сорыйлар. Ә ярдәм сорап, гозер белән килүчеләргә ул кулдан килгәнне эшләргә тырыша. Кешелеклелек сыйфатлары әнисе Фәүзия ханымнан, әтисе Әхтәм абыйдан күчкән аңа. «Яшел Үзән» газетасына языйм әле сезнең хакта, дип, узган ел Мәскәүдән «фәннәр кандидаты» дипломы кайткач ук әйткән идем инде. Мактану була бит бу, дип, язарга ризалык бирмәде. Юк, мактану түгел, газета укучыларны Олы Ачасыр урта мәктәбеннән чыккан тагын бер күренекле якташыбыз белән таныштыру булыр бу язмам, дидем. «Спорт җене» кагылган Әнәс Әхтәмович озатканда үзенең тагын бер киңәшен бирде: «Безнең районда элек-электән татарча көрәш югары дәрәҗәдә булды. Тау Иле авылы батырлары, Карагуҗа егетләре, тарихи шәхесебез булган Түбән Урысбага авылы пәһлеваны «Чәкән» турында һәм районыбызның башка бик күп спортчылары турында китап язсаң иде син. Яшьләребезгә үрнәк булырлык, татарча көрәш батырларының уңышларын, тормышларын чагылдырган, тарихка кереп калырлык китап көтеп калам мин синнән. Алын әле бу эшкә, булдырырсың, дип уйлыйм», - диде. Шәп фикер. Уйлап карарга була...
Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев