Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Озак яшисең киләме? 100 яшьлекләрнең җиде кагыйдәсен исеңдә тот!

Япония – озын гомерлеләр саны буенча беренче ил. Бүгенге көндә анда яше 100дән арткан 30 меңнән күбрәк кеше яши. Японлылар ничек шулай тирән картлыккача җитә ала соң? Күп еллар яшәү һәм үзеңне яхшы хис итү өчен кайсыбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

1. Күп хәрәкәтлән
Япон әбиләре һәм бабайлары көненә бер сәгатьтән дә ким булмаган вакытларын җәяү йөреп уздыра, акрын гына көндәлек мәшәкатьләр белән шөгыльләнә, шуңа йөрәк авыруларына һәм инсульт алу куркынычына азрак дучар була. Физик активлык авырлыкка яхшы тәэсир итә һәм инфекцияләргә каршы көрәшергә булыша. Ә менә физик хәрәкәтләнү булмау кешенең 4 ел гомерен кыс карта.

2.Үпкә-рәнҗүләрне оныт
Ачу, рәнҗеш, үч алу теләге – көчеңне һәм яшәү шатлыгын алу өчен шул эмоцияләр җитә. Сихәтләнү өчен, гаеплеләрне кичерү мәҗбүри түгел. Күңелләре, рухлары сәламәт кешеләр гафу итмиләр, чөнки бер кемне дә гаепләмиләр. Кытай медицинасының борынгы трактатында: «Барлык авыр уйлардан арыныгыз, тынычлыгыгызны һәм күңел күтәренкелеген сак ларга тырышыгыз. Шулай итеп, йөзгә кадәр яшәргә була», – диелә.

3. Күбрәк аралаш
Күңелеңә ятышлы кешеләр арасында үзеңә җитәрлек игътибар һәм яхшы мөгамәлә аласың. Бу кәефне күтәрә һәм психологик халәтне яхшырта, ә болар үз чиратында, сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кызыксыну мохите арта, кеше үзен кирәкле дип сизә һәм ялгызлыктан изаланмый.

4. Туйганчы йокла
Йокы психик сәламәтлекне һәм көчне торгызу өчен кирәк.
Әгәр дә кеше начар йок лый икән, иртәгәсе көнгә көч туплый алмый. Йокы җитмәгәндә сәламәт һәм озын гомер турында уйлап та булмый. Аз гына түгел, артык күп йокының да гомер елларын кыскартуы турында онытмагыз.

5. Дөрес туклан
Карт кешеләргә яшьләр ашаган ризык ярамый. Олы яшьтәге японлылар кызыл ит ашамый, атнага 2-3 тапкыр ак ит кенә кулланалар. Ак оннан пешерелгән ризык лар – организм өчен үтергеч. Картлык ягына чык кан японлылар көненә 1 чәй кашыгыннан артык тоз кулланмый, артык кайнар ризык ашамый, чөнки ул ашказаны рагына китерә, озын гомерлеләр арасында тәмәке тартучылар юк.
Татлы ризыкларның диа бет һәм инсультка турыдан-туры катнашы бар. Озак яшәүчеләрнең менюында клетчатка, бөртеклеләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш. Сөякләр ныклыгы өчен әче сөт ризыклары ашарга кирәк.

6. Белемеңне арттыр
Бик күп төрле тикшерүләр, аралашучан, сәя хәт итүче, эшләүче, баш миен эшләтүче, башка телләр өйрәнүче кешеләрнең озаграк яшәвен күрсәткән.

7. Планнар кор
Галим-геронтологлар, максатчан кешеләрнең 90 яшьтән артык яшәүләрен ачыклаган, җитмәсә, андыйлар, бернинди планнарсыз яшәүчеләргә караганда сирәгрәк тә авырый икән. Балалар һәм оныкларны карау мәшәкатьләреннән кала, амбицияләре һәм үзләрен бу тормышта табу өчен тырышучылар озак һәм бәхетле яши. Үз алдыңа һәрвакыт җитди максат куй һәм аңа ирешергә тырыш, шул вакытта психика организмны озак яшәү өчен эшләргә мәҗбүр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X