Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

СПОРТКА багышланган гомер

Чын фанат һәм оптимист булган кеше генә үз гомерен спортка багышлый ала. Алай гына да түгел, бу авыр хезмәтнең сикәлтәле юлларын узмагансың, киеренке ярышларда җиңү-җиңелү тәмен татымагансың икән, син спортның киләчәгенә лаеклы өлеш кертә алмыйсың. Яшел Үзәндә физкультура һәм спортны үстерүгә, ничә буын спортчы тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзеннән...

Чын фанат һәм оптимист булган кеше генә үз гомерен спортка багышлый ала. Алай гына да түгел, бу авыр хезмәтнең сикәлтәле юлларын узмагансың, киеренке ярышларда җиңү-җиңелү тәмен татымагансың икән, син спортның киләчәгенә лаеклы өлеш кертә алмыйсың. Яшел Үзәндә физкультура һәм спортны үстерүгә, ничә буын спортчы тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхесләр бар. Шуларның берсе - 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Марат Җамалиев.


Марат Әхмәтгәрәй улы, бу көннәрдә юбилеен билгеләп, гомер юлының бер өлешенә нәтиҗә ясый, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Юбилей, димәк, артка борылып карарга, киләчәккә планнар корырга була. Еллар алар аккан су кебек - үтә дә үтә. Вакытны туктатып булмаса да, һәр туган көннең кадерен белеп, иң мөһиме - файдалы итеп, яшәргә дә әле, яшәргә...
Марат Җамалиев үземе, гаиләсеме, җитәкләгән мәктәбеме, спорт үрләрен яулаучы спортчыларымы - һәммәсе белән горурланырлык, һәммәсе, нигездә, аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның тормыш дәфтәрен актарсаң да, һаман шул спортка әйләнеп кайтырга туры килә. Тумышы белән ул Яшел Үзән районының Татар Әҗәле авылыннан. Күп балалы гаиләдә үсеп, яшьтән үк эшләп-чыныгып, апа-сеңелләре турында кайгыртып үскән. Төп-төгәл дүрт малай һәм дүрт кыз булган алар бу тату гаиләдә. Мәктәпне тәмамлагач, Марат Җамалиев Яшел Үзәндә 25нче ГПТУда укый һәм Горький исемендәге заводка эшкә бара. Җиңел атлетика белән шөгыльләнә, чаңгы узышларында катнаша. Мәскәүдә армиядә хезмәт иткәндә дә аны тиз арада «Динамо» җәмгыятенә кертәләр. СССР Кораллы көчләре оештырган ярышларда катнашып, җиңүләр яулый. Армиядән кайткач та, ул спорт юнәлешен сайлый. 1970 елда чаңгы узышы ярышында Татарстан чемпионы була. Татарстан җыелма командасына кертелгәч, бөтен дәрәҗәдәге ярышларда катнаша. Әлбәттә инде, җиңү-җиңелүләр бергә үрелеп бара. Әмма һәр ярыш чыныктыра, осталык өсти. Алар белән бергә медальләр һәм исемнәр дә арта. Аны ул вакытта чәчәк аткан Чаллыга да чакырып карыйлар, «алтын таулар» вәгъдә итәләр. Әмма ул Яшел Үзәнне, туган-тумачаларын, райондашларын ташлап китә алмый. 1974 елда гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - ике кызы да туа. Үзе Горький исемендәге заводта тренер булып эшли. Белемен арттыру нияте белән Казанда пединститутка укырга кереп, физик тәрбия факультетын уңышлы тәмамлый. 1986 елда аны горком стройтрестның физкультурачылар коллективы советы рәисе итеп билгели. Ул вакытларны сагынып ул: «Хәзергеләр без эшләгәннең алтмыш процентын да эшләми», - дип юкка әйтми. 90нчы еллар ахырында, илдә башланган кризис нәтиҗәсендә, ничә еллар төзелгән система тиз арада таркала, спортка булган мөнәсәбәт үзгәрә. Тренерлар таралышып бетә. Шул тотрыксызлык чорында район хакимияте башлыгы Сергей Когогин Марат Җамалиевка шәһәрдә спортны үстерү, тренерларны туплау максатыннан, Чапаев урамындагы элеккеге стройтрестның спорт залында физкультура һәм спорт үзәге оештырырга тәкъдим итә. «Буш спорт залында эшли башладым. Хәтта утырырга урындык та юк иде», - дип искә ала ул елларны Марат Әхмәтгәрәевич. - Авыр вакыт, бөтен җирдә спорт заллары ябылды. Эшләргә кеше юк. Менә шулай спорт оешмаларын җимерергә бер ел вакыт җитте. Әкренләп спорт залын кеше күзе төшәрлек кыяфәткә керттек, ремонтладык, коллектив тупланды (хәзер аның кул астында 50ләп кеше эшли). Нәтиҗәдә үзәктә 13 ел эчендә 13 спорт мастеры, 2 Халыкара класстагы спорт мастеры, 40тан артык спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләнде. 2 спортчыбыз - Андрей Ларьков белән Анастасия Доценко Россиянең җыелма командасы составына керде». Боларга өстәп, Марат Җамалиевның 16 ел рәттән шәһәр Сабан туеның баш хөкемдары булуын, шәһәрдә бер генә чараның да алардан башка узмавын билгеләргә кирәк. Ә инде татар-башкорт милли көрәше хакында аерым язып була. Кайчандыр тирә-якны дан тоткан көрәшчеләре булган район тотрыксызлык елларында аны да югалткан. Сабан туе мәйданнарында көрәшерлек көрәшчеләр калмаган. Марат Җамалиев шушы бушлыкны каплау, Сабан туйларында көрәшерлек, дәрәҗәле ярышларда Яшел Үзән данын күтәрерлек, иң мөһиме - милләтебезне милләт итәрлек көчле яшьләр тәрбияләү максатыннан чыгып, спорт көрәшен белүче тренерларны үз янына туплый башлый, түгәрәкләр оештыра, хәтта район авылларында филиалларын ача. Әмма түгәрәк ачып кына эш бармый. Ярышларын уздырып, яшьләрне үстереп торырга кирәк. Тик ярыш уздырсаң, акча кыенлыгы килеп баса. Бу мәсьәләне хәл итү дә һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Башта иганәчеләрен табарга, дәрәҗәле итеп оештыра да белергә кирәк. Марат Әхмәтгәрәй улы кул кушырып утырмый, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр белән уртак тел табып, бу проблеманы да хәл итә. Иганәчеләр ярдәме белән ел әйләнәсендә ярышлар оештырып, аларны традициягә әйләндерә. «Яшел Үзән» газетасы призына да ярышлар дистә елдан артык аның инициативасы белән уздырылып килде. Алар әкренләп республика турниры дәрәҗәсенә җитеп, аларда башка район спортчылары да яратып катнаша башлады. Әкренләп райондагы яшьләр дә остарып, республика ярышларында призлы урыннар яулады. Максатка юнәлешле эш үз нәтиҗәсен күрсәтте. Аның һәр спорт чарасын онытылмаслык бәйрәмгә әйләндерә алуын, һәр вак-төякне энәсеннән алып җебенә кадәр алдан ук кайгыртып куя белүен, үзенең җиңел атлет булып та, милли көрәшне үстерүгә алынуын читтән килүчеләр дә, Казанда да югары бәялиләр. Башка районнардан килгән спортчылар да ярышларның оештырылу дәрәҗәсенә шаккатып китә. Кыскасы, ул тәртип ярата һәм башкалардан да шуны таләп итә. Дөрес, таләпчән җитәкчене тәнкыйтьләүчеләр дә табылмый калмый. Әмма спорт тәртипне ярата. Дисциплина булмаган җирдә, спортка урын калмый. Кайда эшләсә дә, кем белән аралашса да, Марат Әхмәтгәрәй улының барысы да тәртиптә. Әйткән икән - эшли, кирәк икән - эшләтә, кирәк икән - иң югары дәрәҗәдә оештыра белә. Шуңа күрә Сабан туе кебек зур бәйрәмнең спорт мәйданын аңа ышанып тапшыралар да бит. Тәртип аның гаиләсендә дә, бакчасында да өстенлек итә. Хәтта гомер буе бакчада казынган өлкән яшьтәге күршеләре дә түтәлләрне линейка белән үлчәп ясарга өйрәнгән хәзер. Тип-тигез түтәлләрдә кыяры, кишере, помидоры да ишелеп уңа. Ял көннәрендә ике кызы, ике кияве, 3 оныгы да шул күңелле бакчада кунакта булырга ярата. Мунча керергә, телеңне йотарлык шашлыгын пешерергә, аралашырга ял көннәрен көтеп тора алар да. «Ә яшелчәләргә суны оныгым белән сибәбез, - ди Марат Әхмәтгәрәй улы, яраткан дәү әти буларак. - Кыяр быел җыеп бетерә торган булмады, помидор уңды. Җәй көннәрендә таң белән эшкә барганчы бакчага барып кайтам. Табигать тынычландыра, рәхәтлек бирә. Бер чүп үләнен өзсәң дә, канәгатьләнү аласың». Аның бакчасында чүп үләне үскәнгә ышанып булмый анысы. Чүп үләненә урын юктыр аның гөлбакчасында.
Марат Җамалиевны мин үзем «Яшел Үзән» газетасы призына милли көрәш ярышлары уздырыла башланганнан бирле беләм. Без дә аны ел саен зур бәйрәм буларак көтеп ала идек. Ул аларны республика дәрәҗәсенә җиткереп үзе оештырды, үзе иганәчесен тапты, шул турнир тирәсенә көрәш ветераннарын да, гомумән, милләте, татар көрәшен сөючеләрне туплый алды. Ярышларга ул, гадәттә, ярты ел алдан әзерләнә башлый, һәр вак-төякне алдан кайгыртып куя. Марат Әхмәтгәрәй улына спорт мәсьәләсендә тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, кирәкле мәгълүматны тиз арада ала аласың. Эш урынына таң белән килеп, караңгы төшкәч кенә китү, еллар буе ялсыз-нисез, җәйге отпускыларсыз эшләү, ел саен спорт залларында яхшы ремонт ясату, спорт инвентарен төрле юллар белән яңарту-табу - боларның барысы да бу шәхескә хас сыйфатлар. Шуңа күрә ялгышлыкларга урын калмый монда. Дөрес, соңгы елларда тагын үзгәртеп корулар башлангач, көрәшне икенче мәктәпкә күчереп куйдылар. Бу матур башлангыч киләчәктә югалмасын иде дип теләргә генә кала. Ә инде спорт үзәгеннән мәктәпкә әйләнгән бу учреждениедә бүгенге көндә җиңел атлетика, чаңгы, тимераякта шуу, каратэ, волейбол, баскетбол түгәрәкләре дә уңышлы эшли. Шулар нигезендә спортчы яшьләр тәрбияләнә. «Эшең нәтиҗәле булсын өчен фикердәшләр булу кирәк. Менә шул чакта уңышка ирешеп була, - ди Марат Җамалиев. - Ә спорт фанатлар булганда гына яши. Спорт белән яшисең икән, син нәрсәңне булса да, шәхси тормышыңны яисә сәламәтлегеңне корбан итәсең». Бик гадел сүзләр. Бу көннәрдә якыннарыннан, дус-ишләреннән котлаулар кабул иткән язма героебызның әле көч-дәрте, энергиясе, уй-планнары ташып тора. Алда әле аны күпме эзләнүләр, ярыш һәм җиңүләр көтә. Тормыш ул көрәшеп, кыенлыкларны җиңү юлы белән алга таба бара. Татарстанның физкультура һәм спорт отличнигы, район хакимиятенең төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләренә ия булган бу юбилярга алдагы тормышында, хезмәтендә бары җиңүләр генә телибез. Спортчы икән, димәк ул - җиңүче.


Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250