Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәтлек –зур байлык

Яфрак кына димә

Дәфнә (лавр) яфрагын аш-су әзерләүдән кала, сәламәтлекне ныгытуда да кулланыпга мөмкин.
 
Аңардан буыннар, мускуллар авыртканда кулланыр­га шифалы май әзерләп була. Моның өчен матур, зәйтүн җимеше төсендәге чиста яфракларны сайлагыз, аларда яңа өзелгәнендә булган барлык файдалы сыйфатлар саклана.
Учта яхшылап ышкып уылган 30 грамм яфракны теләсә нинди бер стакан үсемлек маена кушып болгатырга һәм шешәгә салып, 2 атна караңгы урында тотарга. Әледән әле шешәне селкетеп, бутап торырга. Аннары салкында сакларга.
Ә инде кулланырга кирәк булганда, берничә кашык алып, пар «мунчасы»нда җылытыгыз. Авырткан урынга ышкып, өстенә полиэтилен каплап, җылы әйбер белән урап куегыз.

Әлеге май тамырлар, буыннар тартылганда, бәрелгән урыннар булганда да ярдәм итә. Чигәләргә сөртеп куйсаң, баш авыр­туларын да җиңеләйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев