Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

«Башта кызларны биетә башладым»

«...Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», - дип тикмәгә генә җырламыйлардыр. Сәхнәдә кулларында гармун сайраткан оста музыкантларга карата әйтелгән сүзләр ул. Гармунчы булу өчен аның күреген генә сузу җитми әле. Йөрәгең тулы моң булу кирәк. Җырчылар да үзләренә әнә шундыйларны сайларга тырыша. Баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф КАРАМЕТДИНОВның Татарстанның халык...

«...Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», - дип тикмәгә генә җырламыйлардыр. Сәхнәдә кулларында гармун сайраткан оста музыкантларга карата әйтелгән сүзләр ул. Гармунчы булу өчен аның күреген генә сузу җитми әле. Йөрәгең тулы моң булу кирәк. Җырчылар да үзләренә әнә шундыйларны сайларга тырыша.
Баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф КАРАМЕТДИНОВның Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов коллективында эшли башлавына ике дистә ел вакыт үткән. Егерме ел буе җырчылар белән бергә сәхнә түреннән моң тарата ул. Күңел кылларын тибрәтүче иң нечкә хисләрен баяны аркылы тамашачыга җиткерә. Әйтерсең ул халыкның рухи байлыгын үзендә саклаган. Шундый моң күәсе баянчыга каян килгән дисезме? Риф үзенең иҗат юлы турында сөйләшкәндә сүзне туган якларыннан башлады.
- Азнакай районының Сәпәй авылыннан мин. Әтием Хәниф тальянда өздереп уйнаганда, әнием Гәүһәр аңа кушылып җырлый иде. Алар икесе дә Сарман районының Балтамак авылыннан. Күршеләр булып үсәләр. Яшьтән үк бер-берсенә гашыйк булалар. Аларның безне - өч балаларын да - музыкаль белемле итәргә хыялланулары тормышка ашты. Абыем Фоат белән сеңлем Әлфия дә музыка белеме алдылар. Минем алты яшьтән гармунда уйнарга өйрәнүемнең мәктәптә укый башлауга ук кирәге чыкты. Озын тәнәфесләрдә кызларны биетү миңа йөкләнгән иде. Мәктәптән соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында хор-дирижерлык бүлегендә белем алдым.
- Риф, син заманында Александр Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестрында эшләдең. Кайчандыр үзең дә «Бүләк» дигән ансамбль оештырган кеше. Бүген сәхнәдән тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Бүгенге көндә Киров районы «Кама аръягы» иҗат үзәгендә концертмейстер булып эшлим һәм анда балаларны курайда уйнарга өйрәтәм. Кызганычка, авырлык белән үзләштерәләр. Шулай да бирешмибез. Аюны да биергә өйрәтәләр бит. Без башка мәктәпләрдән балаларны конкурсларга да сайлап алабыз. Бик талантлыларының мәктәптән соң, музыка юнәлешеннән китмәвенә аптырап та куям.
- Үзегезнең улыгызга музыка белеме бирә алдыгызмы?
- Улым Илнур сәнгать юлыннан китмәсә дә, мәҗлесләрдә баянда уйный.
Ул музыка мәктәбен тәмамлады. Бүгенге көндә төзелеш фирмасында директор урынбасары булып эшли.
- Әгәр Сездән: «Музыкант нинди сыйфатларга ия булырга тиеш», - дип сорасалар...
- Музыкантка иң элек моң, аннары сәләт белән тырышлык кирәк. Камиллекнең чиге юк бит аның. Уен коралларында да һәрвакыт шөгыльләнеп торасың. Минемчә, теләге булганнарны балалар бакчаларыннан ук уен коралларында өйрәтә башларга мөмкин.
- Бүген күпләр өйрәнү өчен сатып алырга гармун таба алмый аптырый. Казаныбызда бердәнбер гармун фабрикасы да ябылды.
- Әйе, баяннарның бәясе бишәр йөз мең сум тора. Аны бөтен кеше сатып ала алмый. Татар гармуннары бетәргә тиеш түгел, минемчә. Гармун фабрикасы барыбер кирәк.
- Кулына гармун алып уйнаучылар арасында җыр язучылар күбәеп китте. Нигәдер Риф Караметдинов көйләре яңгыраганы юк.
- Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм мин. Шуңа күрә аңа тотынмыйм. Компьютерда көй язып, композитор булып йөрүчеләр булуы да сер түгел.
- Бер үк гармунда төрлечә уйнарга була, диләр. Үзегезгә өлге булган баянчы кем ул?
- Мин музыкантларның һәммәсен хөрмәт итәм. Әмма Рамил Курамшин минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул язган әсәрләрне шактый башкарырга туры килде.
- Озак еллар бер җырчы белән генә эшләгән баянчылар әллә ни күп түгел.
- Зәйнәп белән Зөфәр бик кешелекле алар. Шуңа күрә андый кешеләр яныннан кемнең китәсе килсен. Бер генә мисал китерәм. Сәхнәдә өчәр сәгать буе басып торуның ничек авыр икәнен баянчылар үзләре генә белә. Зөфәр үзе дә баянда уйнагангадыр, алар музыкантларның хәленә керергә генә тора. Баянчыга, утырып уйнау өчен махсус, урындык та сатып алдылар. Талантлы кешеләр янында эшләү үзе сөенеч. Алар белән бик рәхәт. Бүген эстрадада Зәйнәп кебек җырчыны күрмим әле. Киләчәктә дә бергә булырга язсын.
Люция Хәбибуллина.
(«Шәһри Казан»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X