Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Яшел Үзәндә Тукайның өч сукмагы

Кем ул Ногман Габдрахманов? Яшел Үзән районында Габдулла Тукайның эзләре калганын галимнәр раслап торсалар да, халык бу хакта аз белә. Бөтенләй белми, дисәк тә, дөрес булыр, чөнки аңлату, сөйләшү җитми. Ногман бай Габдрахманов кем ул? Габдулла Тукай белән нинди бәйләнеше бар? Монда Яшел Үзәннең ни катнашы бар соң? Бар икән...

Кем ул Ногман Габдрахманов?

Яшел Үзән районында Габдулла Тукайның эзләре калганын галимнәр раслап торсалар да, халык бу хакта аз белә. Бөтенләй белми, дисәк тә, дөрес булыр, чөнки аңлату, сөйләшү җитми.

Ногман бай Габдрахманов кем ул? Габдулла Тукай белән нинди бәйләнеше бар? Монда Яшел Үзәннең ни катнашы бар соң? Бар икән шул!

Әтнә районы Түбән Көек авылына Яшел Үзән районы Ачасыр авылыннан Ногман тимерче булып килгән дә, биредә төпләнеп калган. Беренче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсенә җитеп, үз хисабыннан 10 мәчет, 5 мәдрәсә төзеткән. Инкыйлабка кадәр ул - Казанның капиталлары 10 мең сумнан арткан 56 татар бае арасына кергән, шул чорның атаклы баена әверелгән һәм, игелекле, күркәм эшләр эшләп, якты эз калдырган. Икенче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсафа Галикәев кызы Рабигага өйләнеп, аларның алты баласы туган. Казанда туган Ногман байның кызы Зәйнәп Олы Әтнә егете Әхмәтгәрәй Хәсәнигә кияүгә чыккан, ә Әхмәтгәрәй Казанда 1912-1918 елларда нәшер ителгән «Аң» журналының мөхәррире булса, хатыны Зәйнәп басманың сәркатибе булган. «Аң» журналында Габдулла Тукайның шигырьләре һәм башка язмалары еш басылганлыктан, Хәсәниләр гаиләсенең җан дустына әйләнгән.

Габдулла Тукайның иң яраткан апасы Бибисаҗидә турында да Яшел Үзән аз белә. Чөнки 2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көненә һәйкәл салдыру мәшәкате белән йөргәндә Бибисаҗидә апасының Бәчек авылында яшәгәнен аз белүләре ачыкланды. Габдулла Тукайның әнисенең башка анадан туган бертуган апасы Бибисаҗидә турында да белүебез кирәктер.

Бибисаҗидә турында

Бибисаҗидә Арча районы Өчиле авылында 1877 елда туа, 1893 елның 25 декабрендә Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Әхмәтсафага кияүгә бирәләр. Туйларын Арча районы Өчиле авылында уздыралар һәм апасының туена Кырлайдан Габдулла Тукайны да китертәләр. Җизнәсе белән апасында берничә көн кунакта да була. Туйдан соң Әхмәтсафаны мулла итеп куялар. Алар гомер буе Каенсар авылында яшиләр һәм җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Бибисаҗидәнең беренче ир малай туа, аңа Габделваһаб дип исем кушалар. Ул яшьтән үк Герман сугышына алынып, үз башыннан Гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышын да кичереп, сигез бала тәрбияләп үстерә һәм 1957 елда бакыйлыкка күчә.

Мәсрүрә, Арча районы Орнашбаш авылында яши. Мәсрүрә Зәбированың дүрт баласы була һәм бүгенге көндә дәвамчылары авылда яшиләр.

Бибисаҗидәнең өченче кызы (1903-1975) Өммеһания. Арча районы Түбән Көектә укытучы булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны Яшел Үзән районы Бәчек авылына укытучы итеп күчерәләр. Озак еллар анда мәктәп директоры хезмәтен башкара, авыл халкының абруен казана. Бу вакытларда дүртенче малае Солтанәхмәтнең сугышта үлү хәбәре әнисе Бибисаҗидәнең хәлен тагын да авырайта. Өммеһания сеңлесе Әкълимә белән әнисен үз куенына сыйдыра. Авыру әнисен тәрбияләп, аларны матди яктан яшәтү мәшәкатьләре Өммеһания җилкәсенә төшә. 1956 елда Бибисаҗидә, каты авырудан соң вафат булып, җиргә иңдерелә. Шушы авыр газапларны кичрү Өммеһаниянең дә сәламәтлеген какшата. Сеңлесе Әкълимә бик күп көчләр куеп тәрбия кылса да, 1975 елда Өммеһания гүр иясе була.

Дүртенче баласы Солтанәхмәт Каенсар авылында укытучы булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышына китә һәм әйләнеп кайта алмый. Каберенең Могилёвта булуын раслаган документлар барлыгы билгеле.

Бишенче кызы - Фатыймабикә Казан заводларының берсендә электромонтёр булып эшләгән. Мәсгуть исемле улы булган. Ул Владивостокта боц­ман булып хезмәт иткән.

Алтынчы кызы Нурдидә, Казан шәһәре фабрикаларының берсендә тегүче булып эшләп, пенсиягә чыкканнан соң, картлар йортында яши һәм авырып үлә.

Бибисаҗидәнең җиденче кызы Әкълимә турында мәгълүмат аз. Әнисен дә, апасын да Бәчек авылында җирләгәннән соң, кулында бер һөнәре һәм яшәү өчен бер тиен килере булмаган Әкълимә, олы абыйсының улына, дүрт кешелек гаилә өстенә бала караучы булып килеп сыена.

Кадерле хатлар

Габдулла Тукай Җаектан (Уральск) апасы Бибисаҗидәгә еш кына хатлар яза, хәлләре белән танышып тора. Габдулла Тукай 1902 елда Өчиледә яшәүче Бибисаҗидә апасына язган хатыннан өзек: «Хөрмәтле һәм кадерле тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җи­бәреп ирештердем. Шулай ук энебез Габделваһаб белән сеңлебез Бибимәсрүрәгә гадәттәгечә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне юлладым», дип язган хатларының күчермәсе Г.Ибра­һимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать инс­титуты мирасханәсендә саклана.

Клара Филиппова.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X