Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Хәзер кибетләрдә атланмайларның бик күп төре сатыла. Кайсына өстенлек бирергә?

– Уртача бәядәге, үзебездә ясалганына өстенлек бирергә кирәк.

Үзебезнекен ерак арага йөртәсе юк, димәк, консервантлар кушуның мәгънәсе калмый. Закон буенча, атланмай составына бары сыер сөте каймагы гына керергә тиеш. Буяу, стабилизатор һәм төрле кушылмалар булырга тиеш түгел. Мондый атланмай 90 көннән артык саклана алмый. Стандарт майлылык 72,5 яки 82,5 процент. Чын май кабында ГОСТ Р 52969-2008 язуы булырга тиеш. Сыйфатлы май аксыл сары төстә була. Аны бер сәгатькә туңдыргычка куеп торыгыз. Чын май ваклана, ә үсемлек мае кушылганы тигез генә киселәчәк. Суыткычтан алып куелган майның өстенә су тамчылары утыру аның маргариннан ясалуын исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев