Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Фаил язы

12 апрельдә Татарстан язучыларының Тукай исемендәге клубында язучы Фаил Шәфигуллинны искә алу кичәсе узды. Быел аның арабыздан китүенә 30 ел була. «Фаил язы» дип исемләнгән кичәдә Яшел Үзән китапханәчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Фаил Шәфигуллин - киң кырлы язучы. Ул балалар өчен искиткеч зур осталык белән яза. Өлкән буын...

12 апрельдә Татарстан язучыларының Тукай исемендәге клубында язучы Фаил Шәфигуллинны искә алу кичәсе узды. Быел аның арабыздан китүенә 30 ел була. «Фаил язы» дип исемләнгән кичәдә Яшел Үзән китапханәчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады.
Фаил Шәфигуллин - киң кырлы язучы. Ул балалар өчен искиткеч зур осталык белән яза. Өлкән буын аны прозаик буларак белә һәм хөрмәт белән искә ала.
- Юмор-сатирада, нәниләр прозасында бүген Фаил Шәфигуллин кебек язучы юк, - дип искә алды якташыбызны шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Рахмани. - Йөрәк белән иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр аз, Фаил Шәфигуллин - шундыйларның берсе иде. Үзгәртеп кору җилләре башланды, тик Фаил үзгәрешләрне генә күрә алмады.
Язучының хатыны, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина тырышлыгы белән оештырылган искә алу кичәсендә Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Зөһрә Сәхабиева, җырчы Газинур Фарукшин, Кытайдан килеп, Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар, яшь җырчылар чыгыш ясады. Кичәне бик матур итеп, юмор, тәмле сүз белән күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барды.
- Фаилне искә алмаган көн юк, - дип искә ала Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов. - Искиткеч чиста, якты күңелле кеше иде. Күркәм зат. Безне шагыйрь Зөлфәт таныштырган иде. Өченче очрашудан соң җан дусларга әйләндек һәм 12 ел гаиләләр белән бик аралашып яшәдек. Еш кайтып йөрсә дә, туган ягын гел сагынып яшәде. Үзе китсә дә, иҗаты калды. Әсәрләрен кат-кат укыйм, чөнки аның иҗаты - асылташ кебек, ялтырап тора. Игътибар белән укысаң, күп хикәясенең геройлары без - аның яраткан дуслары икәнен чамаларга була, шуңа күрә ул гел безнең янәшәбездә кебек.
Артист бергә яшәгән елларын искә алды һәм язучының берничә юмористик хикәясен укыды. Шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Газинур Морат язучы Фаил Шәфигуллин белән дуслашып йөргән еллары турында тәф-силләп, шагыйрьләргә генә хас булганча, уен-көлке белән, мәзәкләп сөйләде, һәркайсы бик матур истәлекләре белән уртаклашты. Кичәдә Фаил Шәфигуллин сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Мирный микрорайонының татар китапханәсендә ачылган Фаил Шәфигуллин исемендәге музейның уңышлы гына эшләп килүен искә алу кичәсенә җыелган тамашачы да күреп (видеоролик күрсәтелде), язучыны якташлары онытмаган өчен куанып утырды.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X