Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тараканнар бик тиз юк булыр

Ул хәшәрәт бөҗәкләр фатирыңа бер керсә, тиз генә котылып булмый.

Хәзер әллә нинди чаралары булса да, бик булышмыйлар шул. Әзгә генә югалган кебек, күзгә күренми торалар да, үзләрен кабат үз өйләрендәге хуҗалардай хис итә башлыйлар. Ә беләсезме аларны нәрсә юк итә? Белмисездер. Дүрт аяклы дусларыбыз – этләрдәге бетләргә каршы чара! Менә сиңа мә! Шуны мамык кисәкләренә тидерергә дә, тишекләргә куярга. Шунда ук ярдәм итә!

Белешмә: тараканнарны бетерүнең кыенлыгы шунда, алар яңа чараларга бик тиз ияләшә һәм агу тәэсир итми башлый. Мөгаен, бетләргә каршы көрәшү өчен билгеләнгән инсектицид матдәсе аларга каршы әле кулланылмагандыр, шуңа күрә яхшы нәтиҗә бирәдер. Әмма, тараканнарга каршы көрәшнең иң мөһим шарты – ул чисталык. Әгәр дә тирә-юньдә ризык кисәкләре, валчык лары, чүп-чар, су булса, «прусак»лар сезгә кабат әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев