Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Инсульт нарат күркәсеннән курка

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Җәмәгать, нарат күркәсен җыяр вакыт җитте. Табигать-Анабыз биргән байлык­ларның шифасын алып калыйк һәм рәхмәт әйтергә онытмыйк. Ишеткәнегез, бәлки инде авыз да итеп караганыгыз бардыр, яшь нарат күркәсеннән кайнатма да әзерлиләр, төрле авырулардан да кулланалар. Аны экологик чиста урыннардан гына җыялар, чөнки алар барлык зарарлы матдәләрне һәм токсиннарны сеңдерү үзлегенә ия. Җыю өчен нарат күркәләренең зурлыгы дүрт сантиметрдан артмасын.

Мондый кайнатма сулыш юлы органнары авыруларын кисәтә, грипп, ангина, бронхиттан яхшы ярдәм итә. Коры ютәлне җиңеләйтә, какрык чыгарырга булыша. Ул әле ашкайнату проблемалары белән көрәшә. Аны авитаминоз булганда да кулланырга киңәш итәләр. Кайнатма тонусны күтәрә, шуңа йоклар алдыннан аны кулланмагыз. Бу тәмлүшкәне җиде яше тулган балаларга да бирергә ярый, тәүлегенә ярты бал кашыгы күләменнән башлагыз. Аллергия булмаса, бу иммунитетка файдалы ризыкны рационга кертергә мөмкин.

Әзерләү:
1нче ысул: шикәр сиробы әзерлибез – 1,5 кг шикәр комына 0,5 л су кушып, үтә күренмәле сыеклык барлык­ка килгәнче акрын утта кайнатабыз. Нарат күркәләрен юып, саркытырга һәм өстенә әзер сиропны агызырга. Шул килеш 4-5 сәгатькә калдырырга. әлеге вакыт эчендә күркәләр сиропны сеңдерә, ә сыеклык үзе гәрәбә төсенә керә. Аннары катнашманы бик акрын утта бер-ике сәгать кайнатырга. Уттан алып, тулысынча суытырга. Процедураны ике тапкыр кабатларга. Карагыз, ул кайнап утырырга тиеш түгел, «томиться» (гафу, татарчада мондый мәгънә бирә торган сүзне аңламассыз дип уйладык) итсен.
2нче ысул: нарат күркәләрен кәстерүлгә салып, су өстәргә. Аның күләме күркәләрне 2-3 санти­метрга капларга тиеш. Шикәр 1:1 нисбәтендә алына. Ике сәгатькә якын кайнатырга. Бу юлы, көймәсен өчен, кайнатманы гел болгатып торырга кирәк.

Кайнатманың зур кеше өчен тәүлеклек дозасы өч аш кашыгыннан артмаска тиеш. Чөнки ул, беренче чиратта, дәвалау продукты булып тора, шуңа артыгын куллану киңәш ителми.

Нарат күркәсе төнәтмәсен халык медицинасында инсульт нәтиҗәләре белән көрәшү һәм инсультны кисәтү чарасы буларак кулланалар. Аны әзерләү өчен 5 данә өлгергән нарат күркәсен 0,25 грамм (70%) спиртта яки яхшы аракыга салып, бүлмә температурасында ун көн төнәтәләр. Аннары сөзеп, бер чәй кашыгы алма серкәсе өстиләр. Көн саен төнгә каршы бер стакан сыек чәйгә бер чәй кашыгы кушып эчәләр. Бал белән тагын да яхшырак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев