Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Бурычларым турында суд приставыннан белдем, мине судка чакырмадылар, миндә суд карары юк, бу очракта нишләргә?

– Мөгаен, бу суд карары түгел, ә эшне карауның гадиләштерелгән тәртибе – суд приказыдыр.

Әгәр барысын да тиз һәм дөрес эшләсәгез, суд приказын гамәлдән чыгарырга мөмкин. Закон нигезендә судья, бурычлы (ягъни сез) билгеләнгән срокта аны үтәүгә каршы килсәгез, приказны гамәлдән чыгара. Закон буенча суд приказын юкка чыгару срогы, бурычлы аны кулына алган вакыттан алып, 10 календарь көнгә тигез. Шулай итеп, сезгә приказны биргән судка мөрәҗәгать итәргә һәм таныкланган күчермәсен алырга кирәк. Күчермә бирелгән мизгелдән аны гамәлдән чыгару вакыты башлана. Бу 10 көн эчендә сезгә суд учас тогына барып приказны гамәлдән чыгару өчен срокны торгызу һәм суд приказын гамәлдән чыгару турында гариза бирергә кирәк. Аны гамәлдән чыгару турындагы билгеләмәне суд приставлары бүлегенә җибәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев