Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

40 яшьтә организмда түбәндәге витаминнар кытлыгы башлана

1. Тимер. Кандагы тимер микъдарын, гадәттә, йөкле хатыннар контрольдә тота. Ә инде бала туганнан соң, бик күпләр бу күрсәткечне күзәтүдән туктый. Ә бит организмга тимер җитмәүдән без даими хәлсезлек һәм арыганлык сизәбез

2. Кальций. Галимнәр көнгә 3 төрле сөт ризыгы ашарга киңәш бирә – нәкъ менә шуның кадәр организмны кирәкле күләмдә калций белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

3. Д Витамины. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, урта полосада яшәүче хатын-кызларның 90%ы, диярлек, Д витаминына кытлык кичерә. Беренчедән, кояшлы көннәр бездә бик күп түгел. Икенчедән, көндез без урамда бик аз вакыт булабыз.

4. Магний. Бу элементны без яшелчәләрнең яшел яфракларыннан, чикләвекләрдән, минераль судан алабыз. Кызганычка, күпчелек хатын-кызлар яшелчәне бик аз ашый. Шуның өстенә, кибетләрдә сатыла торган салат һәм шпинат, теплицаларда үстерелә һәм аларда файдалы матдәләрнең кирәкле микъдары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев