Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Чыршы янында үзем”

Яңа ел якынлашып килә...

Хөрмәтле төркемдәшләр, без сезне фото-конкурста катнашырга чакырабыз. Моның өчен, балагызның бизәлгән чыршы янында төшкән фотосын безгә җибәрергә кирәк булачак.

Җиңүчене Кыш Бабайдан бүләк көтә. Электрон адресыбыз һәрберегезгә мәгълүмдер дип беләбез, менә ул - yashel_uzen@mail.ru яки ВК төркемдә сообщение итеп тә юлларга мөмкин.

Ашыгыгыз, бәйге кыска вакытлы!

Бу минем оныгым Алинә (5 яшь) Мюнхенда йорт террасасында Яңа ел чыршысын бизи. Тиздән без бергәләп Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәбез. Әбикасы дип тә өстәп куйган укучыбыз!

Нигъмәтҗанов Ирек Ильдарович. 3 яшь. Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлый!!!

Хаялиев Данис Рафисович. 5 яшь. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Киләсе ел бәхет, шатлык алып килсен!

Кызым Дәлия (8 яшь), улым Самир (9 ай) тырышып чыршы бизәделәр. Самиргә бигрәк тә күңелле, аның бит беренче тапкыр бизәве, дип язган әниләре Ләйсән.

Казаннан киленем Ләйсән белән оныгым Самира яңа елга әзерләр. Хәерле булсын яңа ел! дип яза Норлаттан Наҗия апа.

Осиново бистәсеннән нәни Амирхан ?

Таһирова Амелия Алмазовна

Зиялеев Ильяс 13 яшь, Илназ 7 яшь, Иркә 4 яшь. Киләчәк яңа еллар белән сезне.

Шәйхуллин Кәрим аңа 5 яшь, Осинова авылында яши, балалар бакчасына йөри. Безнең төркем яңа елны каршыларга әзер. Яңа ел белән!

Ралинә, 10 яшь. Чыршы бизәлгән, Кыш бабай килгәнен көтәбез!

Улларыбыз Раян (4 яшь) һәм Ранил (2 яшь) Салаховлар Яна елны түземсезлек белән көтәләр ? Барлык «Яшел Үзән»не укучыларга кайнар сәлам җибәрәбез ? Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне!!!? Әниләре Альмира ?

Нинди матур безнең чыршы –

Җем-җем килеп яна ул!

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Зиннәтуллин Илназ, Карашәм авылы, 5 яшь.

Анваров Нияз ❤

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

Фотода: Нигъмәтҗанова Илсинә 10 яшь. Акъегет авылы.

Яшел Үзәннән Кәрим белән Камилә.

Яшел Үзәннән Данияр, 1 яшь?

Яшел Үзәннән Рәйхан Рөстәм кызы Хәбирова Яңа елны каршы алырга әзер.

Апалы-сеңелле кызлар Рафилә белән Ралинә ?

Яшел Үзәннән Наил Сөләйманов.

Кызым Зәринәнең 1 сыйныфта укыганда төшкән фотосы, - дип язып куйган дәү әнисе Гөлфинур.

Кыш бабай, кыш бабай

Безне бик ярата, 
Ул безгэ Яна ел
Бүләге тарата.

Яшел Үзәннән, Сабиров Ризат.

Шаймурзина Сәидә Рөстәмовна 3 яшь. Нәни кар кызы барыгызны да киләсе Яңа ел белән котлый!!!

Чулпан Сафиуллина БАКЫРЧЫ 10 яшь

Чыршым быел бигрэк
Куркэм итеп киенгэн.
Эйтерсен лэ Яна елга
Бездэн артык соенгэн.

Аскан торле алкалар,
Жем- жем итэ тослэре.
Итэгендэ мишуралар
Бик тэ матур узлэре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

37

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чулпанга 100%

    Теги: фотоконкурс дети новогодняя елка скоро новый год

    2
    X