Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кешедән калганга кызыкма!

Үлгән туганнарының әйберләре һәм фотосурәтләре кешенең язмышына һәм сәламәтлегенә ничек тәэсир итә? Үзеңнеке булмаган әйберләр белән бик сак булыр­га кирәк. Нинди дә булса предметтан кеше никадәр озаграк файдаланса, ул әйбер әлеге кешенең энергетикасын шулкадәр күбрәк сеңдерә. Хуҗаларының бик күп энергетикасын бизәнү әйберләре үзләренә җыя, аеруча кыйммәтле ташлылар. Шуңа күрә, башка...

Үлгән туганнарының әйберләре һәм фотосурәтләре кешенең язмышына һәм сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?
Үзеңнеке булмаган әйберләр белән бик сак булыр­га кирәк. Нинди дә булса предметтан кеше никадәр озаграк файдаланса, ул әйбер әлеге кешенең энергетикасын шулкадәр күбрәк сеңдерә. Хуҗаларының бик күп энергетикасын бизәнү әйберләре үзләренә җыя, аеруча кыйммәтле ташлылар. Шуңа күрә, башка кеше әйберен кулланырга уйласагыз, элекке хуҗасының сезгә нинди мөнәсәбәттә булганлыгын анык белегез. Аның күңелендә сезгә карата ачу, рәнҗү булмаса гына, әйберләре начарлык китермәс. Үз әйберләрен сезгә бүләк иткән кеше инде үлгән булса, аларда ярату яки яратмаү тагын да күбрәк була.
Кандаш туганнар арасында энергетик якынлык туа. Димәк, үлгән бабагызның бүләге сезнең аурага ныграк тәэсир итә. Югарыда әйтелгәннәр фотосурәтләр һәм портретларга да кагыла. Әгәр исән чагында сезне яратып бетермәгән кешенең портретын өегездә тотсагыз, шундый ук мөнәсәбәт аның сурәтендә дә сакланачак. Билгеле, сурәтләр сезгә зур зыян сала алмый, ләкин өйдә тынычсыз атмосфера тудыра ала. Андый әйберләрдән һәм фотолардан котылу мәслихәт. Барысын да җыеп чемоданга тутырып куегыз. Шулай ук аларны бүтәннәргә бүләк итеп тә бирмәгез: яңа хуҗаларына ничек тәэсир итәчәкләрен белмисез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X