Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы киңәш акчадан кыйммәт

Көнкүрештә ярап куяр

Аквариумыгызның суын алыштырырга уйласагыз, түкмәгез – ул бүлмә гөлләре һәм үсентеләр өчен менә дигән ашламалы тукландыру була ала. Балык калдык­ларында азот һәм фосфор бар. Йомырка пешергән суны да шулай кулланыгыз, гөлләрегез рәхмәт әйтер.


Химик чистарту чараларына алмашка: банкага аш серкәсе белән әфлисун кабык­ларын тутырып, ике атна көтәргә. Әлеге чараны ванна, кухня һәм идән юганда кулланыгыз. Бактерияләргә каршы да яхшы көрәшә, хуш ис тә тарата.
 

Сөт озаграк саклансын өчен, савытын ачкач ук аңа бер чеметем тоз салырга кирәк.
 

Зәйтүн маенда кыздырмагыз, чөнки аның барлык файдалы үзлекләре табада юкка чыгачак.
 

Кыш узды, җылы якалы киемнәрне салдык. Ак мех крахмал белән чистара. Ә ялтырап ук торсын дисәгез, уксус эссенциясенә манылган дымлы чүпрәк белән ышкып җибәрегез.
 

Үсемлек маен бер әйбер кыздырганнан соң кабат куллану өчен, аңарда 0,5 см калынлыкта киселгән имбир кыздырып алыгыз. Ул башка тәмне һәм исләрне үзенә йотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X