Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Артып калды

– Кибеттән линолеум сатып алган идем, әмма ярыйсы гына метражы кулланылмады (бер бүлмәгә башка төрле идән җәяргә булдык). Шул артып калган кисәкне яңадан кибеткә тапшырып буламы? Чегы сакланган.

– Кулланучының тиешле сыйфаттагы товарны алмаштыру яки кибеткә кире тапшыру хокукы һәм товарларның исемлеге «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законда билгеләнгән. Анда, шулай ук, алмаштырылмый һәм кире кабул ителми торган тиешле сыйфаттагы товарлар исемлеге дә бар һәм ул РФ хөкүмәте карары (№55, 19.01.1998) белән расланган.

Менә шул исемлекнең 4нче пунктында, төзелеш-бизәү материаллары (линолеум, пленка, ковролин һ.б) һәм метражга җибәрелә торган башка товарлар алмаштырылмый һәм кире кабул ителми, диелгән.

Шуңа күрә, сезнең очракта товарны кире кайтарып булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X