Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Нинди ризык әзерләргә?

Күп кенә хуҗабикәләр ел символына охшарга тырышып, яңа ел табына нәрсә әзерләргә дип, алдан ук баш вата. Инде билгеле булганча, быел күсе елына алмашка Ак Металлик үгез киләчәк.

 Бу хайван ризыкка карата талымсыз, нигездә үсемлек азыгы белән туклана. Төрле кыяклыларны гына түгел, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә үз итә.
Шуңа да Яңа ел табынында ризык мулдан булырга тиеш. Алмалы үрдәк, яисә карабодай салынган каз әзерлисезме? Боларның барысы да киләчәк ел хуҗасының күңелен күтәрәчәк.

Үгез – консерватив, ягъни иске карашлы хайван. Шуңа да хуҗабикәләр күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризык лар ззерләп, хәлдән таймасын. Никадәр гадирәк һәм туклыклырак булса, шуның кадәр яхшырак. Үгез инде ул ашарга ярата, шуңа да табыныгызда кабымлык лар, салатлар, кайнар ризыклар, ит һәм балык күп булсын. Тик диңгез ризыкларын яратмас, акчагызны әрәм-шәрәм итмәгез. Петрушка, сельдерей, салат, базилик кебек яшел үләннәр дә куярга онытмагыз, дуслар. Тагын бер әйбер, үгез баллы ризыкларга да өстенлек бирә. Сәер инде үзе... Шуңа да, торт, пирожныйлар, баллы бәлешләр белән сыйлансагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев