Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хәтерне яңартыйк!

Оныту чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә составында клетчатка һәм пектин күп булган ризыклар кертегез. Мәсәлән, болар: Кишер - баш миендә матдәләр алмашу процессын яхшырта. Бигрәк тә текстларны истә калдыруны җиңеләйтә. Шуңа күрә имтиханга әзерләнгәндә уган кишерне үсемлек мае белән ашарга кирәк (майсыз ашасаң, иң кирәкле матдә...

Оныту чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә составында клетчатка һәм пектин күп булган ризыклар кертегез. Мәсәлән, болар:
Кишер - баш миендә матдәләр алмашу процессын яхшырта. Бигрәк тә текстларны истә калдыруны җиңеләйтә. Шуңа күрә имтиханга әзерләнгәндә уган кишерне үсемлек мае белән ашарга кирәк (майсыз ашасаң, иң кирәкле матдә булган каротин үзләштерелми).

Хәтерне ананас та яхшырта. Анда С витаминыннан тыш марганец бар. Көнгә 1 стакан ананас согы эчү шулай ук хәтерне яхшырта. Яңа сыгылган сок булса файдалырак.

Кәефне кызыл болгар борычы, каен җиләге һәм банан күтәрә. Болардагы серотонин матдәсе баш мие өчен бик әһәмиятле. Хәтерне яхшыртырга цитрус җимешләре (бигрәк тә лимонныкы) файдалы: С витамины күп булу аркасында, ул башны «ача».

Акыл эшчәнлеге яки психика хәлсезләнгәндә, башлы чи суган әйбәт. Ул канны сыеклый һәм баш миенә кислород килү җиңеләя. Баш сафланып китә. Дозасы - көн саен ярты баштан да ким түгел.

Ә менә, мәсәлән, имтиханга керер алдыннан әстерхан чикләвеге ашау фикерне тиз туп­ларга ярдәм итә. Поливитаминнар да хәтерне яхшыртырга булышалар.
Сәламәт туклану - Япониядә иң беренче урында. Япон галиме Иосиро Накамацу акыл эшчәнлеген яхшыртырга булышучы ризыклар «тупланмасын» ачыклаган. Көн саен яшелчә, диңгез суүсемнәре, креветка, балык, сыр, йомырка, соя эремчеге (тофу), сыер ите, тавык бавыры, угорь балыгы (елан-балык), төче катык (простокваша) ашаган кеше бик акыллы була, дип раслый галим. 35 ел буе ул үзе ашаган нәрсәләрне фотога төшереп барган һәм баш мие эшчәнлеген яхшыртучы ризыкларны ашап өч көн узганнан соң, аларның тәэсире сизелә башлый, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә һәрвакыт акыллы, саф башлы булу өчен, мондый ризыкларны көн дә ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X