Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Телефоным ике тапкыр ватылды. Өченчесендә алыштырырлармы икән?

Телефон сатып алдым. Ике айдан динамикасы ватылды һәм звоноклар бөтенләй ишетелми. Телефонны сатучыга ремонтка тапшырдым, ике айдан төзекләндереп бирделәр һәм ул кабат ватылды. Бу хәлдән мин канәгать түгел, аны йә кире тапшырыр, йә булмаса яңага алыштырыр идем. Телефон кредитка алынган. Минем нинди хокукларым бар?

Сез, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, телефонны кире кайтарырга, яңага алмаштыруларын таләп итәргә яки акчасын алырга хокуклы.
Сыйфатсыз телефонны экспертиза уздырмый гына гарантия срогы аралыгында гына кире тапшырып була. Әгәр дә гарантия куелмаган яки беткән икән, сатып алган мометтан моны ике ел дәвамында эшләргә мөмкин.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә сезнең түбәндәге хокукларыгыз бар:
 Килешүне гамәлдән чыгару турында дәгъва язып, аны сатучыга тапшырганнан соң ун көн дәвамында акчаны кире кайтару  һәм телефонны шундый ук маркадагысына яки башка төрлегә алыштыру.
Түләнгән акчаны гына түгел, сезгә сыйфатсыз (брак) телефон сату нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыянны да тулысы белән каплата аласыз.
 Кредитка алган булсагыз, шул көнгә түләнгән акчагыз, шулай ук кредит биргән өчен түләү һәм иминият акчасы кире кайтарыла.
Сез таләпләрегезне куйган моментта андый телефон кыйммәтләнгән икән, бәяләрдәге аерма суммасын да түләтергә хокукыгыз бар.   
 Әгәр дә сатучы дәгъвагызны сез куйган срокка канәгатьләндерергә каршы килә икән, кулланучылар хокукын яклау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Законның 15нче маддәсе нигезендә, суммасын үзегез билгеләп, мораль яктан күргән зыян өчен компенсация таләп итү хокукыгыз да бар.
Дәгъва таләпләре: акчаны һәм әгәр дә булса – башка зыянны кайтару, мораль зыян, штраф.
Шуны да белергә кирәк, суд дәгъваны канәгатьләндергән очракта, карары белән, кулланучы таләбен үз ихтыяры белән үтәмәгән өчен суд билгеләгән сумманың 50 проценты күләмендә кулланучы файдасына штраф билгели һәм  суд чыгымнары да өстәлә. Шуңа күрә, мондый таләпләрне дәгъвада күрсәтү мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев