Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сак булыгыз, талпаннар

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 16 майдан 25 майга кадәр талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча халык түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:

-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә ял һәм бәйрәм көннәрендә 9:00дән 17: 00гә кадәр - 8 (843) 238 53 68, эш көннәрендә 9:00дән 18: 00гә кадәр - 8 (843) 238 21 74 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгенә 8 800 555 49 43 телефоны аша элемтәгә чыгарга була, тәүлек буе эшли.

Югарыда күрсәтелгән сораулар буенча шәһәр һәм район халкы "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенә телефон аша мөрәҗәгать итә ала:
8(84371) 5-59-01, 9:00дән 16: 00 сәгатькә кадәр (эш көннәрендә, төшке аш 12:00дән 12: 45кә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев