Яшел Үзән

Коронавирусны кисәтү өчен

Җае чыккан саен саф һавада, кислород күп булган урында булырга тырышыгыз. Бигрәк тә нарат урманы яхшы.

Чәйне лимон яки имбирь салып эчегез. Гөлҗимештә С витамины бик күп. Декабрь-гыйнвар айларында нарат ботакларында С витаминының иң күп тупланган чоры.

Шулай ук Д витамины кулланырга кирәк. Рационга һәрвакыт Д витаминына бай балык ризыкларын кертегез яки балык мае сатып алыгыз. Түбәндәге киңәшләрне тотарга тырышыгыз:

  • С 1000, Е (Е) витаминнары эчегез
  • Көн уртасында, әгәр дә булса, кояшка чыгыгыз
  • Көнгә бер йомырка ашагыз
  • 7-8 сәгатьтән дә ким йокламагыз
  • Көнгә 1,5 литр су эчәргә тырышыгыз
  • Кайнар ризыклар ашагыз

«Таҗлы» вирусның рН билгесе 5,5 – 8,5 арасында тибрәлә. Димәк, безгә аңа бирешмәс өчен вирусныкына караганда югарырак рНлы булган ризык кулланырга кирәк:

  • Яшел лимон – рН 9,9
  • Сары лимон – рН 8,2
  • Авокадо – рН 15,6
  • Сарымсак – рН 13,2
  • Манго – рН 7,8
  • Мандарин – рН 8,5
  • Ананас – рН 12,7
  • Әфлисун – рН – 9,2 рН

Белгечләр, лимон салынган җылы су вирусны, ул үпкәләргә төшеп җиткәнче үтерә, диләр.
Сәламәт булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: