Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Сагынабыз Сезне

Ни өчен адәм баласы бу дөньяда бер мәртәбә генә яши соң? Җаннар бит, әнә, алай түгел. Алар мәңгелеккә аша да, сәгате сукканны көтеп йөри, һәм берзаман җир йөзенә кире әйләнеп кайта, диләр. Кайтамы-юкмы, анысын бер Аллаһ Тәгалә үзе генә белә. Әмма шулай дип сөйлиләр. Ул үзенең элеккеге тормышында кем булды...

Ни өчен адәм баласы бу дөньяда бер мәртәбә генә яши соң? Җаннар бит, әнә, алай түгел. Алар мәңгелеккә аша да, сәгате сукканны көтеп йөри, һәм берзаман җир йөзенә кире әйләнеп кайта, диләр. Кайтамы-юкмы, анысын бер Аллаһ Тәгалә үзе генә белә. Әмма шулай дип сөйлиләр.
Ул үзенең элеккеге тормышында кем булды икән?! Гади бер крестьян улымы, мохтаҗларны үз канаты астына сыендырган бер мәрхәмәтлесеме? Хәер, монысын аны гомер илә бәла-казалардан кисәтеп, яманнан саклап килгән фәрештәләре генә беләдер, мөгаен. Тик тормышның бүгенгесен һәрчак үткәндәгесеннән чыгып бәялә, диләр. Тикмәгә генә әйтелгән сүзләр түгел бу. Кеше үзенең кайдан килүен, кай туфрактан яралуын, үзе әлләкем, әллә ниткән түрә булгач та, асылда кем булуын онытмаска тиеш.
Чүпрәле районында
дөньяга аваз салган Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинны әти-әнисе кулларына алып сөйгәндә, ниләр уйлады, нинди теләкләр теләде икән?
Әгъзам хезмәт юлын районыбызның элеккеге «Комсомолец» колхозында зоотехник булып башлый. Аннан «Искра» колхозы рәисе, аннары район хакимиятендә җаваплы урыннарда эшли. Тырыш җитәкчене тиз күрәләр: югарыдан-югары урыннарга билгели башлыйлар.
Кайда гына хезмәт куймасын Әгъзам Самат улы туры сүзле, тыйнак, гадел, мәрхәмәтле һәм сүзендә нык торучан кеше иде. Хезмәт кешесенә игътибарлы булу, аларның үтенеченә колак салу - чорына да, заманасына да карамый. Ул җитәкченең асылыннан тора. Безнең Зур Өтәк авылына заманасында су, газ керттерде, асфальт юл салдыртты. Җәннәттә яшибез бит, Аллаһка шөкер!
Әгъзам Саматович, Сезне һәр кеше - су алгандамы, кулларына шырпы алып газ кабызгандамы, юл йөргәндәме - һәрчак рәхмәт сүзләре белән искә ала. Халыкка күрсәткән игелекләрегез мең рәхмәт булып үзегезгә игелек булып кайта башлагач кына аңларсыз. Һич тә арттырып әйтүем түгел: халык Сезне бик сагына. Татарстаныбызда гына эшләсен иде, диләр.
Ышанычны бит аны көч белән дә, буш вәгъдәләр белән дә яулап алып булмый. Аңа бары тик әйткән сүзеңдә торып кына ирешеп була. Әгъзам Саматович халык ихтирамын нәкъ менә шул юл белән яулый да инде.
Әгъзам Саматович, авылыбыз халкы исеменнән бик зур рәхмәт Сезгә, зур сәламнәр. Татарстан халкы, дәүләтебез файдасына озак еллар эшләвегезне, файда китерүегезне телибез. Саулык-сәламәтлек Сезгә, гаиләгезгә тигезлек, тынычлык, бәхет телибез.
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250