Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Аяклардагы гөмбәчекләрдән котылыйк

Йоклар алдыннан, яхшылап юылган аяк табаннарын аш серкәсенә батырырга кирәк.

Аннан соң, шулай ук аш серкәсе сеңдерелгән чис та оекбашлар киеп, ятарга.

Йокларга ятар алдыннан, аякларны бәкәленә кадәр берәр аш кашыгы чәй содасы һәм тоз салып эретелгән салкынча суга тыгып утырырга кирәк. Аннары җылы су белән чайкатырга.

«Гексаметилентетрамин» төймәләрен изеп, порошок хәленә китерергә һәм пыяла савытка салып, капкач белән ябарга. Кич белән аяк ларны сабынлап юарга һәм яхшылап корытып сөртергә дә, гөмбәчек булган урыннарына әлеге порошокны ышкырга, бармак араларына да сибәргә. Киҗе-мамык оекбаш киеп, төнгегә шулай калдырырга. Иртән процедураны кабатларга, ә оекбашны башкасына алыштырырга. Моны тулысынча төзәлеп беткәнче эшләргә кирәк.

100 мл аракыга 2 аш кашыгы вероника үләнен салып бер атна төнәтергә һәм гөмбәчекле урыннарга сөртергә.
Табиб белән киңәшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев